Кариб диңгезе
Кари́б диңгезе́ (исп. Mar Caribe, ингл. Caribbean Sea, фр. Mer des Caraïbes, нидерл. Caraïbische Zee, папьям. Laman Karibe) - Атлантик океанга кергән, көнбатыштан һәм көньяктан Урта һәм Көньяк Америка белән, ә төньяктан һәм көнчыгыштан Зур һәм Кече Антил утраулары белән чикләнгән, яртылаш ябык диңгез. Төньяк-көнбатышта Юкатан бугазы аша Мексикан култыгы белән тоташа, ә көньяк-көнчыгышта исә Панам каналы аша Тын океан белән тоташа.
Кариб диңгезе 9° һәм 22° т.к. һәм 89° и 60° көнбатыш озынлыгы арасында урнашкан. Аның якынча мәйданы - 2 753 000 км². Көньякта ул Венесуэла, Колумбия һәм Панама илләрен, көнбатышта Коста-Рика, Никарагуа, Гватемала, Белиз һәм Юкатан дип исемләнгән мексикан ярымъутрауны, төньякта Куба, Гаити, Ямайка һәм Пуэрто-Рико илләрен, ә көнчыгышта исә Кече Антил утрауларның илләрен юа.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Исем һәм тарих
[үзгәртү] Рельеф
[үзгәртү] Климат
[үзгәртү] Флора һәм фауна
[үзгәртү] Экология
[үзгәртү] Икътисади мөһимлек
[үзгәртү] Мәдәният
[үзгәртү] Моны да карагыз
[үзгәртү] Сылтамалар