Канн фестивале

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Канн фестивале latin yazuında])
Алтын пальма ботагы

Халыкара Канн кинофестивале (фр. Festival international du film de Cannes) — һәр елның маенда Франциянең Канн шәһәрендә үткәрелүче кинематограф фестивале. Дөньяның иң иске һәм иң абруйлы[1] кинофестивале.

Беренче тапкыр фестиваль 1939 елда үткәрелергә тиеш иде. Ләкин аның ачылышына Икенче бөтендөнья сугышы комачаулады. Шуңа күрә беренче тапкыр 1946 елда үткәрелә. 1952 елдан бирле ел саен май аенда үткәрелә.

Фестивальдә бүләкләү берничә бәйге буенча бара:

  • Төп бәйге программасы
  • «Махсус караш» программасы
  • Кыскаметражлы фильмнар программасы
  • Синефондасьон

Татар фильмнарының фестивальдә әлегә катнашканы юк[2].

  • 1959 елда «Туган йорт» (Отчий дом) фильмы (реж. Лев Кулиджанов, баш рольдә Людмила Марченко) Канн фестивалендә катнашты.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]