Канопус
Кано́пус (лат. Canopus; Киль α, Киль альфасы, α Car) — күк йөзе көньяк ярымшарының Киль йолдызлыгындагы иң якты йолдызы. Күк йөзендә яктырыш буенча икенче йолдыз. Аның күренмә йолдызча зурлыгы −0,72m тәшкил итә.
Хасиятләр [үзгәртү]
Канопус — сарылы-аклы үтә зур йолдыз. Ул, «Гиппарх» астрометрия иярчене мәгълүматлары буенча, безнең Кояштан 310 яктылык елы ераклыкта урнаша. Аның массасы 8–9 Кояшныкына тигез, ә радиусы — Кояшныкыннан 65 тапкыр зуррак. Аның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан якынча 14000 тапкыр артыграк.
Күзәтүләр шартлары [үзгәртү]
Йолдызның көньяк авышы 53 градус диярлек тәшкил итә, шуңа күрә аны Төньяк ярымшарда тик төньяк киңлекнең 37 градусыннан көньяктарак күзәтергә була. Русиядә аны күрергә булмый, ә элек Советлар Берлеге территориясендә тик Төрекмәнстанның көньягында күреп алырга була.
Тарих һәм исемнәр [үзгәртү]
Аның гарәп исеме Сөһәйл (гарәп. سهيل сөһәйл — «күренекле»).
| Бу йолдыз турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |