Каен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Каен
Dolmar birke.jpg
Фәнни классификация
Патшалык: Үсемлекләр
Бүлекчә: Чәчкәлеләр
Сыйныф: Икеөлешлеләр
Тәртип: Фагусчәчәклеләр
Гаиләлек: Каенсыманнар
Ыруг: Каен
Латин атамасы
Betula L. (1753)
Төрләре

100гә якын төре билгеле

Ареал
рәсем

Wikispecies-logo.svg

Викитөрләрдәге систематика

Commons-logo.svg
Рәсемнәр
Викиҗыентыкта

ITIS 19478
NCBI 3504

КаенBetulaceae гаиләлегеннән Төньяк ярымшарда таралган, яфрак коелучан агач һәм куаклар ыругы. Яраклары йөрәк рәвешле, ак кайрылы агач. Русия урманнарында аеруча күп үсә торган.

Сыйфатлама[үзгәртү]

Каен бер өйле үсемлек, ягъни ата чәчәкләр дә ана чәчәкләр дә бер үк агачта. Кыш көне каен агачында алкалар барлыкка килә. Яз көне шушы алкалардан сары тузан коела. Бу — каенның чәчәк атуы. Яшел алкалар — җимешле (ана), ә сарылары серкәчле (ата). Каен бер үк вакытта чәчәк ата һәм яфрак яра башлый. Каен яфрак ярып бетергәнче, агачлар арасында җил яхшы искәндә чәчәк атып калырга тырыша. Чөнки каен чәчәкләре җил ярдәмеңдә серкәләнә. Безнең якларда каен уртача 4 майда , яз иртә килгәндә 22 апрельдә ә соң килгәндә 18 майда чәчәк ата. Бер атна, 10 көн эчендә каен чәчәк атып бетерә. Шушы ук вакытта, каен яфрак яра башлый. Бер ай дигәндә агачның яфрак пластинкалары тулысынча формалашып бетә.Яз көне кар эреп бетәр-бетмәс каен кышкы йокыдан уяна. Туклыклы сыекча — каен суы тамырдан кәүсә буенча югары күтәрелә.

Каен орлыгы җәйнең иң эссе вакытында (27 июль) өлгерә һәм коела. Кечкенә генә канатлы орлыкларны җил төрле якка очыртып алып китә. Каенның 5000 орлыгы 1 грамм тарта. 1 гектар жиргә 100 миллион каен орлыгы коела. Шартлар уңай булганда яз көне алар тишелеп чыгалар яки уңай шартны көтеп, тишелешне саклап, туфракта яталар. Каен орлыгы көз буе, ә кайбер елларны кыш уртасына кадәр коела. Коелган орлык кар өстеннән шактый еракка сәяхәткә чыга ала. Кар өстеңдәге чокырдан учлап каен орлыгы җыеп алырга мөмкин. Каен агачы 150 елга кадәр яши. Орлыктан һәм киселгән төптән чыгып үрчи. Орлыктан чыгып үскән каен күп тапкыр тизрәк үсә. Урманда бер төптән чыгып үскән 4-5 төп каен төптән кәкре булып, авыш үсә. Каенның тамырлары өстә генә урнашкан, шуңа күрә шактый үскән каеннарны бер урыннан икенче урынга жиңел күчереп утыртырга була. Кайбер кошлар, мәсәлән, четет, каен орлыгы белән туклана. Шул рәвешчә алар каен орлыгын тараталар. Каен туфракка һәм дымга артык таләпчән түгел, аның өчен яктылык мөһим.

Җәй ахырында каен яфрагы саргая башлый. Кайбер корылыклы елларны каен августта ук саргая башласа, дымлы елларны агачта сары яфрак сентябрьдә генә күренә. Башка агачлардан аермалы буларак каен яфрагы бары тик сыек сары төскә генә керә. Бер айдан аз гына артык вакыт эчеңдә каенда бер генә яшел яфрак та калмый. Беренче кыраулар, салкыннар башлангач яфраклар саргаю тизләнә. Саргайган яфраклар агачта озак тормый, коела. 3 сентябрьдә җирдә беренче коелган сары яфраклар күренсә, 23 октябрьдә каенда бер яфрак та калмый.

