Казан татарлары
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Казан татарлары — Идел бассейны җирләрендә яшәүче татарларның бер төркеме. Татар теленең казан диалектында сөйләшәләр.
Этногенезлары Алтын Урданың Казан олысы җирләрендә үткән (соңрак Казан ханлыгында) дип санала.
Казан татарлары Идел-Урал татарлары төркеменә керәләр.