Казан
|
Казан
|
Bu mäqäläneñ Latin älifbasındağı igezäge bar.
Казан (Qazan, Казань) – Татарстан Республикасының башкаласы, Русиянең икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе. Иделнең сул ягында, аңа Казансу кушылу урынында урнашкан зур порт. Шәһәрнең теркәлгән «Русиянең өченче башкаласы» бренды бар, шулай ук ярымрәсми рәвештә ул «Русия федерализмы үзәге (башкаласы)» һәм «бөтендөнья татарларының башкаласы» дип атала. 2005 елда Казан шәһәре 1000-еллыгын бәйрәм итте. 2013 елда Казанда XXVII Җәйге Универсиада, 2015 - су спорт төркемле Дөнья чемпионаты үткәрелә, ә 2018 елдагы Дөнья футбол чемпионаты шәһәр (Русиянең башка шәһәрләр белән) кабул итә.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Физик-географик характеристика
[үзгәртү] Урынлаштыру
Иделнең сул ягында, аңа Казансу кушылу төшендә урнашкан. Географик координатлар («ноленче» километр): . Тирәнлек: 29 км, киңлек: 31 км. Шәһәрнең сәгать поясы - UTC+4, ләкин мәскәү вакыты.
[үзгәртү] Климат
Шәһәрнең климаты - уртача континенталь, суыклар һәм корылык еш очрашмыйлар. Казанга күбрәк көньяк һәм көнчыгыш җилләр өрә, җилсез һава уртача елда 13 тапкыр була. Кар капламы февраль һәм март айларында якынча 38 см. Иң салкын ай - гыйнвар (−11,6°C), иң эссе - июль (19,7°C), уртача еллык явым-төшем күләме – 550 мм. Иң яңгырлы ай – июнь (70 мм), ә иң аз санда явым-төшем мартта – 25 мм. 2010 елның 1 августында Казанда температур максимум - 39,0 °C теркәлгән. Минимум - 1942 елның 21 гыйнварендә (−46,8 °C) булган. Елда уртача җил көче 3,6 м/с була, ә һава дымлылыгы — 75 %.
[үзгәртү] Халык
[үзгәртү] Халык саны
Казан шәһәренең халык саны – 1,143 млн кеше, шәһәр мәйданы – 425,3 км2.
[үзгәртү] Халыкның үсеш күрсәткече
Казан халкының үсүе астагы исемлектә күрсәтелгән.
| Ел | Халык саны |
|---|---|
| 1800 | 40 000 |
| 1858 | 61 000 |
| 1897 | 130 000 |
| 1907 | 161 000 |
| 1917 | 207 000 |
| 1920 | 146 000 |
| 1923 | 158 000 |
| 1959 | 667 000 |
| 1962 | 711 000 |
| 1964 | 742 000 |
| 1966 | 804 000 |
| 1970 | 868 000 |
| 1979 | 993 000 |
| 1989 | 1 094 000 |
| 1995 | 1 078 000 |
| 2002 | 1 105 000 |
| 2008 | 1 120 000 |
| 2009 | 1 131 000 |
[үзгәртү] Милли состав
Казан – күпмилләтле шәһәр. Монда татарлар, руслар, чуашлар һ. б. милләтләр яши. Башкалада татарлар һәм урысларның саны якынча берүк (татарлар 47,5%, урыслар 48,8% ). Өченче урында Республикадагы кебек үк чуашлар, 4-5 урыннарда украиннар һәм әзериләр тора.
[үзгәртү] Дин
Казанда төрле дин вәкилләре яши. Мөселманнар һәм православ христианнар күпчелекне тәшкил итә. Шулай ук католиклар, яһүдиләр һ. б. дин вәкилләре бар.
[үзгәртү] Шәһәр исеме
Казан исеме барлыкка килүе хакында бик күп версияләр һәм риваятьләр бар:
- "Казан" сүзеннән (котёл). Риваять буенча, хан үз хезмәтчесен су алырга җибәргән. Хезмәтче су алганда алтын казанны елгага төшергән. Шуннан соң елганы да, шәһәрне дә Казан дип йөртә башлаганнар.
- Кайсыбер кешеләр елга исеме "каз" сүзеннән чыккан диләр. Аларның фикеренчә, борынгы заманларда елга янында казлар яшәгәннәр. Шуннан елгага Казан суы исеме бирелгән, соңыннан шәһәргә дә исем күчкән.
- Башкорт филологы Җ. Киекбаев сүзләренчә, Казан исеме "каен" сүзеннән килә. Мәсәлән, Башкортстанда Казанлы исемле авыл бар. Киекбаев фикеренчә, бу исем элек Каенлы булган (авыл каеннар урманы эчендә тора).
- Хәсән хан исеменнән.
[үзгәртү] Тарих
- Казан шәһәре өч йөз ел дәвамында Идел буе Болгар дәүләтенең форпосты булып торган, аның исеменнән Борынгы Русь дәүләте белән икътисадый, сәүдә һәм мәдәни элемтәләргә кергән.
- Аннан соңгы йөз елда Казан Алтын Урда дәүләте олысларының берсендә зур административ үзәккә әверелә. Биредә һөнәрчелек һәм халыкара сәүдә чәчәк аткан.
- 1438 елдан 1552 елга хәтле Казан шәһәре Казан ханлыгының башкаласы булып торган.
- 1552 елда Явыз Иван тарфыннан басып алына.
- Бөек Петр вакытында, 1708 ел, Казан шәһәре Казан губерниясе башкаласы буларак санала, һәм шушы дәрәҗәне 200 ел саклап килә.
- 1756 елның 7 августындагы патша указы буенча, Казан һәм Казан өязендәге 536 мәчетнең 418е җимерелә.
- Соңгы 90 елда Казан шәһәре Татарстанның башкаласы булып тора.
[үзгәртү] Административ бүленү
| № | Район исеме | Халык саны (мең кеше) |
Мәйдан (гектар) |
Мәгълүмат |
|---|---|---|---|---|
| 1 | Авиатөзелеш районы | 110,1 | 3 891 | |
| 2 | Вахитов районы | 83,3 | 2 582 | |
| 6 | Идел буе районы | 218,8 | 11 577 | |
| 3 | Киров районы | 107,2 | 10 879 | |
| 4 | Мәскәү районы | 130,5 | 3 881 | |
| 7 | Совет районы | 266,1 | 7 687 | |
| 5 | Яңа Савин районы | 204,2 | 2 066 |
[үзгәртү] Мэр
Шәһәрнең башлыгы – мэр. 2005 елның 17 ноябреннән бу вазыйфаны Илсур Метшин башкара.
[үзгәртү] Икътисад
- Шәһәрдә Россия авиация сәнәгатенең ике гиганты: вертолетлар ("КВЗ") һәм самолетлар чыгару ("КМПО", Горбунов ис. КАПО) предприятиеләре эшләп килә. ТУ-214 самолетының серияләп җыела башлавы, МИ-8 һәм МИ-17 вертолетларын җитештерү тора.
- Полиэтилен, полиэтилен торбалар, синтетик суыткыч матдәләр, фенол, ацетон, нефть чыгаруда һәм газ киптерүдә кулланыла торган химик реагентлар чыгарган "Казаньоргсинтез".
- Яңа медицина җиһазларын җитештерүне өйрәнү буенча немец партнерлары белән бергә медицина («КМИЗ») һәм оптика җиһазлары ("КОМЗ") предприятияләре, Италия җиһазларыннан файдаланып, синтетик югыч матдәләр чыгаруда "Нәфис" шактый уңышка иреште.
- Промышленность предприятияләре тарафыннан 2004 елда 58,7 млрд. сумлык продукция җитештерелгән. Җитештерү күләме буенча "Казаноргсинтез" , "КВЗ" , "КМПО", "Пивоваренное объединение "Красный восток"-Солодовпиво" , "Нәфис-косметикс", ФГУП "С.П.Горбунов исемендәге КАПО", ТЭЦ-3 кебек оешмалар алдынгы урыннарда тора.
- Казанда чит ил инвестицияләре белән 100 дән артык предприятие, чит ил юридик зат филиаллары һәм 150 фирма вәкиллеге теркәлгән. Шәһәрнең төп чит ил инвесторлары булып Швейцария, Кипр Республикасы, Германия, АКШ, Словения илләре санала.
[үзгәртү] Транспорт
[үзгәртү] Тимер-юлы вокзалы
Вокзал комплексы шәһәрнең үзәк өлешендә урнаша һәм үзенә берничә бинаны кертә. Бер ел эчендә вокзал 8 миллион кешегә хезмәт күрсәтә.
[үзгәртү] ММЧ
[үзгәртү] Телевидение
| Канал | Телекомпания |
|---|---|
| 1 | «Первый канал» |
| 2 | «Татарстан — Яңа Гасыр» |
| 3 | «Россия—1»/«ГТРК Татарстан» |
| 6 | «СТС-Казан» |
| 7 | «Домашний» |
| 10 | «ТНТ» |
| 11 | «Эфир»/«РенТВ» |
| 12 | «НТВ» |
| 21 | «ТВ3» |
| 27 | «Россия-24» |
| 29 | «Звезда—KZN» |
| 32 | «Россия К (Культура)»/«Euronews» |
| 35 | «Пятый канал» |
| 39 | «ТВ Центр» |
| 43 | «Канал Disney» |
| 47 | «Муз-ТВ»/«БИМ-ТВ» |
| 50 | «Россия-2» |
[үзгәртү] Мәгариф
[үзгәртү] Балалар бакчалары
Мәктәптән башта мәгарифне 282 балалар бакчасы тәшкил итә. Күбесенчә алар муниципалитет балансында торалар.
