Йосыф пәйгамбәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Йосыф
Һөнәре пәйгамбәр, Мисыр чиновнигы
Туу датасы б.э.к. 17 гасыр
Милләте яһүд
Үлем датасы б.э.к. 16 гасыр(якынча 110 ел яшәгән)
Үлем җире Мисыр
Әтисе Йагъкуб
Әнисе Раһәл
Хатыны Асенефа
Балалары Ифраһим һәм Мөсалим

Йосыф (гарәп. يوسف Йусу́ф) — ислам пәйгамбәре. Башкалардан үзенең гадәти булмаган чибәрлеге һәм төшләр аңлатуы белән аерылган. Аның гомеренә Коръәннең 12-нче сүрәсе багышланган. Коръәндә Йосыф 27 тапкыр искә алына. Ул 111 аятьтән тора.

Биография[үзгәртү]

11 яшендә Йосыф алдан күреп әйтелгән төш күрә.

Йосыфның әтисе(Йагъкуб) аны башка балаларыннан караганда күберәк сөя. Йосыфның үги абыйлары аңа көнләшәләр һәм Йосыфны үтерергә сүз куештылар, әмма аны коега ташладылар. Һәм берәр үтеп киткән кәрван аны өйдән ерагырак алып китсен дип уйлаштылар. Әтисенә бүрел ботарлап ташлаган дип әйттеләр.

Малайны Мисырга таба юнәлгән кәрван алып китте һәм аны фиргавеннең бер вельможасына бик кечкенә бәягә саттылар.

Зур үскәч, аның чибәрлеге шәһәрнең мәшһүрле хатыннарын акылдан яздырган, шулай ук вельможаның хатынын да. Әмма аның белән түшәк уртаклашудан баш тарткан. Шуннан аны төрмәгә яптылар. Анда ул кешеләргә бер Аллага ышанырга чакырган һәм ике егетнең киләчәген аңлатып биргән. Берсенә иреккә чыгачак, ә икенчесенә — үлем җәзасы булыр дип әйткән.

Йосыф төрмәдә фиргавенгә бер төш күренгәнче күп еллар утырды. Аңа җиде ябык сыер җиде симез сыерны ашаган дип төшкә кергән:

«Җиде ел дәвамында сез орлык чәчәрсез. Урып алынганны башакларда калдырыгыз, ә кечкенә элешен ашап барыгыз. Шуннан җиде авыр ел киләчәк. Шунда сез калаганны кулланыгыз. Икенче елга бик күп яңгыр коячак һәм кешеләр мул уңыш алачак.»

Шуның белән Йосыф Мисыр халкын ачлыктан коткарды. Фиргавен аны аклады һәм бөтен Мисырның складлары өстеннән идарә итергә ышандырды.

Күп еллар үткәч, ачлык белән җәберләнгән абыйлары Мисырга киләләр. Абыйларын белеп, әмма аларга әйтмичә, Йосыф азык-төлек биреп, аларны кечкенә энекәшләре Биньямин артыннан китергә кушты. Биньямин килгәч, Йосыф аны үзендә калдыра, ә әтисенә яхшы хәбәрче җибәрде. Тиздән әтисе һәм гөнаһлардан тәүбә ителгән абыйлары Мисырга күчтеләр.

Йосыфның чибәрлеге[үзгәртү]

Йосыф бөтен пәйгамбәрләр кебек башка кешеләрдән үзенең гадәти булмаган чибәрлеге белән аерылган. Берәр хатын-кыз Йосыфтан нәрсә булса да сораса, коткыга бирелмәс өчен битен каплаган. Абу ль-Касим ас-Сухайли уйлаунча, «Йосыфның чибәрлеге Адәмнең ярты чибәрлегенә тигезләнгән, чөнки Аллаһ адәмне Үз кулы белән барлыкка китерде һәм аңа иң камилләшкән, иң чибәр кыяфәт бирде. Адәмнең чибәрлеге белән аның бер нәселе дә тигезләнә алмаган, ә Йосыфка аның ярты чибәрлеге бирелгән.»

Әдәбиятта[үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү]