Йәһвә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Тетраграмматонның борынгы еврей, арамей һәм еврей хәрефләре белән язылышы.

ЙәһвәИзге Язмаларның (Тәүрат, Зәбур һәм Инҗил китапларының) кайбер тәрҗемәләрендә кулланыла торган Аллаһының шәхси исеме. Йәһвә исеме Изге Язмаларның төп нөсхәсендә 7000нән артык тапкыр очрый һәм борынгы еврей телендә тетраграмматон, ягъни дүрт тартык авазлы хәреф (ивр. יהוה, ЙҺВҺ) белән белдерелә. Күп кенә тәрҗемәләрдә (Септуагинтадан башлап) тетраграмматон, гадәттә, «Раббы», «Ходай» дип тәрҗемә ителә.

Кайбер диннәр (мәсәлән, Йәһвә Шаһитләре[1]) һәм кайбер галимнәр Йәһвә исемен (башка титуллар һәм сыйфатлардан аермалы буларак) Аллаһының шәхси изге исеме дип саный. Татар телендә бу исем "Йәһвә" дип яңгырый. Татар язучысы М. Хуҗаев үзенең "Диннәр тарихы" (Dinnәr тarixь) дигән китабында Адәмне Йәһвә Аллаһы барлыкка китергән дип яза.

Язылышы һәм әйтелеше[үзгәртү]

Тетраграмматон[үзгәртү]

Изге Язмаларның зур өлеше борынгы еврей телендә язылган булган. Аллаһы исемен язганда, дүрт еврей хәрефен — тетраграмматон (ивр. יהוה) кулланганнар .

Йәһвә Шаһитләре[үзгәртү]

Йәһвә Шаһитләренең карашы буенча, Аллаһыга догада мөрәҗәгать иткәндә, аның титулларын гына түгел, ә шәхси исемен — «Йәһвә» исемен дә куллану мөһим. Аларның фикеренчә, бу исемне кулланып, Аллаһы белән мөнәсәбәтләр чын мәгънәдә якын һәм җылы булып китә. Күзәтү манарасы Оешмасының тетраграмматонның әйтелешен үз әдәбиятында торгызу максаты юк. Йәһвә Шаһитләренең тәгълиматлары буенча, Йәһвә - күкләрне һәм җирне барлыкка китергән «бердәнбер хак» Аллаһы, Гайсә Мәсихнең Атасы, һәм ул мәхәббәт, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлардан чыгып эш итә.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү]