Йөзү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Йөзү — иң массакүләм һәм популяр спорт төрләренең берсе. Аурупа һәм дөнья чемпионатларында, Олимпия уеннарында ул уйнатылучы медальләр саны буенча җиңел атлетикадан гына калыша.

Тарихи белешмә[үзгәртү]

Археологик табылдыклар раслаганча, безнең эрага кадәр берничә мең ел алдан ук Мисыр, Ассирия һ.б. дәүләтләрдә яшәүчеләр төрлечә, шул исәптән, хәзерге кроль һәм брасска охшаш стильләрдә йөзә белгән. Диңгез, елга һәм күл ярында яшәгән борынгы халыкларның бик күп һөнәрләре яхшы йөзүне таләп иткән. Борынгы Грециядә йөзү физик тәрбия чарасы буларак та файдаланылган. Борынгы греклар булдыксызлар турында «Ул ни яза, ни йөзә белми» дип әйтергә яраткан.

1908 елда Халыкара йөзү федерациясе (FINA) оештырыла. 1896 елгы беренче Олимпия уеннарынан башлап Олимпия уеннарына кертелә. 1959 елда Туринда узган Студентларның I җәйге Уеннарыннан башлап Универсиадаларның мәҗбүри программасына керә.

Йөзү стильләре[үзгәртү]

  1. Брасс (фр. brasse, йәки фр. bras – кул), гади телдә “бака кебек” йөзү” – иң борыңгы төрләрнең берсе һәм спортта иң уңайлы йөзү төре исәпләнә. Иң беренче дөнья рекордлары шул стильдә куелган. 1904 елда брасс Олимпия уеннары программасына кертелә. Беренче ярышларда спортчылар башларын су өстендә тотарга тырышкан (“классик брасс”). Соңрак зуррак тизлектә йөзү өчен йөзүчеләр су астына чумып йөзә башлаган, тик 1957 елда “чуму брассы” тыела.
  2. Кроль (инг. сrawl – шуышу) – суда иң тиз йөзү төре, спортчыларның яраткан стиле. “Ирекле” йөзү стиле буенча ярыш тар иглан ителсә, күбесенчә спортчылар “кроль” белән йөзәргә тырыша, шуңа да “кроль” һәм “ирекле йөзү” синонимнар булып киткән. Профессиональ йөзүчеләр бу стиль белән XX гасыр башында ярыша башлый.
  3. Аркада йөзү башта спорт стиле булып китми, ә суда җай гына хәрәкәтләнеп яту, ял итү өчен кулланылган. Соңрак ярышлар программасына кертелә, ләкин монда да “брасс” йөзү техникасы кулланылган – кулларны су астында калдырып хәрәкәт иткәннәр. “Әйләндерелгән “кроль” ысулын хәтерләткән йөзү стиле беренче тапкыр 1912 елда Олимпия уеннарында күрсәтелә.
  4. Баттерфляй (инг. Butterfly – күбәләк) – иң ялыткыч һәм техник яктан авыр төр. 1930-1950 елларда үткән Олимпия уеннарында брасс стиле йөзүчеләре һәм баттерфляй белән йөзүчеләр бергә ярыша. 1953 елдан баттерфляй аерым йөзү стиле булып китә. Шулай итеп, баттерфляйның зур тизлектә йөзү төре барлыкка килә, ул “дельфин” дип атала – спортчы йөзгәндә бөтен гәүдәсе белән дулкын кебек хәрәкәтләнә.[1]

FINA дөнья чемпионатлары[үзгәртү]

FINA дөнья чемпионаты ягъни Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты програмасына: йөзү, суга сикерү, ачык суда йөзү, синхрон йөзү һәм су тубы керә. Ярышлар белән FINA идарә итә, йөзү ярышлары олимпия (50 метрлы) йөзү бассейнында уза.

Беренче дөнья беренчелеге 1973 елда уздырылды һәм шуннан бирлн ике елга бер үткәрелә. 1978-1998 елларда дөнья чемпионатлары дүрт елга бер тапкыр җәйге Олимпиадалар арасында җөп сандагы елда уздырыла. 2001 елдан башлап чемпионатлар ике елга бер тапкыр так елда үткәрелә.[2]

Татарстанда[үзгәртү]

Безнең республикада йөзү спорты белән 1922 елның җәендә Кабан күлендә шөгыльләнә башлыйлар.

1934 елда казанлыларның яраткан ял урыны «Маркиз» утравында «Динамо» җәмгыятенең Татсовет су спорты базасы ачыла. 1947-48 елларда Кабан күлендә «Динамо», «Спартак», «Досфлот», «Пищевик» спорт җәмгыятьләренең йөзмә бассейннары төзелә. 1960 елның гыйнварында ТАССР да иң беренче кышкы йөзү бассейны ачыла һәм иң көчле спортчылар ел әйләнә күнегүләр үткәрү мөмкинлеген ала. Халык мәгарифе системасында махсуслашкан балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе ачыла.

1973 елда «Оргсинтез» заводының республикада иң беренче 50 метрлы йөзү бассейны ачыла. Бассейн укыту-күнегүләр һәм методик эш үзәгенә әйләнә. Ул вакытта Республикабызда Әлмәттә, Лениногорскида һәм Казанда – Танк һәм Суворов хәрби училищеларында кыска (25 метр) йөзү бассейннары гына эшләп килә.

Бүген Татарстанда йөздән артык бассейн халыкка хезмәт күрсәтә.

1969 елда беренче йөзү бассейны ачылганнан алып бүгенге көнгә кадәр Татарстан республикасында 300000дән артык бала, яшүсмер һәм өлкән яшьтәге кеше йөзәргә өйрәтелгән, 300 гә якын СССР һәм Русия спорт мастеры, 5 халыкара класслы спорт остасы әзерләнгән.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]