Казаклар
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Казаклар (tat.lat. Qazaklar)- ирекле кешелер буларак Ауразия далаларында формалашкан этносоциаль төркем. Алтын Урдада һәм борынгы татар ханлыкларында казаклар - түбән гаскәри дәрәҗәсе, иң кыю батырлардан берсе. Бүгенге казакларның токымнары - кыпчаклар, татарлар, казакълар, ногайлар, нагайбәкләр, үзбәкләр, украин һәм руслардан гайре Ауразиядә яшәгән башка халыклар.
Сүз чыгышы[үзгәртү]
"Казак" сүзе татар теленнән килеп чыккан. Аның чыгышының берничә аңлатмасы бар.
- Беренче юрама буенча "казак" сүзе - түбәндәдәге Иделдә яшәгән татарлардан килеп чыккан. Аларда "ак каз" - иң турылыклы, кыю, чистә кош булганлыктан тотем (олылый торган хайван) булган. Шушы юраманы хәзерге казакларның төшенчәләре исбатлыйлар:
- "есаул" - татар сүзләреннән "йөз" "авыл" килеп чыккан - йөзавыл - йөз авылларда сайланган гаскәр башлыгы.
- "атаман" - татар сүзеннән "ата", "атай" (шуңа күрә рус телендә "батька" булып да исемләнә)
- "улан" татар сүзеннән "оглан" килеп чыккан
- казак диалектларында күп татар сүзләре бар (буерак, урман, яр һәм бүтән). Казаклар турында Шолоховның бөек әсәрендә "Тын Дон" күп татар теленнән чыккан сүзләр тупланган.
- Икенче юрама буенча "казак" качак дигәнне аңлата.
- Кайбер гәлимнәр исә "казак" сүзе гарәп сүзе "гази"дән ("азат сугышчы") чыккан дип уйлый. Бу сүздән хәзерге казакъ халкы исеме дә килеп чыгуы мөмкин.
Тарих[үзгәртү]
Алтын Урда заманда "казак"лар инде билгеле булганнар. Кайбер элеккеге тарихчылар Алтын Урданың гаскәрен "казаклар" дип атап йөрткән.
Русия империяседә исәмләр "татарлар" да "казаклар" да күпмилләтле халкы өчән булды.
Сылтамалар[үзгәртү]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|