Катаракта

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Катаракта latin yazuında])
Катаракта
Сурәт
Зыян китерә кеше, имезүчеләр, сөйрәлүчеләр, кошлар, умырткалылар һәм балыклар
Саклык белгечлеге офтальмология
Симптомнар Күрү начарлану[1], блик[d] һәм диплопия[d][1]
Диагностика юллары проверка глаз[d]
Дәвалау юллары Интраокуляр линзалар, cataract glasses[d] һәм Экстракапсуляр катаракта экстракциясе[1]
Генетик бәйләнеш GJA8[d][2]
ICD-9-CM 366.8[3]
ICPC 2 идентификаторы F92
NCI Thesaurus идентификаторы C26713
 Катаракта Викиҗыентыкта
Катаракта
Катарактаның таралган ут белән яктыртканда зурайтылган күренеше
МКБ-10 H2525.-H2626., H2828., Q12.012.0
МКБ-9 Калып:ICD9
DiseasesDB 2179 2179
MedlinePlus 001001 001001

Катаракта, катаракт (диал), кылау (күзне яры каплау) (cataracta; гр. katarrhaktes шарлавык) — күз ясмыгы һәм яки аның капсуласы өлешчә яки тулысынча тоныкланганда күзәтелә торган күз чире.

Катаракта гадәттә ике төрле: ярысы үсми торган, ярысы үсә торган була. Беренчесе тумыштан килә, яры ясмыкның төрле өлкәсендә һәм төрле формада була. Ярысы үсә торганы — төрле сәбәпләрдән: күзнең зарарлануыннан, ясмыкның бозылуыннан башлана. Бу төр катаракта организм төрле үзгәрешләр кичергәндә барлыкка килә.

Гадәттә, 60-тан узган кешеләрнең ясмык читләре тоныклана башлый. Ул томан башта күрүгә комачауламый, күрү сәләте кимү артык сизелми. Мондый катарактаны өлгереп җитмәгән катаракта дип атыйлар. Әмма чир көчәйгәннән-көчөя, ниһаять, яры, аксыл-соры төскә кереп, бөтен ясмыкны томалый, кеше яктыны караңгыдан аерыр хәлдә генә кала, тирә-юньдәге җан ияләрен һәм әйберләрне бөтенләй күрми. Монысы – катарактаның өлгереп җитү билгесе.

Ясмыкны элекке хәленә кайтарырдай дарулар юк. Чит илләрдә дә, Рәсәйдә дә андый дарулар әлегә әзерләнә генә. Табиблар чирли башлаган кешегә күз тамчылары тәкъдим итәләр. Даруханәдә рецепт буенча бирелгән ул тамчылар составында витаминнар, ферментлар, кальций, калий, натрий кебек микроэлементлар була. Чит илләрдән кайтарылган дарулар да бар. Офтаринт, Офтан-Катахром, витафакол, витайодурол, сенкаталин, квинакс — әнә шуларның кайберләре. Аларны тамызу ясмыкның туендыруын яхшырта, ярының үсүен тоткарлый.

Халык медицинасы исә түбәндәге дәвалау чараларын кулланырга киңәш итә.

• Әче әремне ваклап, кайнар су белән пешекләп җылы көенчә күзгә ябарга. Моны көненә 1-2 тапкыр эшләргә кирәк. Дәвалау вакыты — 25-30 көн.

Тайтояк (копытень) үләнен кайнар су белән пешекләп, изеп, яры каплаган күзгә ябарга. Согын сыгып, иртән һәм кичен күзгә тамызу тагын да файдалырак.

• Иртән һәм кичен 2-шәр тамчы балык мае тамызу күзне яры каплаудан саклый.

• Шушы ук максатта бал тамызу да урынлы. Балны кайнар суда эретеп көн саен 1-2 тамчы тамызырга мөмкин. Бал суын алдан хәзерләп суыткычта саклап була. Әбугалисина тәкъдим иткәнчә аны болай әзерлиләр: бер өлеш балны 2 өлеш су белән кушып әкренләп кайнаталар, өскә чыккан күбекне җыеп баралар. Күбек чыгу беткәч, калган суны шешәләргә салып куялар да кирәге чыккан саен күзгә тамызалар.

Ләкин дарулар, халык дәвалары ясмыкның тоныклануын туктата алмый, көннәрнең берендә кеше барыбер начар күрә башлый.

Хәзерге көндә катарактаның җитлегүен көтеп тормаска да була. Өлгереп җитмәгән катаракталарны да операция ясап алу инде гамәлгә кереп бара. Яры баскан ясмыкка операция ясау безнең илдә 1960 елларда башланды.

Гадәттә, ясмык бөтен оясы белән бергә алына. Әмма арткы һәм хәтта алгы бүлемнәрне калдыру ысулы да бар. Бу вакытта ясалма ясмык (ИОЛ, әбиләр аны хрусталь дип атарга ярата, ләкин чын хрусталь белән аның бәйләнеше юк) шул бүлемнәр эченә җиңел кереп утыра.

Ясмыкны алгач, кеше үтәкарауга әйләнә. Өстәмә линзадан башка күзнең күрүен яхшыртып булмый. Мондый чакта кешегә я күзлек киертәләр, я ялганма линза, я ясалма ясмык (ИОЛ) куялар. Шуларның кайсы әйбәтрәк икән дигән сорау туа, әлбәттә. Бу инде күз тукымаларының нинди хәлдә булуына бәйле. Кешенең нинди авырулар белән чирләвен дә исәпкә алу зарур. Мәсәлән, шикәр чире кешегә, аның организмы чит әйберне өнәп бетермәвен исәпкә алганда, күзлек кию яхшырак.

Ясалма ясмык (ИОЛ) кую катлаулы операция түгел. Күпчелек очракта моны урынлы наркозда башкаралар, ә кайберәүләргә аны гомуми наркоз астында куялар. Бөтен эш 30-40 минутта төгәлләнә. 80-90 яшьлек картлар да операцияне җиңел кичерә һәм яңа ясмыкка тиз ияләшә.


Картлык катарактасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Субкапсуляр катаракта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алгы субкапсуляр катаракта ясмык капсуласы астында урнаша һәм ясмык эпителиенең фиброз метаплазиясе белән бәйле. Арткы субкапсуляр томанлану шундук арткы капсула алдында урнаша һәм вакуольләр, гранулалар яки төерчәләр кебек була, алар биомикроскоп белән кыек яктыртканда күренә (рәс. 12.1а), ә ретроиллюминациядә алар кара була (рәс. 12.1б).Үзәктә урнашу өчен арткы капсуладагы томанланулар төшле яки кабык катарактасына караганда күбрәк дәрәҗәдә күрүгә йогынты ясый. Еракка караганда якындагы әйбергә күрү ешрак күбрәк дәрәҗәдә начарлана. Чирлеләр якынаючы машина яктылыгында яки якты кояшта барлыкка килгән миозда начаррак күрә.

Төшле катаракта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төшле катаракта гадәти барган ясмык төшенең яшькә бәйле үзгәрешләре шартларында үсеш ала. Ул төшнең рефракцион индексы өчен миопия яки сфера аберрацияләре арту белән бәйле. Нәтиҗәсендә кайбер өлкән яшьтәгеләр яңадан күзлексез укый башлый («картның икенче күрүе»). Башлангыч стадияләрдә төш склерозы урохромлы тут утырмасы өчен саргылт төс белән сыйфатлана. Бу катаракта төре биомикроскоп белән кыек яктыртканда яхшырак күренә (рәс. 12.1в), әмма ретроиллюминациядә түгел (рәс. 12.1г). Үсеш барышында төш көрән була (көрән катаракта). Мондый катаракталар тыгыз була һәм хирургик дәвалауга дәлил санала.

Кабык катарактасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кабык катарактасы кабыкның алгы, арткы һәм экваториаль өлешен иңли ала. Бу томанланулар башта кабык гидратациясе өчен ясмык җепселләре арасында ярыклар (рәс. 12.2а) һәм вакуольләр (рәс. 12.2б) кебек күренә. Соңыннан томанланулар чөйсыман яки радиаль урнашкан энәсыман була (рәс. 12.2в, г); гадәттә алар аскы-борын квадрантында башлана. Кабык томанланулары белән авырулар яктылык чәчелеше өчен еш кабыну барлыкка килүгә зарлана.

Чыршысыман катаракта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыршысыман катаракта сирәк очрый һәм кабык яки төшнең тирән катламнарында «инә» кебек күпсанлы полихроматик утырмалар белән сыйфатлана (рәс. 12.2д, е). Утырмалар аерым һәм шулай ук башка томанланулар белән бергә була ала.

Катарактаның җитлегү дәрәҗәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Ясмыкның өлешчә томанланулары белән өлгермәгән катаракта.

2. Тулаем ясмык томанланулары белән өлгергән катаракта (рәс. 12.3а).

3. Өлгереп беткән катарактаның ясмык матдәсеннән сыекча үтеп чыгу өчен алгы капсуласы җыерчыклана (рәс. 12.3б).

4. Моргагниан катаракта — кабык сыеклану белән өлгереп беткән катаракта, бу төш төшүенә китерә (рәс. 12.3в, г).

Системалы чирләрдә катаракта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диабет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диабет (24 нче бүлекне кара) катарактадан кала рефракция индексы һәм аккомодация амплитудасы үзгәрешенә китерә ала.

1. Классик диабет катарактасы сирәк очрый. Гипергликемиядә сулы сыекчада глюкоза тупланышы арта, ул ясмыкка үтеп керә һәм альдозоредуктаза йогынтысында сорбитолга әйләнә һәм ясмыкта туплана. Бу ясмык матдәсенең икенчел осмослы гипергидратациясенә китерә. Җиңел формасында сүлдәге глюкоза дәрәҗәсенә карап рефракция индексы тирбәлеше мөмкин (миопиягә китерүче гипергликемия). Капсуланың үтә күренмәле вакуольләре соңыннан чагылган томанлануларга әйләнә.

Классик диабет катарактасы кабыкта лачаусыман томанланулардан тора (рәс. 12.4а) һәм диабет белән яшь авыруларда очрый. Ул үзеннән-үзе суырыла яки берничә көндә өлгерә ала.

2. Диабет белән авыруларда картлык катарактасы алданрак үсеш ала. Төшнең көчәюче томанлануы хас.

Миотонияле дистрофия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Миотонияле дистрофия белән якынча 90% авыруда гомернең 3 дистәсендә (24 нче бүлекне кара) нәфис кабыклы нурлы томанланулар үсеш ала, алар күрүгә йогынты ясамый. Гомернең 5 нче дистәсендә алар чагылган күрү начарлану белән «йолдыз» формасындагы арткы субкапсуляр катарактага әйләнә (рәс. 12.4б). Кайвакытта миотонияле дистрофия миотония үсеш алганчы барлыкка килә ала.

Атопияле дерматит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыр атопияле дерматит (24 нче бүлекне кара) белән якынча 10% авыруларда катаракта гомернең 2-4 дистәсендә үсеш ала. Томанлану ешрак ике яклы һәм тиз өлгерә. Җыерчыкланган алгы капсула белән калкансыман тыгыз алгы субкапсуляр катаракта хас (рәс. 12.4в, г). Катлауланган катарактаны хәтерләткән арткы субкапсуляр томанланулар барлыкка килә ала.

II типтагы нейрофиброматоз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

II типтагы нейрофиброматоз (24 нче бүлекне кара) субкапсуляр яки арткы кабык томанланулары белән бергә бара.

Икенчел катаракта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икенчел (катлауланган) катаракта төрле беренчел күз чирләре нәтиҗәсендә үсеш ала.

Хроник алгы увеит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хроник алгы увеит — икенчел катарактаның иң еш сәбәбе. Катаракта үсеш ешлыгы күз эчендәге ялкынсыну барышының дәвамлыгы һәм активлыгына бәйле, бу «кан — сулы сыекча» һәм «кан — пыяласыман җисем» киртәсенең дәвамлы бозылуына китерә. Стероидларны урынлы яки системалы куллану шулай ук мөһим шарт санала. Башлангыч күренешләренә ясмыкның арткы котып өлкәсендә полихроматик ялтыравык керә (рәс. 12.5а), ул увеитны туктаткан очракларда көчәймәскә мөмкин. Ялкынсынулы барыш дәвам итсә, алгы һәм арткы капсула (рәс. 12.5б) томанланулары көчәя һәм өлгерә ала. Арткы синехияләр булганда ясмык томанлануы тизрәк үсеш ала.

Ябык почмаклы глаукоманың кискен өянәге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ябык почмаклы глаукоманың кискен өянәге зур булмаган аксыл-соры субкапсуляр яки бәбәк өлкәсендә капсуляр томанлануларга китерә ала (рәс. 12.5в, г). Алар ясмык эпителиеның урынлы инфарктларыннан гыйбарәт һәм ябык почмаклы глаукоманың кискен өянәге кичерүенең үзенчәлекле билгесе санала.

Югары дәрәҗәдәге миопия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ясмыкның арткы субкапсуляр томанланулары һәм төшнең иртә склерозы белән югары дәрәҗәдәге миопия (катлауланган) миопия рефракциясен арттыра ала. Ләкин гадәти миопия мондый катаракта үсеше белән бармый.

Күз төбенең нәселле дистрофияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күз төбенең нәселле дистрофияләре, шулардан пигментоз ретинит, тумыштагы Лебер амаврозы, бормалы атрофия, Стиклер синдромы арткы капсула томанланулары белән бергә бара ала (18 нче бүлекне кара). Катаракта экстракциясе кайвакыт челтәркатлауның шактый үзгәрешләре булса да күрү үткенлеген яхшырта ала.

КАРТЛЫК КАТАРАКТАСЫН ДӘВАЛАУ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Операция алдыннан әзерлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хирургия дәвалавына дәлилләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Күрүне яхшырту һәр очракта төрле карашка карамастан, катарактаның хирургик дәвалавының төп максаты санала. Катарактаның үсеш дәрәҗәсе көндәлек тормыш сыйфатын киметүгә китергән очракта гына операция күрсәтелә. Авыру машина йөртергә яки эшләргә дәвам итәргә теләсә, күрү мөмкинлекләре кирәкле дәрәҗәдән кимү хирургик дәвалау кирәклегенә китерә.

2. Операциягә медицина дәлилләре катаракта күз халәтенә зарарлый башлагач барлыкка килә, мәсәлән факолитик яки факоморфлы глаукомада (13 нче бүлекне кара). Хирургик дәвалау шулай ук күз мохите ачыклыгын арттыру кирәк булганда бергә булган һәм күзәтү һәм дәвалау таләп иткән күз төбендәге патологиядә (мәсәлән, диабет ретинопатиясендә) күрсәтелә.

3. Матурлык дәлилләре бик сирәк. Мәсәлән, бәбәк өлкәсендә табигыйлыкны кайтару өчен күрмәгән күздә өлгергән катарактаны кисеп алу.

Операциягә кадәр тикшерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хирургик дәвалауга юнәлтелгән авыруның гомуми медицина тикшеренүеннән кала, җентекләп офтальмологик тикшеренү үткәрергә кирәк.

1. Күрү үткенлеге. Күпчелек авыруларда күрү үткенлеген Снеллен җәдвәлләрендә билгелиләр, әмма бу бик төгәлсез ысул, чөнки югары контрастлы күрү генә тикшерелә гадәттә караңгы бүлмәдә. Контраст сизгерлек җәдвәлләре һәм/яки LogMAR күрү эшчәнлеге үлчәвен куллану күрү сыйфатын бәяләгәндә төгәлрәк мәгълүмат бирә (1 нче бүлекне кара). Яктылыкны тоюга сынау, бу очракта җәдвәлләрне ялтыраган яктылык чыганагы аша күрсәтәләр, шулай ук авыруның күрү сыйфаты буенча өстәмә мәгълүмат бирә.

2. Күзне ябу-ачу сынавы. Гетеротропия шулай ук амблиопия турында аңлата ала, бу очракта күрүгә фаразны сак бирәләр, ә күрү яхшырган очракта диплопия үсеше мөмкин.

3. Бәбәк рефлексы. Катаракта беркайчан да афферентлы бәбәк кимчелегенә китерми, шуңа аны ачыклау өстәмә патология турында аңлата, бу күрүгә карата операциянең нәтиҗәсенә йогынты ясый ала.

4. Күзнең өстәмә аппараты. Дакриоциститлар, блефаритлар, хроник конъюнктивитлар, лагофтальм, кайтарылу, бөгелү һәм яшь пәрдәсе бозылу эндофтальмитка алшартлы була ала һәм операциягә кадәр нәтиҗәле дәвалау сорый.

5. Мөгезкатлау. Киң картлык дугасы яки строма томанланулары операциянең уңай нәтиҗәсен шиккә куя ала. «Тамчылы» мөгезкатлау (cornea guttata) эндотелиаль күзәнәкләр кимүенә һәм аларның операциядән соң икенчел декомпенсациясе мөмкинлеген күрсәтә. Бу очракларда операция вакытында эндотелийны яклау өчен саклау чарасы буларак вискоэластик кулланалар (алга таба кара). Эндотелиаль күзәнәкләрнең шактый кимүе белән авыруларга бер үк вакытта үтәли кератопластика үткәрү мөмкин. Авыру теләге буенча операция шулай ук күзлек киюдән азат итүгә юнәлсә, булган мөгезкатлау астигматизм күләмен үлчәргә кирәк. Астигматизмны төзәтү карарын авыру белән бергә кабул итәргә кирәк.

6. Алгы бүлек. Алгы камера сайлыгы катаракта экстракциясе башкаруында авырлыкка китерә. Псевдоэксфолиацияләр зонуляр аппарат көчсезлеге һәм операция вакытында мөмкин булган проблемалар турында аңлата. Начар киңәюче бәбәк шулай ук операцияне катлауландыра. Бу операциягә кадәр мидриатикларны киеренке куллануга, капсулорексис алдында ниятләнгән бәбәк киңәйтүенә яки камера эченә мидриатиклар кертүгә нигез санала. Күз төбеннән көчсез рефлекста капсулорексисны башкару куркыныч, шуңа күрә капсуланы буяу киңәш ителә, мәсәлән зәңгәр трипанлы белән.

7. Ясмык. Катаракта төре да әһәмиятле. Төшле катаракталар кабыклыдан аермалы буларак тыгызлык белән аерыла һәм факоэмульсификациядә күбрәк көч таләп итә. Төш төсе катаракта яшенә бәйле һәм стадиягә карап үзгәрә: үтә күренмәле — соры — соргылт сары — гәрәбә — көрән — кара. Караңгы төсмердәге күпчелек ясмыклар иң тыгыз санала.

8. Күз төбе. Күз төбе патологиясен ачыклау, мәсәлән яшькә бәйле макуляр дегенерация, азактагы күрү үткенлегенә йогынты ясый ала. Бик тыгыз катаракта очрагында офтальмоскопияне ультратавышлы эхографиягә алмаштырырга була.

Биометрия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ясмык экстракциясе күз рефракциясен якынча 20 дптр үзгәртә. Афакияле күз югары дәрәҗәдәге гиперметропиягә ия, шуңа хәзерге катаракта хирургиясенә хирургик ысул белән кисеп алынган ясмык урынына интраокуляр линза кертү керә. Биометрия операциядән соң кирәкле рефракция алу өчен линзаның оптик көчен исәпләргә мөмкинлек бирә. Гадиләштергән очракта биометрия ике шартны исәпли: (а) кератометрия яки мөгезкатлауның алгы өслегенең кәкрелеге (иң текә һәм иң яссы меридианнар), ул диоптрияләрдә яки кәкрелек радиусының миллиметрында чагыла; (б) күчәр озынлыгы, ул күзнең алгы-арткы өлешен үлчәүдә билгеләнә (миллиметрларда). Күчәр озынлыгын үлчәүдә ике төп ысул бар.

1. Ультратавышлы биометрия, А-сканлау. Ультратавышлы дулкын күз аша үтеп, күз эчендәге төзелешләрдән чагылган вакытны үлчи. Биометрия туры ялганма (рәс. 12.6а) яки сулы термостат кулланып төгәлрәк була ала. Дисплейда күз эчендәге төзелешләр һәм мөгезкатлауның алгы өлешеннән челтәркатлауга кадәр аралык күрсәтелә. Чагылышның максималь мәгънәсен алу өчен тавыш нуры күрү күчәре юнәлешенә карарга тиеш. Һәр мәгънә оч буларак осциллоскопия экранында чагыла (рәс. 12.6б). Төгәл нәтиҗәләрне алу өчен билгеле күнекмәләр кирәк.

2. Zeiss lOLMaster (рәс. 12.6в) — ике өлешчә когерент коаксиаль лазерлы нурлар кулланганда интерферент модель алу белән контактсыз ысул (өлешчә когерент инферометрия) Үлчәүне башкару катлаулы түгел (рәс. 12.6г) һәм ультратавышлы биометриягә караганда әзрәк күнекмәләр таләп итә. IOLMaster — тулы биометрик система, аның ярдәмендә шулай ук кератометрия башкарырга, алгы камера тирәнлеген, ясмык калынлыгын үлчәргә һәм формулалар буенча ИОЛ көчен исәпләп була. Нәтиҗәләрне саклау мөмкинлеге һәм А-константа чынлыгын тикшерү икенче файдалы үзенчәлеге санала. Ультратавышлы кератометрия афакия, псевдоафакия һәм силикон керткәндә мөмкин, әмма тыгыз арткы субкапсуляр томанланулар булганда авырлыклар була ала.

3. Формулалар буенча ИОЛ көчен исәпләү. Операциягә кадәр фаразлар төгәллеген җайлау өчен күпсанлы формулалар ясалган, аларда алгы камера тирәнлеге һәм шәхси хирургик факторлар кебек өстәмә шартлар бар.

4. Шәхси А-константа — бу ИОЛ'ны төгәл исәпләү барышы. Ул 20 диярлек уртача статистик күзләрнең А-константасын исәпләгәндә чыгарылган. Күпчелек хәзерге биометрия аппаратлары бу шартны куллана. Күзәткәндә күбесенчә тайпылыш +1 дптр, нәтиҗәне яхшырту өчен икенче шәхси А-константаны кулланалар.

Операциядән соң рефракция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эмметропия операциядән соң иң кулай рефракция варианты санала: күзлек якындагы әйберләр белән эшләү өчен генә кирәк, чөнки ИОЛ аккомодациягә ия түгел. Тәҗрибәдә күпчелек хирурглар биометрия ялгышыннан качу өчен рефракцияне түбән дәрәҗәдәге миопиягә кадәр исәпли (якынча - 0,25 дптр). Күпчелек авырулар өчен түбән дәрәҗәдәге миопия кулайрак һәм операциядән соң гиперметропия белән чагыштырганда өстенлеккә ия, соңгысында якындагы һәм ерактагы әйберләр белән эш итү өчен аерым күзлек кирәк булу белән бәйле һәм бу уңайлы түгел. Операциядән соң рефракцияне исәпләгәндә икенче күз үзенчәлеген исәпкә алырга кирәк. Икенче күзгә югары рефракциядә төзәтү кирәк булса һәм операция анда күрсәтелмәсә, беренче күзнең операциядән соң рефракциясе бинокуляр туры килмәү белән проблемалар булмасын өчен 2 дптр чигендә булырга тиеш. Югары дәрәҗәдәге аметропиядә авыруга ике күздә дә эмметропиягә ирешү өчен икенче күзнең рефракцион линзасын алмаштырырга тәкъдим итәләр. Кайбер авыруларга монокүрү варианты туры килә, бу очракта иярчен күз миопияле -2,0 дптр, бу аларга укырга мөмкинлек бирә, ә баш күз эмметропияле була. Хәзерге вакытта операциядән соң күзлекләрдән бөтенләйгә азат ителергә теләгән авыруларга мультифокаль линзалар бар. Бу нәтиҗәгә ирешү өчен операциягә кадәр мөгезкатлау астигматизмын төзәтү соравын карарга кирәк.

