Йосыф Баласагуни

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
'

Йосыф Баласагуни, Кыргызстан байрагы Кыргызстанның 1000 сум банкнотында күрәтелгәненчә.
Туу датасы 1019—21 еллар
Үлем датасы мәгълүм түгел

Йосыф Хас Хаҗиб Баласагунитөрки язучысы, фәлсәфәче, дәүләт эшлеклесе, «Котадгу белег» әсәре авторы.

«Котадгу белег» әсәренең XV гасырда уйгыр әлифбасы белән язылган китабының 4. юлында гарәп әлифбасы белән бисмиллә язылган.

Ул Баласагун шәһәрендә туган. Ул заманда бу шәһәр Караханлылар дәүләтенең башкаласы булган (шәһәр торган урын хәзер Кыргызстан җиренә керә).

Хас — күңелгә якын итеп сайлап алынган, хаҗиб — патша сараеның хезмәтчесе, эшлеклесе дигән сүз. Йосыф Караханлылар дәүләте башлыгының (патшасының) үзенә якын күреп сайлап алган хезмәтчесе, киңәшчесе булган. Аның тулы имзасы, шулай итеп, исемен, сарайда биләгән урынын һәм туган-үскән шәһәрен күрсәтеп тора.

Безнең заманга Йосыф Баласагуниның «Котадгу белег» исемле әсәре килеп җиткән. Аның исемен хәзерге татар теленә күчереп әйтсәң, «Бәхет турында белем», «Бәхет китабы» дияргә мөмкин булыр иде.

Бу — шигырь белән язылган һәм 13 000 тезмәдән торган зур китап. Баласагуни аны, тоташ 18 ай буе язып, моннан 900 ел элек 1069 елда тәмамлаган. «Котадгу белег» төрки халыклар әдәбияты тарихында, бер-бөтен итеп, шигырь белән язылган һәм безгә мәгълүм булган иң борынгы беренче зур әсәр.

Йосыф үз заманының гаять зур галиме, фикер иясе — фәлсәфәчесе, дәүләт эшлеклесе һәм бөек шагыйре. Ул үз туган телен сөюче, гарәп, фарсы кебек телләрне камил белүче, ул телләрдәге фәнне һәм әдәбиятны тирәнтен өйрәнүче кеше булган. Замандашы Мәхмүд Кашгари кебек, ул да төрки халыкларның иҗатын, сәнгатен яраткан, үз әсәрен дә халык иҗаты казанышлары белән баеткан, матурайткан.

Баласагуни — шигырьнең зур остасы. Ул борынгы төркиләрдән мирас итеп алган шигырь төзелешен алга үстерә, камилләштерә. Хәзерге фәндә Баласагуни үз әсәренә шигырь өлгесен гарәптән, аларның мөтәкарип үлчәменнән алган, дигән фикер таралган. Җентекләп тикшереп карау моны расламый. Баласагуни шигырь елгесен гарәптән түгел, бәлки ул үзе дөньяга килердәй күп элек төрки халыклар авыз иҗатында эшләнгән хәзинәдән алган. Аның төп үлчәме дүртбуынлы ким-таг-үлчәм. Унбер иҗекле бу тезмәнең 1, 4, 7, 10 урыннары метрик иҗекләр били, алар алдыннан мәҗбүрән буын-аралар үтә. Бу — синкретик шигырь.

«Котадгу белег» әсәре үзеннән соңгы төрки халыклар әдәбиятының барлыкка килүенә һәм үсүенә зур куәт биргән: үзбәк, азәрбәйҗан, татар әдәбиятлары туганнан алып соңгы заманнарга кадәр үзләрендә аның тирән һәм җимешчән тәэсирен кичергәннәр.

Моны да карагыз[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты мультимедиа басмасы. Х. Миңнегулов, Р. Бикташев, И. Мөхәммәтов.