Кабан арты мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Мәчет
Кабан арты мәчете
Ислам кабул итүнең мең еллыгы мәчете
Югарыдан Кабан арты мәчетенең күренеше
Югарыдан Кабан арты мәчетенең күренеше
Ил Русия
Шәһәр Казан
Координатлары 55°46′39″ т. к. 49°07′41″ кч. о. / 55.77750° т. к. 49.12806° кч. о. / 55.77750; 49.12806 (G) (O)
Дин ислам
Бина төре мәчет
Төзелешнең 19241926 годы
Халәте гамәлдә

Кабан арты мәчете (рус. Закабанная мечеть) — Казанда урнашкан мәчет. 1922-23 елларда Болгар дәүләтендә исламның кабул ителүенә 1000 ел тулу уңаеннан төзелгән. Шул сәбәпле шулай ук Исламны кабул итүнең 1000-еллыгы мәчете дигән исем астында да билгеле.

Тарих[үзгәртү]

Мәчет 1922-23 елларда[1] Болгар дәүләтендә исламның рәсим рәвештә кабул ителүенә 1000 ел тулу уңаеннан төзелгән. Төзелеш халык акчасына инженер-архитектор А.Е.Печников тарафыннан 1914 елда эшләнгән проекты буенча алып барыла.

Мәчет 1930 елның 6 февралендә ТатЦИК Президиумы карары буенча ябыла. 1991 елда мөселманнарга кире кайтарыла. 1991-2007 еллардагы имамы — Исхак-хәзрәт Лотфуллин. Мәчет каршында Ислам дине кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге югары мәдрәсә эшли.

Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 1610071000объект № 1610071000

Искәрмәләр[үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани