Кайбыч районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кайбыч муниципаль районы
Кайбыч муниципаль районы гербы
Кайбыч муниципаль районы картасы
Үзисем Кайбыч районы
Өлкә Татарстан
Нигезләнгән 19 апрель 1991 ел
Башкала Олы Кайбыч
район хакимияте башлыгы Альберт Рәхмәтуллин
Халык саны 14 866 (2011)
Мәйдан 995,40 мең
UTC MSK (кышын +3 , җәен +4)
Сайт http://www.kaybici.tatar.ru

Кайбыч районы (рус. Кайбицкий район, чуаш. Кайпăç районĕ) — Татарстанның көнбатышында урнашкан муниципаль район.

Административ үзәге булып Олы Кайбыч авылы тора. 1927 елның февраль-август айларында административ үзәге булып Ульянково авылы саналган.

Район башлыгы булып 2012 елның 19 мартыннан Альберт Рәхмәтуллин тора. Аңа кадәр бу эшне Җәүдәт Гаффаров башкарган.

Эчтәлек

[үзгәртү] Тарихы

Кайбыч төбәге Болгар дәүләте, Алтын Урда империясе, Казан ханлыгы заманнарын хәтерли. Әмма аның тарихы бик аз тикшерелгән. Юбилейлар уңае белән чыгарылган китапларда, нигездә, аерым шәхесләр турында сүз бара.

Кайбыч атамасы турында төрле фаразлар бар. Кайбыч – Хәйбүч- Хәйбүш[1], Кайбыч – кап, зур качык сүзеннән[2] , Кайбыч – Кобец дигән исемнән[3] дигән легендалар мәгьлүм.

Казан калгасының дүртенче капкасы да “Кайба/”ы/ч/ капкасы” дип аталган[4]. Казан капкаларын күрсәткән картада[5] Кайбыч атамасы ике ”а” белән язылган. Димәк, 1552 елда һәм бу авыл барлыкка килгән ерак заманнарда, Казанның бер капкасын “Кайбицкие ворота” дип атаганнар. Татарчага әйләндерсәк, Кайбыч – кайбач, каймач килеп чыга. Чөнки тарихи фонетикада б=м/без=мез, ирен-ирен авазлары. Бу атама мишәрләр күчеше белән булу бик ихтимал. Тарих фәннәре докторы, этнограф Д.М.Исхаков Кайбыч якларына “мишәрләр күчеше, мишәрләр агышы” көчле булган дип саный.

Кайбычта ягында кәпәч ,кәләпүш, кәлҗемә, күпертмә, күпчек к/г/ тешеп калу (омбагыш), үрәнәм, кели дип сөйләү гадәти күренеш. Әптүк, Сәмыйк, Хәйрүк, Хикмүч ( Габделгани, Сәмигулла, Хәйривафа, Хикмәтулла) дип мишәрләрчә исем кыскартулар да бар. Кайбыч халкы да бүген инде үзләрен мишәрләр дип санамыйлар. Димәк, килгән кабиләләр, “ җирле халык” белән гасырлар дәвамында катнашып, кайчакларда җир-су өчен бәрелешеп, ”чын мишәрлекләрен” югалтканнар.

1927 елның 14 февралендә беренче тапкыр шушы регионда район оештырыла, беренче вакытта бу район үзәге Ульянково авылында булган Ульянково районы була, 1 августта аның үзәге булып Олы Кайбыч авылы сайлана һәм район кайбыч районы дип үзгәртелә. 1956 елның 17 маенда район составына Подберезье районы кертелә. Район үзәге буларак Олы Кайбыч 1962 елга кадәр үсә. 1963 елның 4 гыйнварында Кайбыч районы Апас районы составына кертелә. Кайбыч районы беткәч 29 ел дәвамында Олы Кайбычның әһәмияте кими, ул колхоз үзәге булып кала[6]. Район кире 1991 елның 19 апрелендә генә Апас районыннан бүленеп чыга.

[үзгәртү] География

Район Чуаш Республикасының Комсомольски, Ялчык, Янтик, Ормар, Татарстанның Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары белән чиктәш.

Район территориясы 995, 40 квадрат километр. Район аша Гөбенә, Зөя, Бәрле елгалары ага.

[үзгәртү] Халык

2002 елда Кайбыч районында 16 меңнәр тирәсе кеше яшәгән.

Район халкы 2010 елга - 14 898 кеше[7] . Авыл халкы районның 100% халкын алып тора[8].

Ир-атлар - 7111(47,7%), кыз-хатыннар - 7787 (52,3%). 1000 ир-атка 1095 хатын-кыз туры килә.

Райондагы халыкның уртача яше - 41,1. Шул исәптән ир-атларныкы - 38,3 , хатын-кызларныкы - 43,6.

Эш яшеннән яшьрәк халык - 2813 (18,9%), шул исәптән малайлар - 1387, кызлар - 1426 (50,7%). Эш яшендәге халык - 8053 (54%), шул исәптән ир-атлар - 4486, хатын-кызлар - 3567 (44,3%). Эш яшеннән олырак халык - 4032 (27,1%), шул исәптән ир-атлар - 1238, хатын-кызлар - 2794 (69,3%).

Милли составы(1989 ел буенча)[9] : 79,1% татарлар, 16% руслар, 4,5% чуашлар[10]. Кайбыч раонында Тау ягындагы бердән-бер керәшен авыллары урнашкан. Тау ягы (Мәлки) керәшен татарлары районның көнбатыш ягында яшиләр.

Кайбыч районында 60 торак пункт һәм 17 авыл җирлеге урнашкан.

2011 елның 1 гыйнварына районда 14 866 кеше яши[11].

[үзгәртү] Икътисад

Кайбыч районы авыл хуҗалыгы (аграр) районы булып тора. Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит, бал җитештерү, игенчелек, урманчылык.

Сәнәгать оешмалары:

  • "Кайбыч урманхуҗалыгы" ДУ,
  • "Кайбыч балык хуҗалыгы" ААҖ,
  • "Кайбычагрохимсервис" ААҖ,
  • Кайбыч райпосы.

Авыл хуҗалыгы тармаклары:

  • үсемлекчелек,
  • сөт-ит терлекчелеге,
  • сарыкчылык,
  • дуңгызчылык.

[үзгәртү] Искәрмәләр

[үзгәртү] Сылтамалар

Кайбыч районы порталы

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә