Кадер кичәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кадер кичәсе latin yazuında])

Кадер кичәсеРамазан аеның соңгы ун киченең берсе (күбрәк 27 кичне әйтәләр). Бу кичәдә Аллаһы тәгалә Мөхәммәтне (салляллаху галәйһи вәсәлләм) пәйгамбәр итеп сайлаган кичә.

Ислам дине буенча Кадер кичәсендә эшләнгән изгелекнең мең ай эчендә кылынган якшылыкларга караганда хәерлерәк. Бу кичәдә гөнаһлар гафу ителә, дога кылучыларның догалары кабул ителә.

Коръәндә Кадер кичәсе турында:

« “Дөреслектә, Без Коръәнне иңдердек кадер кичәсендә”

“Син беләсеңме, нинди кичә ул кадер кичәсе?”

“Кадер кич, мең айдан да хәерлерәк”

“ Бу кичтә, фәрештәләр вә Җәбраил галәйһиссәләм иңәр ( җиргә), Раббыларының әмере белән һәр эштә”

“Тынычлык булыр. Таң атканчы дәвам итәр бу кичә”.
Коръән, 97нче сүрә.

»

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]