Бер төп каен бер көнгә 6 чиләк, ә 1 гектар каен урманы 1500 тонна суны парга әйләндерә. Әйләнә-тирә һаваны дымлы тота, тузанны йота. Каен агачы фитонцидлар — очучан матдәләр бүлеп чыгара. Агач тирәсендә булган микробларны 20-25 минут эчендә үтерә.

Төрләре[үзгәртү]

Каенның берничә төре бар: иенке каен, ак каен, елак каен, салынкы каен, сөялле каен, асылмалы каен.

Иенке каен биеклеге 30 метрга, ә кәүсәсенең диаметры 80 см.га җиткән агач. Кара каен биеклеге 1 метрдан алып 20 метрга җиткән куак яки агач булырга мөмкин. Иенке каен корырак урыннарда үсә, яктылыкны ярата. Шома ак каерылы, карт агачларда кәүсәнең аскы өлеше карасу-соры төстә. Яшь ботаклары кызыл-көрән, вак, сумалалы сөялләр белән капланган. Картрак, 15-20 еллык сөялле каеннарның ябалдашлары җиргә таба салынып, иелеп торалар.

Кара каенның бер яшьлек чыбыклары мамыклырак, йомшак, ботаклары бервакытта да иенке булмый, өскә карап кына үсә. Кара каен дымлырак, торфлырак, сазлыклырак урыннарда үсәргә ярата. Иенке каенга караганда күләгәгә чыдамрак. Кара каенның агачы карасу төстә була. Алар бер-берсенә бик нык охшаганнар.

Безнең якларда нигездә иенке яки сөялле каен үсә. Ул киселгән яки янган урман яннарында бик тиз үсеп, тернәкләнеп китә һәм урман полосалары тәшкил итә. Сөялле каенның биеклеге 25 метрга кадәр җитә. Кәүсә һәм ботаклары ап – ак кайрылы; яшь ботаклары кызгылт-көрән төстә, куе сумалалы сөялләр белән капланган. Яфраклары ромб яисә йомыркасыман формада, читләре телле –телле челтәр сыман бизәкләнгән. Чәчәкләре алкасыман. Сөялле каен май башында чәчәк тә ата, яфрак та яра. Башка агачлардан аермалы буларак, каен ап – ак кайры белән каплана. Халыкта аны каен тузы дип атыйлар. Каен тузы – каенның тышчасы ул, аны төрле бәла – казалардан саклаучы. Каен тузы бер – берсе белән бик тыгыз ябышкан күпсанлы бөкесыман үле күзәнәкләр җыелмасыннан тора. Шуңа күрә каен тузы яңгырларны үткәрми, агачны черүдән саклый. Каен тузы катлы – катлы булып урнаша. Ул китап битләрен хәтерләтә, чөнки һәр катын аерып алып була. Ә бер каты агачның бер еллык тышчасын тәшкил итә. Элек заманнарда, кәгазь уйлап табылганчы, кешеләр каен тузына язганнар. Смоленский, Псков, Тверь, Витебск өлкәләрендә галимнәр каен тузына язылган 600 истәлек язуы тапканнар. Димәк, каенга кешеләр үзләренең серләрен ышанып тапшырганнар.

Икътисади әһәмияте[үзгәртү]

Каенның үзагачы каты, нык, авыр, ак төстә. Каеннан фанера, мебель, чаңгы, машина детальләре, мылтык һәм инструмент, балта, чүкеч саплары, арба һәм чана өлешләре, столярлык инструментлары ясыйлар. Ныклык соралган урыннарда каен кулланыла. Каен агачы дымлы урыңда бик тиз чери, каен такта калҗая.

Каен агачы пила чүбен, калдыкларын химик юл белән эшкәртеп метил спирты, уксус, ацетон, скипидар алалар. Агач спиртын лак, формалин һәм ислемай эшләүгә тотыла. Агач спирты синтетик каучук эшләү өчен иң кирәкле чимал.

Чыганагы[үзгәртү]

“Каен - авылымның күрке”. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы МБГБУ “Шурабаш башлангыч мәктәбе” укучысы Сәфәргалиева А. фәнни-эзләнү эше.