Казан илкүләм тикшеренү технология университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Казан илкүләм тикшеренү
технология университеты
КХТИ.png
Оештырылган 10.09.1897
Ректор Герман Дьяконов
Урнашу Казан
Юридик адрес Русия, 420012, Татарстан, Казан, К. Маркс урамы, 68
Сайт http://www.knitu.ru/


Университетының элеккеге тамгасы
Казан сәнәгать училищесы
Төп бина (А корпусы)
Б корпусы

Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (лат. тат. Qazan ilkülәm tikşerenü texnologiə universitetı; хәзерге исем 2011 елдан, элек Казан дәүләт технология университеты (1992—2011), Казан химия технология институты (1930—1992)) — Казанда урнашкан югары уку йорты.

Эчтәлек

[үзгәртү] Тарих

1897 елның 10 сентябрендә Казан сәнәгать училищесы буларак оеша. Казан сәнәгать училищесы 17 чыгарылышта 1145 специалист чыгара. РСФСР Наркомпросы тарафыннан Казан сәнәгать училищесы 1919 елның 2 апреленнән өч факультеты белән (химия, механика, икътисад) Казан политехника институтына әверелдерелә.

ҮБК тарафыннан 1930 елның 13 маенда Казан политехника институтының һәм Казан дәүләт университетының химия факультетлары нигезендә Казан химия институты барлыкка китерелә. 1930 елның 23 июненән А.М. Бутлеров исемендәге Казан химия технология институты. Ә 1935 елның 23 апреленнән 1992 елның декабренә кадәр С.М. Киров исемендәге Казан химия технология институты дип атала.

2010 елның 20 маенда «милли тикшеренү университеты» исемен ала, һәм шуның нигезендә 2011 елдан „«Казан милли тикшеренү технология университеты» югары профессиональ белем бирүче федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе“ дип үзгәртелә.

Үзенең эшләү дәверендә университет 74 меңнән артык специалист чыгарган.

[үзгәртү] Билгеле кешеләре

Университет чыгарган кешеләр арасында билгеле кешеләр: академик В.В. Кафаров, ССРБ ФА һәм ТР ФА корреспонденты П.А. Кирпичников, С.Р. Рафиков, И.В. Торгов, Б.М. Михайлов, Ю.С. Клячкин, Ленин һәм ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты Л.М. Бейкин, С.Г. Богатырев, Р.С. Гайнутдинов, С.Н. Косолапов, В.Г. Шацилло, Г.К. Клименко, А.И. Сидоров, В.А. Шишкин, А.Г. Лиакумович, А.Д. Николаева, X.Э. Харлампиди, В.Ф. Сопин, А.Ф. Махоткин, Г.С. Дьяконов һ.б.

[үзгәртү] Университет бүген

Бүген университет ватаныбызның иң зур тхнологик белем бирү базасы булып тора. КМТТУ 99 юнәлеш һәм специальлек буенча белгечләр әзерли. Югары уку йортында Россиядан һәм чит илләрдән 30 меңнән күбрәк студент белем ала. Университет үзендә 15 институтны берләштерә.

[үзгәртү] Филиаллар

[үзгәртү] Белгечләр

Биредә 300 дән артык профессор һәм 953 фән кандидаты белем бирә. 53 фән белгечлеге буенча аспирантура эшли, 3 юнәлеш буенча докторантура ачылган. Аспиранлар, докторантлар һәм галим ярдәмчеләре 1000 кеше тирәсе. Ел саен университетта 20ләп доктор һәм 100ләп кандидат дессертацияләре яклана.

[үзгәртү] Халыкара эшчәнлеге

Университетта чит ил студентлары өчен югары уку йорты алды белем бирүе эшләп килә. 2010 елда биредә 40 илдән 600дән артык чит ил гражданнары укыган. Университет IUPAC, UNINET әгъзасы булып тора. 2011 елга университет 23 илдән 56 чит ил университетлары белән килешү алып бара. Алар арасында Ляонин нефть һәм химия технология университеты (КХР), Карлсруэ университеты (Алмания), Берген университеты (Норвегия) бар.

[үзгәртү] Чыганак

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә