Казакълар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Казакълар, казахлар
AbaiPainting.jpgKurmangazy 175.jpgStamp of Kazakhstan kz626.jpgUSSR stamp Ch.Valikhanov 1965 4k.jpgNursultan Nazarbayev 27092007.jpgAltynsarin.jpg
АбайКурмангазыШәкәримВәлихановНазарбаевАлтынсарин
Үз аталышы: Қазақтар
Гомуми саны: якынча 16 000 000
Таралышы: Казакъстан: 10 600 000 [1]

Кытай: 1 400 000 – 1 500 000 [2]
Үзбәкстан: 800 000 – 1 100 000 [3]
Русия: 654 000 [4]
Монголия: 140 000 [5] Төрекмәнстан: 40 000 – 90 000 [6]
Кыргызстан: 38 900 [7]
Төркия: 30 000
Әфганстан: 30 000
Таҗикстан: 900
Иран: 15 000
Украина: 10 000
Франция: 10 000
АКШ: 10 000 Алмания: 10 000

Тел: Казакъ теле
Дин: Ислам
Якын халык: Төрки халыклар

Казакълар – (казахлар, tat.lat. Qazaqlar, каз. қазақтар /qɑzɑqtɑr/; берлек сан: қазақ /qɑzɑq/) – күбесенчә Казакъстанда яшәүче төрки халык.

Элек казакъ милләте өч жуздан (йөздән) - Олы жуз, Урта жуз һәм Кече жуздан гыйбарәт булган. Өч жуз Казакъ ханлыгы таркалганнан соң барлыкка килгән. Казакъ ханлыгы үзе Алтын Урда таркалганнан соң 1465 елда барлыкка килгән. Бу Алтын Урда өлешендә күчмә халыклар торганнар, шәһәрләр булмаган диярлек.

Казакълар бабалары - төрки-монгол кабиләләре: найманнар, кереитләр, аргыннар, киятләр, дулатлар, коныратлар, җалаирлар.

Телләр (казакъ теле) төрки телләрнең кыпчак төркеменә карый. Казакъ ханлыгы теле - Алтын Урданың дала теле булып санала, шуңа күрә татар теленә - Алтын Урданың шәһәр теленә якын, ләкин аермасы бар.

Мәсәлән:

Татарча Казакъча
Идән Еден
Ел Жыл
Ерак Жырақ
Якын Жақын
Йөз Жүз
Йөрәк Жүрек
Бүлмә Бөлме
Кош Кұс
Иртән Ертен
Ил Ел
Эшләде Істеді
Беренче Бірінші

Казакъ телендә ү, ө, ә, ң авазлары татар телендә кебек, қ, ғ татар авазларына къ (q), гъ (ğ), ұ - татарныкы о туры килә: Болгар (тат.) - Бұлғар (каз.) (язылышы төрле, әйтелеше бертигез - Bolğar).

Искәрмәләр[үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Казаклар

Сылтамалар[үзгәртү]