КамАЗ-мастер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/КамАЗ-мастер latin yazuında])
(КамАЗ-Мастер битеннән юнәлтелде)
КамАЗ-мастер
рус. КАМАЗ-мастер
Нигезләнү датасы 17 июль 1988
Спорт төре автоспорт, Ралли-рейд[d] һәм гонка на грузовиках[d]
Генеральный менеджер Чагин, Владимир Геннадьевич[d][1]
Дәүләт  Россия
Ана ширкәт КамАЗ
Штаб-фатирының урнашуы Чаллы, Татарстан, Россия
Рәсми веб-сайт kamazmaster.ru(рус.)(ингл.)
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 165 000 ± 999[2]
 КамАЗ-мастер Викиҗыентыкта
Фирдәвес Кәбиров йөрткән КАМАЗ, 2009

КамАЗ-мастер — раллида катнашуда махсуслашкан автомобильдә узышучы команда. Яр Чаллыда урнашкан КамАЗ заводы белән бәйле. «КамАЗ-мастер» командасы «Ралли Дакар» (элекке «Ралли Париж - Дакар») ярышында 12 тапкыр җиңү яулады.
Команданың базасы – КамАЗ фәнни-техник үзәге.
Җитәкче — халыкара дәрәҗәдәге спорт остасы Семён Якубов.
Адресы: 423808, Татарстан, Яр Чаллы, Автозавод проспекты, 2.
Рәсми сайт: kamazmaster.ru

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1988 елның 17 июле рәсми оешкан көне булып исәпләнә.
  • Командада 5 дөнья кубогы иясе, 8 халыкара дәрәҗәдәге спорт остасы бар. Спорт авыр йөк машиналарында ярышучылар арасында дөньяда иң көчле команда дип исәпләнә.
  • 1996-2011 елларда команданың йөртүчесе (пилоты) Владимир Чагин булды. 2011 елның февраленнән спорт карьерасын туктатуын белдерде.
  • 2005 елдан команданың баш химаячесе — ВТБ банкы[3].
  • 2007 елда ярышның V этабында команда юл һәлакәтенә очрап, ярыштан төшеп калды.
  • 2012 елда Айрат Мәрдиев, Эдуард Николаев, Андрей Каргинов, Илгизәр Мәрдиев (җитәкче Владимир Чагин) катнашкан команда шулай ук уңышсызлыкка очрый. КамАЗларда узышучы Артур Ардавичус командасы (Казакъстан) III урынны ала.
  • Команда катнашкан ярышлар: «Дакар», «Ефәк юлы», «Дезерт Челендж», «Хазар даласы-2010», «Калмыкия», «Россия кубогы», «Оптик 2000 Тунис», «Италиан Бажа», «Мастер-Ралли», «Пор Лас Пампас», «Трансориента»л, «Көнчыгыш раллие – Каппадокия» һ.б.
  • 2013 елдан «Африка Рейс» ралли рейдында катнаша.
  • 2022 елда чираттагы «Дакар» нәтиҗәләре буенча дүрт экипаж да йөк машиналары зачетында беренче дүрт урынны алды. Дмитрий Сотников җиңү яулады, икенче урынны Эдуард Николаев алды (икесе дә КАМАЗ-435091, K5 гаиләләрендә чыгыш ясады), өченче урынны Антон Шибалов алды, Андрей Каргинов (икесе дә — КамАЗ — 43509). Шул ук вакытта КамАЗ йөк машиналары шулай ук барлык 12 этапта һәм прологта җиңү яулады.[4]

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1988 елда Польшада «Ельч» раллиенда куелган өч КамАЗ маркалы машинаның берсе көмеш медаль яулый.
  • 1989 елда «Обьектив Сюд» халыкара ярышында көмеш һәм бронза медальләр яулана[7].
  • 1990 елда «Фиргавеннәр раллие»нда IV урын яулый.
  • 1991 елда «Париж-Дакар» раллиенда II, III урыннар.
  • 1992 елда «Париж-Пекин» ярышында бронза медаль яулана.
  • 1995 елда «Мастер-Ралли»да команда җиңүе яулана.

XXI гасырның башында команда 42 мәртәбә I урын, 12 мәртәбә II урын, 7 мәртәбә III урын яулый.

  • «Ралли Дакар 2013» ярышында команда I, II, III урыннарны яулый[8].
  • «Дакар-2017» ралли марафонында алган урыннар:
    • I урын — пилот Э. Николаев, штурман Е. Яковлев, механик В. Рыбаков (№ 505)
    • II урын — пилот Д. Сотников, штурман Р. Әхмәдиев, механик И. Леонов (№ 513)
    • V урын — пилот А. Мәрдиев, штурман А. Беляев, механик Д. Свистунов (№ 501)
    • XIX урын — пилот А. Шибалов, штурман Р. Аматыч, механик И. Романов (№ 515)[9].
  • «Дакар-2019» ралли марафонында (Перу, 6-17 гыйнвар):
    • I урын — пилот Эдуард Николаев, штурман Евгений Яковлев, механик Владимир Рыбаков[10][11].

Химаячеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ВТБ-банк
  • Red Bull
  • «Транснефть»
  • Вюрт-Русь
  • Партнёрлары
  • КамАЗ
  • CASTROL
  • Авторевю
  • ZF
  • Webasto
  • DuPont
  • Michelin
  • MANN-FILTER
  • РИА Новости
  • Интерфакс
  • Авторадио
  • Авто Плюс
  • Маяк
  • Русское радио
  • АСКОН
  • STAHLWILLE
  • OMNICOMM


Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]