Карл Фукс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Карл Фукс

К. Фукс портреты, рәссамы Л.Д. Крюков (1828)
Тулы исеме Karl Friedrich Fuchs
Һөнәре табиб
Туу датасы 6 сентябрь 1776(1776-09-06)
Туу җире Гессен, Һерборн
Ватандашлыгы Гессен байрагы Русия империясе байрагы
Милләте алман
Үлем датасы 12 апрель 1846(1846-04-12) (69 яшь)
Үлем җире Казан

Карл Фукс (алман. Karl Friedrich Fuchs, рус. Карл Фёдорович Фукс, Karl Fuks (Kirill: Карл Фукс; äytäleş: Karl Fuks; Urısça: Карл Фёдорович Фукс), 1776-1846) – алман табибы, ботаник, этнограф, тарихчы, археолог һәм нумизмат. Медицина докторы (1798). 1805 елдан – профессор, 1823-27 елларда Казан университеты ректоры.

табиб, этнограф һәм төбәк тарихчысы.

К. Фукс 1776 елның 6 (18) сентәбрендә Нассау кенәзлегендәге, Һерборн шәһәрендә туа. Аның атасының, Һерборн академиясендә дин өйрәтмәләре профессорының 21нче баласы була. Башлангыч белемне ата-анасыннан ала. 1793 елда Фукс Һерборн югары һөнәр мәктәбенә (академисенә) укырга керә. Ул төрле медицина фәннәреннән лекцияләр тыңлый башлый, ләкин алар белән тулырак танышу ике ел дәверендә үз чоры өчен Аурупаның иң яхшы уку йортларыннан саналган Гөттинген университетында укылган вакытында була. 1798 елда К. Фукс Марбург университетында медицина һәм хирургия докторы дәрәҗәсе ала.

1800 елдан Русиядә, 1805 елдан Казан университеты профессоры, ректоры (бүленеп, 1823-27). Казан татарларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен беренче өйрәнүчеләрдән. Хезмәтләре медицинага, Казан тарихына, татар, чуашлар, башкортлар, мордваларның мәдәнияте һәм этнографиясенә карый.

Истәлеге[үзгәртү]