Калий
|
||||
|---|---|---|---|---|
| Атом номеры |
19 |
|||
| Матдәнең тышкы күренеше | ||||
| Атомның үзлекләре | ||||
| Атом массасы (моляр масса) |
||||
| Атом радиусы |
235 пм |
|||
| Ионизация энергиясе (беренче электрон) |
||||
| Электрон конфигурациясе |
[Ar] 4s1 |
|||
| Химик үзлекләре | ||||
| Ковалент радиусы |
203 пм |
|||
| Ион радиусы |
133 пм |
|||
| Электр тискәрелеге (Полинг буенча) |
0,82 |
|||
| Электрод потенциалы |
−2,92 В |
|||
| Оксидлашу дәрәҗәсе |
1 |
|||
| Матдәнең термодинамик үзлекләре | ||||
| Тыгызлык | ||||
| Моляр җылы сыешлыгы | ||||
| Җылы үткәрүчелек | ||||
| Эрү температурасы |
336,8 K |
|||
| Эрү җылылыгы | ||||
| Кайнау температурасы |
1047 K |
|||
| Парга әйләнү җылылыгы | ||||
| Моляр күләм | ||||
| Матдәнең кристаллик рәшәткәсе | ||||
| Рәшәткә төзелеше |
кубик үзәккүләмле |
|||
| Рәшәткә параметрлары |
5,332 Å |
|||
| Дебай температурасы |
100 K |
|||
| K | 19 |
| 39,0983 | |
| 4s1 | |
| Калий | |
Калий – Менделеевның периодик таблицасының l төп төркемендә, 19нчы сан астында урнашкан химик элемент. Калий селтеле металлар вәкиле, аның атом массасы 39, 0983.
Эчтәлек |
Ачу тарихы [үзгәртү]
1807нче елда инглиз химигы Г.Дэви, әзрзк юешләтелгән каты селтеләрнең электролиз ярдәмендә, ирекле металлары – натрий һәм калийны таба. Ул калийга потассий (Potassium) атамасын бирә. 1808нче елны "Физик анналлары" авторы Гильберт металлга аның хәзерге атамасы "калий"ны бирә.
"Калий" исеме гарәб сүзе qila, ягъни Qali (al-Qali) дан барлыкка килә. Бу исем 850нче елда гарәб язучыларында очрый. Бу сүз белән кайсыбер үсемлекләрнең көленнән алынган матдәне атаганнар.
Табигатьтә таралышы [үзгәртү]
Калий җир кабыгында таралуы буенча 7нче урынны алып тора. Аның өлеше – 2,6% Аның төп минераллары: сильвин ( хлоридлар төркемчәсе минералы,KCl), карналлит (хлоридлар төркемчәсе минералы, KMgCl3•6H2O), каинит (сульфатлар төркеме минералы, KMg(SO4)Cl•3H2O), полигалит ( сульфатлар төркеме минералы, K2Ca2Mg(SO4)4*2H2O) һ.б.
Физик һәм химик үзлекләре [үзгәртү]
Калий – көмешсу-ак металл, аның тыгызлыгы 0,8629 г/см3. Ул бик йомшак, пычак белән киселә. Ул металлик ялтырауга, пластиклыкка, йомшаклыкка ия, җылылыкшны һәм электр тогын яхшы үткәрә.
Калийның ике стабиль изотобы бар.
Калий көчле кайтаручы булып тора. Химик тәэсирләшү вакытында, валентлы электронын җиңел бирә һәм уңай корылма ала. Калий һавада бик тиз оксидлаша, һәм кара оксид белән каплана, шуның өчен аны керосинда саклыйлар.
Су белән бик актив тәэсирләшә. судан водород аерылып чыга, селте хасил була.
Кулланылышы [үзгәртү]
Калийны һәм аның кушылмаларны кулланалар:
-атом-төш суасты көмәләрендә суыткыч буларак;
-органик синтезларда;
-суасты көмәләрендә һәм космик корабларда һаваны регенерацияләү өчен;
-калий ашламаларын ясаганда;
-кайсыбер буягычларны ясаганда;
-крахмал гидролизында;
-дары ясаганда;
-тукымаларны агартканда.