[үзгәртү] Урта белем
Урта белемне Казанда 178 мәктәп бирә, шулар арасында 36 гимназия һәм 9 лицей. Өстәмә мәгариф үзенә 49 музыкаль, 10 рәсем ясау һәм 43 спорт мәктәпләрен кертә.
[үзгәртү] Казан югары уку йортлары
Төп мәкалә: Казан югары уку йортлары
Казанда 55 югары уку йорты эшли.
[үзгәртү] Казан дәүләт университеты
1804 елның 17 ноябрендә нигезләнгән. Шәкертләр арасында С. Т. Аксаков, М. А. Балакирев, П. И. Мельников-Печерский, Лев Толстой, В. И. Ульянов-Ленин, В. Хлебников кебек кешеләр булганнар.
Хәзерге вакытта университет үзенә 14 факультетны, А. М. Бутлеров исемендәге Химик институтны, көнчыгыш телләр институтын, тел институтын һәм шулай ук 2 филиалын (Яр Чаллы һәм Яшел Үзән) кертә. КДУда 40 белгечелек һәм 7 юнәлеш буенча ел саен 16 000 студент һәм 615 аспирант укый. Педагоглар саны 1137 кеше, шуларның арасында 208 профессор һәм фән докторлары, 585 доцент һәм фән кандидатлары.
[үзгәртү] А. Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты (КАИ)
Университет үзенә 9 факультетны, 58 кафедраны, 57 лабораторийны, 10 фәнни-техник үзәкне, 3 университет НИИ-ны кертә. Университетта 15 мең укучы өйрәнә.
[үзгәртү] Башка югары уку йортлары
- Казан дәүләт технология университеты
- Казан дәүләт финанс-икътисади институт
- Казан дәүләт медицина университеты
- Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
- Казан дәүләт аграр университеты
- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
- Казан дәүләт энергетика университеты
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты- Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринар медицинасы академиясе
- Казан дәүләт консерваториясе
ТР Президенты янында дәүләт һәм муниципаль идарәчелек академиясе- ТИСБИ
- Икътисад, идарәчелек һәм хокук институты
- Социаль һәм гуманитар белемнәр институты
- Рәсәй дәүләт гуманитар университеты (филиал)
- Казан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
- Русия Ислам университеты
- Русия дәүләт сәүдә-икътисади университеты (Казан филиалы)
- Казан юридик академиясе (ЭЭМ янында)
- Казан танк училищесы
- Мәскәү дәүләт университетының икътисад статистикасы һәм информатика бүлегенең Казан институты (КИ МЭСИ)
- Минюстның Русия хокукый академиясенең Казан юридик институты (филиал)
- Икътисад һәм хокукның халыкара институты (филиал)
[үзгәртү] Мәдәният
Казанда ел саен түбәндәге мәдәни чаралар уза:
- Р. Нуриев исемендәге классик балетның халыкара фестивале.
- Фёдор Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале.
- Мөселман киносының «Алтын Мөнбәр» халыкара фестивале.
- Халыкара "Дөнья яратылышы" музыкаль фестивале.
[үзгәртү] Театрлар
[үзгәртү] Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академик театры
Театр 1906 елның 22 декабрендә ачылган дип санала, чөнки бу көнне халык алдында беренче татар театры уйнала. 1922 елдан алып театрның үз бинасы барлыкка килә. Театрның хәзерге бинасы 1987 елда ачыла.
