Казан дәүләт мәдәният институты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан дәүләт мәдәният институты latin yazuında])
Казан дәүләт мәдәният институты
Халыкара исем
Kazan State Institute of Culture
Элеккеге исем
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Эшләү еллары 1969
Ректор Роза Әхмәдиева
Адрес 420059, Казан, Ырынбур тракты, 3
Сайт kazgik.ru

Казан дәүләт мәдәният институтыТатарстанның Казан шәһәрендә урнашкан югары белем бирүче уку йорты. Н.К. Крупская исемендәге Ленинград дәүләт мәдәният институты филиалы буларак 1969 елда ачыла, 1974 елда Казан дәүләт мәдәният институты итеп үзгәртелә. 1991 елда Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институты исеме бирелә. 1995 елның маенда академия статусын, 2002 елның 4 июленнән 2015 елның 25 июненә кадәр Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты дип йөртелә[1].

Бүген Казан дәүләт мәдәният институты (КазГИК – КДМИ) классик алымнар белән беррәттән яңа укыту традицияләре кулланыла торган, эзлекле рәвештә үсештә булган мәдәният, фән, мәгариф һәм сәнгать өлкәсендә әйдәп баручы региональ югары белем бирү үзәге. Университет – прогрессив рәвештә үсүче, хәзерге чорның иҗтимагый – икътисад һәм җәмгыяти – сәясәт шартларына яраклашкан, регионда, федераль һәм халыкара мәгариф мәйданында актив интиграцион роль уйнаучы югары уку йорты.

Хәзер Урта Идел республикаларында бездә укып чыгучылар эшләмәгән бергенә мәдәният оешмасы да, мәдәният һәм сәнгать уку йорты да юк. Хәзерге вакытта республикада һәм чит төбәкләрдә яшәүче татар халкының мәдәният һәм тел үсешенә булган ихтияҗын истә тотып, Университет кайбер белгечлекләр буенча татар телендә укыту өчен абитуриентлар кабул итә.

2011нче елда Урта Идел республикаларының 20дән артык мәдәният һәм сәнгать уку йортларын берләштергән Региональ университет белем бирү округы оештырыла, аның методик һәм фәнни үзәге булып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты билгеләнә.

Университетның региондагы динамик үсешендә үзәк урын булып Санкт-Петербург мәдәният һәм сәнгать университеты мирасы санала, шул ук вакытта, төп игътибар региондагы халык иҗаты һәм классик сәнгатьнең узара бәйләнешенә, бер-берсенә тәэсирен өйрәнүгә дә юнәлдерелә.

Бүгенге көндә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында 9 факультет, 30 кафедра эшли, алар белем бирүче төп программаларны тормышка ашыралар: 14-е бакалавриат дәрәҗесендә, 29-ы специалитет дәрәҗесендә, 3-е магистрлар әзерләү программасы буенча; 7 аспирантура, 1 докторантура, 3 докторлык диссертациясе яклау буенча; өстәмә белем бирү программасын тормышка ашыручы белем тапшыру (трансфер) Институты (төп профессиональ белем бирү программасы буенча квалификацияне күтәрү; югары уку йортына керергә әзерлек; өстәмә профессиональ белем).

Көндез һәм читән торып 3меңгә якын студент укый, шул исәптән 1600дән артык укучы укудагы, фәнни-тикшерү һәм иҗат эшендәге югары уңышлары өчен Россия Федерациясе бюджеты исәбенә академик һәм социаль стипендия алалар.

Университет кафедрларында 300дән артык укытучы эшли, алар арасында 42 професор, 123 доцент, 80нән артык Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән, мәдәният, сәнгать эшлекләре, 46 Россиянең һәм Татарстанның атказанган һәм халык артистлары.

КДМИ студентларының практика уза торган урыннары булып 250дән артык мәдәният сәнгать оешмалары, социаль сфера, мәгариф, туризм һәм кунакчылык өлкәсе, җәмәгатьчелек оешмалары торалар.

Эшкә алучылар соравы буенча 80% якын чыгарылыш студентлары эш урыннарына җибәреләләр.

КДМИ укытучылары фән һәм иҗат эшендә актив катнашалар. Тарих, фәлсәфә, классик сәнгать, милли сәнгать, Идел буе халыклары этнографиясе һәм фольклоры, культурология, музей эше, иҗтимагый педагогика, китап тарату эше, идарә итүне документлаштыру, китпаханә-магълүмат эше буенча проблемаларны чишү өстендә эшлиләр. Ел саен университетта региональ, бөтенроссия һәм халыкара статусында булган конференцияләр уздырала.

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татар дәүләт яшь тамашачы театры, курчак театры һәм Татарстан — Яңа Гасыр телекомпаниясе белән берлектә Татарстан өчен генә түгел, РФ регионнары өчен дә профессиональ актерлар һәм режиссерлар әзерләү алып барыла.

КДМИ халык инструментлары оркестрлары һәм ансамбльләре, катнаш һәм татар хорлары, бию коллективлары бар һәм алар уңышлы эшләп киләләр.

Китапханә — мәгълүмат оешмалары белән берлектә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, Казан дәүләт университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе, Республикасының яшьләр китапханәсе һ.б.) китапханә — мәгълүмәт эше, информатика, документ белән эш итү өлкәсендә белгечләр әзерләнә.

1999 һәм 2000 елларда мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә уңышлы рәвештә белгечләр әзерләү, укыту, фән һәм иҗат эшендәге уңышлары өчен Университет белем бирүче уку йортлары һәм оешмаларының “Культура: Окно в Россию” Бөтенрусия конкурсының Лауреаты исеменә лаек булды һәм 2000нче елда ЮНЕСКОның “Памятная ветвь мира” дигән алтын медале белән бүләкләнде.

2006нчы елда Университетның бер төркем укытучылары “Урта Иделнең иҗитимагый-мәдәни һәм сәнгать өлкәсендә өзлексез һөнәри белем бирү системасының методологиясен һәм технологиясен тормышка ашыру” дигән хезмәтләре өчен Россия Федерациясе хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге премиясенә лаек булдылар.

Университетта заман таләпләренә туры килә торган мультимедийный һәм компьютерлары булган уку класслары, лабораторияләре, мастерскойлар, Универсиада 2013 объектлары исәбенә керүче “Итил” спорт комплексы, студентлар кафесы бар. “Студентлар йорты” күп еллар буе Казандагы иң яхшы студентлар торагы булып исәпләнә.

Уку йортын тәмамлаган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2016-03-04, retrieved 2016-01-14 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]