Караганда
|
Караганда
|
Караганда (каз. Қарағанды) — Казакъстанда урнашкан шәһәр, Караганда өлкәсе үзәге. Казахстанның сәнәгый, мәдәни һәм фәнни үзәкләренең берсе.
Зурлыгы буенча ул Алматы, Астана һәм Чимкент шәһәрләреннән соң дүртенче урында.
Унтугызынчы гасырда далада күмер табыла, тора-бара бирегә урыслар килеп күмер табу белән шөгыльләнә башлаган, соңыннан аларга француз һәм инглиз эшкуарлары кушылган. Күмер табу киң җәелә башлагач, 1931 елда Караганды эшчеләр бистәсе төзелә. 1934 елның 10 февралендә Караганда шәһәр статусын ала. Биредә казах, урыс, татар, украин, нимес, кореялы, белорус, әзербайҗан, үзбәк, калмык, чәчән һәм башка милләтләрдән торучы ярты миллион кеше яши.[1]
Җәй эсселеге һәм корылыгы белән аерылып торса, кышкы температура минус 30 градуска кадәр җитә, көзләр гадәттә бик яңгырлы килә. Вакыт исә Мәскәүдән ике сәгатькә алда бара.
Караганды шәһәре үзенең шахталары һәм АЛЖИР, Карлаг дигән лагерьлары белән дә мәгълүм. Биредә А. Солженицын, Н.Заболоцкий, Л.Гумилев кебек күренекле шәхесләр “утырган”.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|