Камил Галимов (табиб)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камил Галимов (табиб) latin yazuında])
Камил Галимов
Туган телдә исем Камил Нуриман улы Галимов
Туган 6 июнь 1962(1962-06-06) (61 яшь)
Башкортстан, Уфа
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре табиб
Балалар икәү: кызы Диана
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре кандидаты[d]
Сайт http://www.bonpet.ru/

Камил Галимов (Камил Нуриман улы Галимов) – табиб-хирург. Мәскәүдә ветеринария клиникасына нигез салучы. BONPET ЯАҖ (Мәскәү) генераль директоры. Медицина фәннәре кандидаты. Россия ветеринария хезмәткәрләре һөнәри берлеген оештыручыларның берсе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Табиб (у) чираттагы пациент белән

1962 елның 6 июнендә Уфада табиблар гаиләсендә туган. ВЛКСМ ның 15 еллыгы исемендәге дәүләт медицина институтын (1985), Мәскәүдә ЦОЛИУВта аспирантура (1992) тәмамлаган. Чит илдә (Утрехт, Һолландия) ветеринария буенча махсуслашу үткән. Уфада 10- санлы шәһәр клиникасында ординатура, Мәскәүдә ЦОЛИУВ микрохирургия кафедрасында (проф. В.С. Крылов җитәкчелегендә) клиник ординатура (1997) үтә. 1993 елда «Хроник вена җитенкерәмәве шартларында тирән веналарның клапаннарын микрохирургия юлы белән төзәтү» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәттәге уңышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәүдә беренчеләрдән булып ветеринария клиникасы оештыра. Клиникада 8 000 уңышлы операция уздыра. Малларны дәвалау тәҗрибәсенә микрохирургия һәм яңадан үстерү алымнарын кертеп җибәрә. Йорт хайваннарын дәвалауда эндохирургия алымнарын куллана башлый. 1994 елда микрохирургия техникасын кулланып, йорт хайваннарында аяк күчереп утыртуны (реплантация) уңышлы башкара. Патентлары, махсуслашкан матбугат чараларында фәнни мәкаләләре бар.

Камил Галимов: «Йорт хайваннары тотучыларның күпчелеге бик тәрбияле, тәртипле кешеләр булуга игътибар итәм. Мөгаен, кешеләргә “кече туганнар” белән аралашуның уңай йогынтысы бардыр. Шуңа күрә хайваннарны коткару, алар турында кайгырту кешеләргә яхшырак, йомшак күңелле булырга ярдәм итә, дип уйлыйм. Үземнең дә бу эшкә катнашым булу белән мин бәхетле».[2]

Мавыгулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шигърият белән мавыга. «Салават уклары» (Стрелы Салавата) (2006) шигырьләр җыентыгы чыгарган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]