Карел муентыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карел муентыгы latin yazuında])

Карел муентыгы (рус. Карельский перешеек, фин. Karjalankannas) — Балтыйк диңгезенең Фин култыгы белән Ладога күле арасындагы муентык. Аның көньяк чиге булып Нева елгасы санала, төньяк чигә исә ВыборгЛенинград өлкәсе-Карелия чиге сызыгы буенча үтә.

Җир өсте гнейс, грәнит, бозлык, күл-бозлык утырмалардан тора. Уртача биеклек 50 м (иң биек урыны — 205 м). Бозлык нәтиҗәсендә хасил булган күлләр күп. Ылыслы урманнар белән капланган.

Күп сулы Вуокса елгасы кисеп үтә. Фин култыгы яр буендагы курортлар (Сестрорецк, Зеленогорск, Репино, Солнечное һ.б.) бар. Туризм үсеш алган. 17 гасыр башыннан Швеция составында булган. 1721 елда Россия империясенә кушылган. 1918—1940 елларда Карел муентыгының зур өлеше Финляндия составында булган. 1940 елдан ССРБ (РСФСР) составында.