Каенлык (Актаныш районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Каенлык (Актаныш районы) latin yazuında])
Каенлык
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°42'тн, 53°47'кнч
Нигезләнгән 1927
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 16 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423763
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Каенлык

КаенлыкТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Халык саны — 16 тирәсендә. Почта индексы — 423763.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каенлык авылын, урманда агачларны кисеп, йортлар салып утырган авыл, диләр. Бар ягыннан да каен урманы белән уратып алынганга, Каенлык атамасын алган ул. 1928 елда бирегә беренчеләрдән булып Иске Богады авылыннан Муллагали Закиров, Шәмсемөхәммәт Закировлар килеп урнаша. Кимендә 25 хуҗалык була. Халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1932 елда "Каенлык" колхозы оеша. Авыл халкы бердәм диярлек колхозга керә. Беренче рәисе итеп Шәрип Әхмәтшәехов сайлана. Әмма, аны кулак малае дип, төрмәгә утырталар. Аны Богадыдан Әхмәтҗан Янов алмаштыра. Соңрак, авылны Сталин исемендәге колхозга берләштергәнче, "Каенлык"та рәис булып Гыйлаҗетдин Фәрхетдинов эшли. Оста оештыручы иде дип искә алалар аны. Колхоз да алдынгылар рәтенә чыга. Авылда шундый әйтем дә йөргән: "Ашлык уңса - Гыйлаҗдан, уңмаса - Ходайдан..." Галиәхмәт абзый киңәшләре дә ярап куя, ул һәрвакыт үтемле сүзләре, тәкъдимнәре белән булышып торган. Колхоз оешуының беренче елларында ук иегенчелек буенча зур уңышларга ирешәләр. Ул елларда бригадир булып Хәбибҗан Шәрипов эшли. Алдынгы колхозчылар: Шаһгали Мәзнәвиев, Гафифә Фәсхетдинова, Гыйльмеҗиһан Фәрхетдиноваларны да авылдашлары бик зур хөрмәт белән искә ала.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каенлыкның озын гомерле кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шаһгали Мәзнәвиев

Фатыйма Муллагалиева

Күп балалы әниләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдәния Галиәхмәтова, Нәсимә Латыйпова, Рәкыя Муллаярова, Миңнеямал Закирова, Хөмәйрә Гыйлаҗетдинова, Миңнеямал Муллагалиева, Гөлнәфидә Төхбәтуллина һ.б

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
195 169 116 121 72 26 22 16

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • "Бер "Тамыр"дан" китабы (Хозяйство "Тамыр": история и настоящее. Очерки) Авторы-составители: Гелюся Рауфовна Закирова, Лейсан Фаукатовна (15.10.2019)