[үзгәртү] Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
[үзгәртү] Халыкара эшчәнлек
[үзгәртү] Климат
[үзгәртү] Спорт
[үзгәртү] Кардәш шәһәрләр
Брауншвейг, Германия, 1988 елдан
Брайан Колледж Стэйшн, АКШ, 1990 елдан
Эскишехир, Төркия, 1990 елдан
Балыкесир, Төркия, 1990
Провинция Аль-Мануфия, Египет, 1997 елдан
Губерния Кальюбия, Египет, 2001 елдан
Хайдерабад, Индия, 2001 елдан
Урбино, Италия, 2001 елдан
Ханчжоу, Китай, 2002 елдан
Истанбул, Төркия, 2002 елдан
Юрмала, Латвия, 2002 елдан
Анталья, Төркия, 2003 елдан
Шумен өлкәсе, Болгария, 2003 елдан
Тебриз, Тәһран, 2009 елдан
[үзгәртү] Партнёр шәһәрләр
Алма-Ата, Казахстан, 1996 елдан
Әстерхан, Русия, 1997 елдан
Түбән Новгород, Русия, 1997 елдан
Иваново, Русия, 1997 елдан
Владикавказ, Русия, 1997 елдан
Минск, Беларусия, 1997 елдан
Ульяновск, Русия, 1998 елдан
Волгоград, Русия, 1998 елдан
Евпатория, Украина, 1998 елдан
Самара, Русия, 1998 елдан
Бишкәк, Кыргызстан, 1998 елдан
Ташкент, Үзбәкстан, 1998 елдан
Уфа, Русия, Башкортстан, 1999 елдан
Архангельск, Русия, 1999 елдан
Оренбург, Русия, 2001 елдан
Красноярск, Русия, 2001 елдан
Йошкар-Ола, Русия, Марий Эл, 2002 елдан
Чиләбе, Русия, 2002 елдан
Донецк, Украина, 2002 елдан
Улан-Удэ, Русия, 2003 елдан
Ярославль, Русия, 2003 елдан
Кабул, Әфганстан, 2003 елдан
Астана, Казахстан, 2004 елдан
Лицзян, Кытай, 2006 елдан
[үзгәртү] Мосафирханәләр
[үзгәртү] Фотогалерея
[үзгәртү] Моны да карагыз
[үзгәртү] Сылтамалар
- Казан мэриясенең рәсми порталы.
- Казанга мең ел
- Казан Кремле
- Казан Кремле комплексы (урысча)
- Казан меңьеллыгы
| Викиҗыентыкта? Kazan |
|
|
||
|---|---|---|
| Тарих, Икътисад, Транспорт, Фән, Истәлекле урыннар, Спорт | ||
| Районнар | Авиатөзелеш | Вахитов | Киров | Мәскәү | Яңа Савин | Идел буе | Совет | Бистәләр: Әки, Борисоглебск, Боровое Матюшино, Кадыш, Константиновка, Нагорный, Усад, Щербаково | |
| Мәдәният | Театрлар | Кино | Музейлар | Цирк | |
|
|
||
|---|---|---|
| Шәһәрләр: Казан | Чаллы | Азнакай | Алабуга | Арча | Әгерҗе | Әлмәт | Баулы | Болгар | Бөгелмә | Буа | Зәй | Зеленодольск | Лаеш | Лениногорск | Мамадыш | Менделеевск | Минзәлә | Нурлат | Тәтеш | Түбән Кама | Чистай
Районнар: Азнакай районы | Аксубай районы | Актаныш районы | Алабуга районы | Алексеевск районы | Апас районы | Арча районы | Әгерҗе районы | Әлки районы | Әлмәт районы | Әтнә районы | Балтач районы | Балык Бистәсе районы | Баулы районы | Биектау районы | Бөгелмә районы | Буа районы | Зәй районы | Кайбыч районы | Кама Тамагы районы | Кукмара районы | Лаеш районы | Лениногорск районы | Мамадыш районы | Менделеевск районы | Минзәлә районы | Мөслим районы | Түбән Кама районы | Нурлат районы | Питрәч районы | Саба районы | Сарман районы | Спас районы | Тәтеш районы | Теләче районы | Тукай районы | Чирмешән районы | Чистай районы | Чүпрәле районы | Югары Ослан районы | Ютазы районы | Яңа Чишмә районы | Яшел Үзән районы |
||
|
|
|
|---|---|
| Биография | Балачак · Җаек чоры · Казан чоры · Соңгы көннәр |
| Урыннар | Кушлавыч · Кырлай · Өчиле · Җаек · Казан · Уфа · Әстерхан · Гурьевка · Троицк · Санкт-Петербург · Түбән Новгород |
| Оешмалар | «Болгар» номерлары · «Казан» кунакханәсе · Шәрык клубы · «Мотыйгия» мәдрәсәсе · Клячкин шифаханәсе · |
| Газета-журналлар | «Аң» · «Әл-ислах» · «Әл-гасрел җәдит» · «Уклар» · «Фикер» ·«Ялт-Йолт» · «Яшен» · |
| Тукай иҗаты | Шигърият · Проза · Публицистика · Балалар әдәбияты · Халык әдәбияты · |
| Тукай иҗатын өйрәнүчеләр | Әхмәт Фәйзи · Хәсән Туфан · Сибгат Хәким · Ибраһим Нуруллин · Зәкия Рәсүлова ·Гөлзада Бәйрәмова · |
| Хәтер | Дәүләт бүләге · Дәүләт филармониясе · Район · Казанда Тукай урамы, мәйданы |
| Бу мәкалә Татар Википедиясенең сайланган мәкаләләр рәтенә керә. |
