Йолдыз
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Йолдыз — термик төш реакциясе белән күк җисеме. Кояш — гадәти G спектр сыйныфылы йолдыз. Йолдызлар — зур балкып тору газлы (плазмалы) шарлары. Алар тартылыш кысылуы нәтиҗәсендә газ-тузан (күбесенчә водород һәм гелий) мохитыннан барлыкка киләләр. Йолдызлар тирәнлегендә матдәнең температурасы миллионнар кельвин, ә өслегендә — меңнәр кельвин була. Күпчелектә йолдызлар энергиясе водород гелийга әверелүе термик төш реакциясе нәтиҗәсендә китереп чыга.
Кояшка иң якын йолдыз Кентавр Проксимасы була. Ул 4,2 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Күк йөзендә гади күз белән якынча 6000 йолдыз күренеп тора, һәр ярымшарда өч меңәрләп. Җирдән күренеп торган йолдызлар (иң көчле телескоп аша күренеп торган да) галактикалар җирле төркемендә урнашалар.
[үзгәртү] Билгеле йолдызлар
| № | Билгеләү | Исем | Йолдызлык | Күренүчән йолдыз зурлыгы | Җирдән ераклыгы (якты. елы) | Тасвир |
|---|---|---|---|---|---|---|
| 1 | Кояш | Зодиак йолдызлыклары | −26,72 | 8,32 ± 0,16 якты. мин | Җир белән Кояш системасының үзәге | |
| 2 | Кентавр αС | Кентавр Проксимасы | Кентавр | +11,09 | 4,225 | Кояшка иң якын йолдыз |
| 3 | Зур Эт α | Сириус | Зур Эт | −1,43 | 8,58 | Җирдән күренеп торганнардан иң якты йолдыз (Кояштан тыш) |
| 4 | Кече Җидегән α | Тимерказык | Кече Җидегән | +1,97 | 431,4 | Төньяк юнәлешне күрсәтеп торучы иң мөхим йолдыз |
| 5 | Киль η | — | Киль | +6,21 | 7000–8000 | Чиктән тыш зур йолдыз. Иң зур һәм якты йолдызлардан берсе, Кояштан якынча 5 млн. тапкыр яктырак |
| 6 | Гакрәп α | Антарес | Гакрәп | +1,06 | 604 | Җиргә якын йолдызлар исәбеннән иң якты һәм эреләрдән берсе. Телескопка нокта кебек түгел, ә түгәрәк кебек күренә[1] |
| 7 | HIP 87937 | Барнард йолдызы | Еланлы Кеше | +9,53 | 5,963 | Үз хәрәкәт иң югары тизлеге белән йолдыз |
| 8 | PSR B1919+21 | — | Төлке | ? | 2283,12 | Беренче ачылган тибешле йолдыз (1967) |
Кояш системасы планеталары һәм кайбер һәркемгә мәгълүм йолдызлар, Зур Эт VY кертеп, зурлыклары нисбәте:
[үзгәртү] Моны да кара
- Куш йолдыз
- Герцшпрунг–Рассел диаграммасы
- Яңа йолдыз
- Йолдыз атмосферасы
- Йолдыз эволюциясе
- Үзгәрмә йолдыз
- Үтә яңа йолдыз
- Йолдызлар спектр сыйныфлары
- Йолдызлыклар буенча йолдызлар исемлеге
- Иң якын йолдызлар исемлеге
- Иң эре йолдызлар исемлеге
- Иң якты йолдызлар исемлеге
- Йолдызлык
- Яктыртучанлык функциясе
- Ялтырау функциясе
- Йолдызлар гадәти исемләре
[үзгәртү] Искәрмәләр
- ↑ Остапенко А. Снова на берегах «Молочной реки» // Наука и жизнь. — 2002. — № 10. ISSN 0028-1263