Йөзгәләкләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Reitter Dytiscus u.a..jpg

Йөзгәләклә́р (Dytiscidae) - ерткычлар асотрядыннан коңгызлар семьялыгы. Гәүдәләре яссы, овал. 2,5 меңгә якын төре билгеле, Россиядә 300 гә якын төре бар. Татарстан территориясендә яшәүче төрләрнең төгәл саны билгесез. Бу йөзгәлекләрнең аз өйрәнелүе һәм төрләрен ачыклау авыр булу белән аңлатыла. Агымсыз, үләннәр белән капланган сулыкларда яши.

Аеруча зурлары (3-4 см га кадәр): каймалы йөзгәлекләр (Dytiscus marginalis) һәм киң йөзгәлекләр (D. latissimus), беренчеләренең аркасы коңгырт-кара, икенчеләренең - куе яшел төстә, күкрәк калканын һәм канат өслекләрен саргылт тар кайма уратып алган. Зур йөзгәлекләр арткы пар аяклары ярдәмендә йөзәләр, юкарган тәпиләрендә озын кыллар бар. Вак йөзгәлекләр су төбе һәм үсемлекләре буйлап үрмәлиләр. Атмосфера һавасын сулыйлар. Йомыркалардан үрчиләр, ана затлар аларны су үсемлекләренә яки сулык ярлары буена сала. Суда һәм коры җирдә кышлыйлар. Личинкалары тышкы төзелеше буенча төрле, яннарында һәм корсагында трахеялы саңаклары бар. Личинкаларның ураксыман казналыгы буенча сыек азыкны суыру өчен җайлашкан канал уза.

Йөзгәлекләр суда яшәүче организмнар, күбесенчә бөҗәкләр белән, шулай ук моллюсклар, чукмарбаш һәм вак балыклар белән туклана. Балык маймычларын ашап, йөзгәлекләр балык хуҗалыгына зыян китерәләр.

Киң йөзгәлекләр ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү]