Йөз еллык сугыш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йөз еллык сугыш latin yazuında])
Йөз еллык сугыш

Жанна д'Арк Орлеан камалышында
Дата

13371453

Урын

күбесенчә Франция

Сәбәп

Патшалар нәселләре үзара низаг

Нәтиҗә

Франция җиңә

Үзгәрешләр

Англия Франциядәге биләмәләрен югалта

Көндәшләр
Англия
Португалия
Наварра
Аквитания
Бургундия (1420—1435)
Бретань (Монфор-л’Амори Йорты)
Люксембург
Гент
Фландрия
Геннегау (Эно)
Рим папалыгы
Франция
Арагон
Бургундия
Кастилия һәм Леон
Майорка
Шотландия
Уэльс
Богемия
Генуя
Бретань (Шатильон Йорты)
Авиньон папалыгы
Сәргаскәрләр
билгесез билгесез
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
билгесез билгесез
Йөз еллык сугышның барышы

Йөз еллык сугыш (французча Guerre de Cent Ans, инглизчә Hundred Years' War) — 1337-1453 елларда узган Англия һәм аның беректәшләре бер ягыннан, Франция һәм аның беректәшләре икенче ягыннан арасындагы сугыш.

Сәбәпләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Низагларның төп сәбәбе: инглиз патшалар нәселе Плантагенетлар Франция тәхетенә дәгъвә итүе, инглиз патшаларына кыйтгада элек буйсынган җирләрне кайтару нияте.

Плантагенетлар француз патшалар нәселе Капетинглар белән туганнар булып торганнар. Франция инглиз таҗына буйсынган кыйтгагы Гиень өлкәсен басып алмакчы булган. Гиень - Франциянең көнбатыш-көньяк өлеше, 1259 елгы Париж килешүе буенча Англиягә бирелгән булган.

Сугыш барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугышның башлангыч чоры 1369—1380, кызыл төс - инглиз биләмәләре

Сугыш 116 ел дәвамында сузыла. Дөрес әйткәнчә ул күп аерым бәрелешләрдән торган:

  • 1. Эдвардиан сугышы 1337-1360
  • 2. Каролинглар сугышы 13691396
  • 3. Ланкастерлар сугышы 14151428
  • 4. Дүртенче дәвер 14281453.

Йөз еллык сугышы дигән төшенчә соңрак барлыкка килә.

Төп бәрелешләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Креси янындагы бәрелеш, 1346
Пуатье янындагы бәрелеш, 1356
  • 1337 - Кадсан янындагы бәрелеш, Англия җиңә
  • 1340 - Слейс янындагы бәрелеш, Англия җиңә. Эдуард III диңгез бәрелешендә җиңә.
  • 1345 - Оберош янындагы бәрелеш, Англия җиңә. Гасконьдә француз гаскәре тар-мар ителә
  • 1346 - Креси янындагы бәрелеш, Англия җиңә. Пикардиядә француз гаскәре тар-мар ителә.
  • 1356 - Пуатье янындагы бәрелеш, Англия җиңә. Эдуард Кара җитәкчелегендәге инглиз гаскәре француз гаскәрен тар-мар итә, Франция патшасы Иоанн Игелекле әсирлеккә эләгә.
  • 1376 - Ла-Рошель янындагы бәрелеш, Франко-Кастилилия берләшмәсе җиңә. Англия диңгез өстенлеген югалта.
  • 1415 - Азенкур янындагы бәрелеш, Англия җиңә. Һенрих V җитәкчелегендәге инглиз гаскәре француз гаскәрен тар-мар итә
  • 1428-1429 Орлеан камалышы. Франция җиңә. Жанна д'Арк җитәкчелегендәге француз гаскәре камалышны өзә, инглиз гаскәре Орлеан шәһәреннән чигенә
  • 1429 Жаржо янындагы бәрелеш. Франция җиңә. Жанна д'Арк җитәкчелегендәге француз гаскәре инглиз гаскәрен җиңә.
  • 1429 Пате янындагы бәрелеш. Франция җиңә. Жанна д'Арк җитәкчелегендәге француз гаскәре инглиз гаскәрен тар-мар итә.
  • 1436 Париж камалышы. Франция җиңә. Артур де Ришмон Париж шәһәрен азат итә.
  • 1558 Кале янындагы бәрелеш. Француз гаскәре Кале портын басып ала. Англия кыйтгада барлык биләмәләрен югалта.

Нәтиҗәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче уңышлар булганнарга карамастан, Англия үз максатларын сугышта ирешмәгән, нәтиҗәдә кыйтгада бер порт Кале Англиягә буйсынып калган (1558 елга кадәр).

Патшалар нәселләре үзара низагы булып башланганнан соң, бәрелешләр Милли сугышка әйләнгән, француз һәм инглиз милләтләрен тудырган.

Сугыш нәтиҗәсендә күп кенә бәрелешләр, чирләр, ачлык, үтерешләр сәбәпле Франциянең халык саны 60% кимегән.

Сугыш нәтиҗәсендә яңа төр кораллар, җайланмалар һәм даими гаскәр барлыкка килә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Басовская Н. И. Столетняя война 1337—1453 гг.: Учебное пособие. — М.: Высшая школа, 1985. — 185 с. — (Библиотека историка). — 20 000 экз.
  • Басовская Н. И. Столетняя война: леопард против лилии. — М.: Астрель, АСТ, 2007. — 446 с. — ISBN 978-5-17-040780-4.
  • Бёрн А. Битва при Креси. История Столетней войны с 1337 по 1360 год. — М.: Центрполиграф, 2004. — 336 с. — ISBN 5-9524-1116-9.
  • Бёрн А. Битва при Азенкуре. История Столетней войны c 1369 по 1453 год. — М.: Центрполиграф, 2004. — 352 с. — ISBN 5-9524-1263-7.
  • Перруа Э. Столетняя война / Пер. с франц. М. Ю. Некрасова.. — СПб.: Евразия, 2002. — 480 с. — (Clio militaris). — 1 500 экз, экз. — ISBN 5-8071-0109-X.
  • Фавье Ж. Столетняя война / Пер. с франц. М. Ю. Некрасова.. — СПб.: Евразия, 2009. — 656 с. — (Clio). — 1 000 экз, экз. — ISBN 978-5-91852-004-8.
  • Фаулер К. Эпоха Плантагенетов и Валуа / Пер. с англ. С. А. Кириленко.. — СПб.: Евразия, 2002. — 352 с. — (Clio). — 1 500 экз, экз. — ISBN 5-8071-0103-0.