Кама (танк үзәге)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кама (танк үзәге) latin yazuında])
(Кама танк үзәге битеннән юнәлтелде)
Танкчы-каһарманнарга Казан танк училищесендә һәйкәл

«Кама» танк үзәге (tat.lat. Qama tank üzäge(үле сылтама)) (Казан шәһәре һәм Мальдбранд сүзләреннән чыга) — Казан шәһәре янында булдырылган алман танк мәктәбе, Версаль килешүләре (1919) шартлары алдавы өчен нигезләнгән танк үзәге.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1922 елда Генуя конференциянең имзаланган Раппал килешүе буенча Россия һәм Веймар Җөмһүрияте арасында хезмәттәшлеге оештырыла.

1926 елның 3 октябрендә Мәскәүдә Казан янындагы танк үзәген нигезләү карарын расланган.

Алман танк мәктәбе, хәрби шәһәрчеге, полигоны Казанның Каргополь полкы территориясендә нигезләнгән.

1929 елда Казан танк мәктәбенең җитәкчесе — В. Мальбрадт булган. Аның исеменнән "Кама" исеме килеп чыга.

"Крупп", "Рейнметалл", "Эрхарт" алман ширкәтләрендә җиңел һәм урта танкларны җитештерелгән һәм Казанга китерелгән булган. Өч ел дәвамында 40 рейхсвер офицерлары Казанда укыганнар.

1933 елның 5 сентябрендә Кама танк үзәгенең эшчәнлеге тәмамланган. Соңгы алман транспорты 1933 елда Казаннан киткән. Алман танкы милеге 220 мең сумнан алман ягыннан сатыл алынган һәм Казан җәяүле — соңрак Казан танк училищесенә тапшырылган.

Кама танк үзәгендә 250 танкчылар укыганнар. Укуны тәмамлаучылар арасында — Совет Берлеге Каһарманы — танк гаскәре генерал-лейтенанты Семён Кривошеин, алман хәрби башлыклары — Һейнц Гудериан, Эрих Һөпнер.

Вәгъдә һәм җиңелү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбер чыганак буенча хәрби теоретик, блицкриг (тәрҗемәсе: тиз сугыш) оештыручысы Һейнц Гудериан 1932 елда Казанда яшәгән, анда аның граҗдан хатыны һәм кызы булган. Тикшерелмәгән чыганак буенча Казаннан киткәндә Гудериан әйткән: "Мин Казанга танк белән кире кайтам". Ләкин әйткән сүзләр дөрес булып чыкмаган. Гудериан танк гаскәрләре Совет көчләре тарафыннан Мәскәү өчен сугышында, Сталинград сугышында тар-мар ителгән. Гудериан фашист танклары Казанга беркайчан килеп җитмәгән.

Казанның танк мәктәбенең каһарманнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан танк башлыклар училищесе хәзер Оренбург трактында урнаша. Аның танк полигоны Каенлык (Березовая роща) янында урнаша. Аның уку тәмамлаучылары арасында 42 Совет Берлеге Каһарманы, 10 Россия Каһарманы дәрәҗәсенә лаек булган, 300 — генерал булды.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]