Карл Дөниц

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Карл Дөниц
Karl Dönitz
Bundesarchiv Bild 146-1976-127-06A, Karl Dönitz.jpg
Туу датасы

16 сентябрь 1891(1891-09-16)

Туу урыны

Берлин, Алман империясе

Үлем датасы

24 декабрь 1980(1980-12-24) (89 яшь)

Үлем датасы

Аумүле, ФРГ

Иялек

Алман империясе
Веймар республикасы
Өченче Рейх

Хезмәт еллары

1910—1945

Дәрәҗә

гросс-адмирал

Сугышлар/бәрелешләр

Беренче бөтендөнья сугышы
Икенче бөтендөнья сугышы

Имза

Dönitz Unterschrift.jpg

Карл Дөниц (алман. Karl Dönitz аудио ; 16 сентябрь 1891(18910916), Берлин, Алман империясе — 24 декабрь 1980, Аумүле, ФРГ) — алман дәүләт һәм хәрби эшлеклесе, гросс-адмирал (1943 елдан). су асты флоты сәргаскәре (1935—1943), Алмания хәрби-диңгез флотының баш сәргаскәре (1943—1945), 1945 елның 30 апреленнән 23 маена кадәр — Алмания президенты һәм Алмания кораллы көчләренең баш сәргаскәре.

Биография[үзгәртү]

Инженер-оптик гаиләсендә туган. 1910 елда гимназияне тәмамлагач, хәрби-диңгез флотына кадет буларак хезмәткә керә.

Беренче бөтендөнья сугышы[үзгәртү]

«Бреслау» крейсерында хезмәт иткән (1918 елда ул минада шартлатылган). 1916 елда ул су асты хезмәт итүчегә яңадан укытуны үткән. 1918 елда суасты көймәсе командиры булып билгеләнгән. 1918 елның октябрендә көймә тирәнлек бомбасы белән һөҗүм ителгән, экипаж көймәне ташлап киткән һәм пленга бирелгән.

Сугышлар арасында[үзгәртү]

1919 елның июльдә британ әсирлегеннән кайта, яңадан хәрби-диңгез хезмәткә керә, 19201923 елларда — миналар йөртүче командиры. 1923 елдан — хәрби-диңгез инспекциясендә суасты флоты идарәсенең киңәшчесе. 1930 елданТөньяк диңгез районы штабының өлкән офицеры. 1934—1935 елларда — «Бреслау» крейсеры командиры.

1935 елда Алманиянең «Веддиген» 1-нче суасты флотилиясе командиры вазифасын билгеләнгән.

Икенче бөтендөнья сугышы[үзгәртү]

1939 елдан — суасты флоты сәргаскәре. 1943 елның 30 октябреннән — гросс-адмирал, Алмания хәрби-диңгез флотының баш сәргаскәре.

Президент[үзгәртү]

Карл Дөниц Нүрнберг трибуналы утырышында (икенче рәттә, сулдан беренче)

1945 елның 29 апрелендә Адольф Һитлер үз «Сәяси васыятьнәмә»сендә Дөницны үзенең варисы итеп президент һәм баш сәргаскәр вазифасына билгеләнгән.[1] Дәүләт башлыгы булгач, 2 маенда үз резиденцияне Фленсбург шәһәренә күчерә; шул ук көндә Алманиянең яңа хөкүмәтне оештырган (башлыгы — Лүдвиг Шверин фон Крозиг). 7 маенда Дөниц вәкилләре Алмания капитуляциясе турында актны имзалыйлар. 8 маенда совет тарафы таләбе буенча фелдмаршал Кейтель капитуляция актын кабаттан имзалый.

23 майда Дөниц хөкүмәте американнар тарафыннан тулы составда кулга алына; ул үзе, халыкара трибунал алдына килеп басу өчен, Нүрнбергка озатып җибәрелә. Трибунал тарафыннан Дөниц 10 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем ителгән.

Сугыштан соң[үзгәртү]

1956 елда иреккә чыккан һәм гомернең калган өлешне Аумүле авылында үткәргән. 1980 елның 24 декабрендә йөрәк өянәгеннән вафат булган. 1981 елның 6 гыйнварында Вальфридхоф зиратында хәрби хөрмәтләрсез күмелә.

Галерея[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]