Капелла (йолдыз)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Капелла системасының йолдызлары Кояш белән чагыштырганда

Капе́лла (лат. Capella — «кечкенә кәҗә»; Йөкче α, Йөкче альфасы, α Aur) — Йөкче йолдызлыгының иң якты йолдызы, күк йөзендә яктырыш буенча алтынчы йолдыз. Бу сары зур йолдыз Җирдән 42 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Йолдыз системасы[үзгәртү]

Капелла — бу дүртле йолдыз. Системаның үзәгендә тыгыз (спектр) куш йолдыз тора. Ул ике G спектр сыйныфылы 77 һәм 78 Кояшныкы яктыртучанлыгы белән зур йолдыздан гыйбарәт. Алар бер-береннән 100 млн. км (2/3 а.б.) торалар һәм гомуми масса үзәге тирәсендә 104 көн эчендә әйләнәләр. Беренче тоныграк әгъза Капелла Aa — кызыл зур йолдыз, аның эчендә гелий януы башланган инде. Икенче яктырак әгъза Капелла Ab исә «Герцшпрунг буш урынында» — йолдызлар эволюциясе күчү стадиясендә тора, аның эчендә водородтан гелийны термик төш синтезы беткән инде, әмма гелий януы әле башланмаган. Капелла — гамма-нурланыш чыганагы.

Бу куш йолдыз тирәсендә бер яктылык елы эчендә аның иярчене — ике кызыл кәрлә йолдыздан гыйбарәт куш йолдыз әйләнә.

Тарих һәм исемнәр[үзгәртү]

Йолдызның латинча исеме Capella — «кечкенә кәҗә» лат. Capra — «кәҗә» сүзеннән, чөнки гадәттә Йөкченең сул иңбашында кәҗә сурәтләнгән. Борынгы греклар карашлары буенча бу Зевсны ашатып үстерүче кәҗә Амалтеяның чагылышы. Йолдызның гарәпчә исеме бар — Әлһайут (гарәп. العيوقәл-‘әййуқ). Аның мәгънәсе ачык түгел, бәлки ул бор. грек. αίξ аикс (грек. Αίγα аига) — «кәҗә» сузенең гарәпләштерелгән формасы. Шулай ук Әл-Ракыйб[1] һәм Әл-Гайюк әл-Сөрәйя исемнәре йөртә.

Моны да кара[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Ракыйб — күзәтүче, күзәтеп (көтеп) торучы. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 476.