Анестезия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күбесенчә катаракта хирургиясен урынлы анестезия (УА) астында үткәрәләр, әмма гомуми анестезия балаларга, психик яктан зәгыйфь һәм неврологик какшаулар белән авыруларга күрсәтелә.

1. Перибульбар анестезия — иң таралган УА төре. Аны тире яки конъюнктива аша 25G инәсен кулланып башкаралар (рәс. 12.7а, б).

2. Субтенон анестезия — конъюнктива һәм тенон капсуласындагы тишек аша лимбтан 5 мм субтенон аралыкка тупас очлы канюляны үткәрү (рәс. 12.7в). Анестетикны күз алмасының экваторы янына кертәләр (рәс. 12.7г). Әйбәт йогынты һәм минималь өзлегүләргә карамастан бу очракта акинезия гел булмаска мөмкин.

3. Урынлы камера эчендәге анестезияне гадәттә гидродиссекция вакытында тамчылар яки гель (проксиметакаин 0,5%, лидокаин 2%) белән беренчел өске өшетүдән соң алга таба камера эченә консервантсыз сыеклатылган лидокаин 1% кертеп башкаралар.Анальгезия булса да, авыруны бу чын анестезия булмаганы турында кисәтергә кирәк, чөнки тактиль сизгерлек саклана. Өстәвенә, акинезия булмау авыруларга карашны төбәргә мөмкинлек бирә.

Операция вакытындагы өзлегүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Катаракта буенча операциядә өзлегүләр һәр адымда барлыкка килә ала. Бу катаракта хирургиясе китабы булмагач, кайбер мөмкин булган өзлегүләр генә саналып чыгачак.

Арткы капсула ертылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арткы капсула ертылу — шактый җитди өзлегү, чөнки пыяласыман җисем югалтуы, ясмык кисәкчәләре артка күчү һәм сирәгрәк — экспульсив кан агу белән бара ала. Туры килмәгән дәвалауда пыяласыман җисем югалтуының ерак нәтиҗәсенә өскә тартылган бәбәк, увеит, пыяласыман җисем томанланулары, «филтә» синдромы, эндофтальмит, икенчел глаукома, ИОЛ'ның артка күчүе, челтәркатлау кубарылу һәм макуланың хроник кисталы шешүе.

1. Билгеләре

• Кинәт алгы камера тирәнләнү һәм елт итеп бәбәк киңәю.

• Төш бату, аны зонд башына тарттырып булмый.

• Пыяласыман җисемне суырып алу ихтималлыгы.

• Ертылган капсула яки пыяласыман җисем әйбәт күренә.

2. Алып бару алымнары ертылу күләменә һәм пыяласыман җисем югалту булу-булмауга бәйле. Төп кагыйдәләре:

а) дисперслы вискоэластикны төш кисәкчәләре астына, аларны алгы камерага кертү максаты һәм пыяласыман җисем бүсерен булдырмау өчен кертү;

б) махсус глайдны капсулада кимчелекне ябу өчен ясмык кисәкчәләре артына кертәләр (рәс. 12.13);

в) ясмык кисәкчәләрен кертелгән вискоэластик ярдәмендә чыгаралар яки кисем зурлыгын арттыру кирәк булмаса, фако ярдәмендә алалар;

г) пыяласыман җисем алгы камерадан һәм кисем өлкәсендә витреотом белән тулысынча алынырга тиеш;

д) арткы капсуланың кечкенә ертылуында сак кына капсула капчыгына АрК-ИОЛ кертү мөмкин;

е) зур ертылуда АрК-ИОЛ керфексыман буразнага оптик өлешен капсула капчыгына урнаштырып беркетү мөмкин;

ж) капсуланың җитәрлек булмаган терәге буразнага ИОЛ тегеп кую яки АлК-ИОЛ глайд ярдәмендә кертү кирәклегенә китерә ала (рәс. 12.14). Әмма АлК-ИОЛ күпсанлы өзлегүләргә китерә, шулардан кабарчыклы кератопатия, гифема, төсле катлау җыерчыклары һәм бәбәк тигезсезлеге.

NB АлК-ИОЛ дөрес урнашуына да ирешеп булмаган очраклар да бар. Ул чакта имплантациядән баш тарту ышанычлырак һәм афакияне ялганма линза яки соңрак ИОЛ-ны икенчел кертүе ярдәмендә төзәтү карарын кабул итәргә кирәк.

Ясмык кисәкчәләренең артка коелу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арткы капсула яки зонуляр җепселләр ертылудан соң ясмык кисәкчәләренең пыяласыман җисемгә күчүе — сирәк күренеш, әмма куркыныч була ала, чөнки глаукома, хроник увеит, челтәркатлау кубарылу һәм макуланың хроник кисталы шешүенә китерә ала. Башта увеит һәм югары КЭБ дәвалавын үткәрергә кирәк. Аннары ясмык кисәкчәләрен алу һәм pars plana витрэктомиясен үткәрү өчен авыруны витреоретиналь хирургка җибәрергә кирәк.

ИОЛ'ның артка күчүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

АрК-ИОЛ'ның пыяласыман җисем куышлыгына күчүе (рәс. 12.15а) — дөрес кертмәүне аңлаткан сирәк күренеш. Бу авыр өзлегү, аеруча аның белән бергә ясмык кисәкчәләренең артка коелуы булса (рәс. 12.15б). ИОЛ'ны калдырсаң, бу гемофтальм, челтәркатлау кубарылу, увеит һәм макуланың хроник кисталы шешүенә китерә ала. Дәвалауга pars plana витрэктомиясе белән ИОЛ'ны алу, кире урнаштыру яки капсуланың халәтенә карап аны алмаштыру керә

Супрахориоидаль кан саву[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Супрахориоидаль аралыкка кан саву кайвакыт күз алманың эче коелу (экспульсив кан саву) яки челтәркатлау күчү белән бара ала. Бу сирәк, әмма куркыныч өзлегү, факоэмульсификациядә сирәк була. Кан савулар чыганагы озын яки кыска керфексыман артерияләре ертылу санала. Кан савуның төгәл сәбәбе билгесез, әмма куркынычлык шартына өлкән яшь, глаукома, ААК, йөрәк-тамыр чирләре һәм пыяласыман җисем югалту керә.

1. Билгеләре (барлыкка килү тәртибендә).

• Алгы камераның көчәюче саегуы, КЭБ арту, төсле катлау пролапсы.

• Пыяласыман җисем коелу, рефлекс югалу һәм бәбәк өлкәсендә караңгы калкулык барлыкка килү.

• Кискен очракларда күз алмасының бөтен эче кисем аша коела ала.

2. Кичектергесез гамәлләргә кисемне ябу керә. Бу очракта арткы склеротомия кирәк, әмма ул кан савуны көчәйтеп, котылгысыз хәл белән күз югалтуына китерә ала. Операциядән соң күз эчендәге ялкынсынуны бетерү өчен авыруга урынлы һәм системалы стероидларны билгелиләр.

3. Чираттагы тактика. Барлыкка килгән үзгәрешләрнең чагылганлыгы дәрәҗәсен бәяләү өчен ультратавышлы тикшерү кулланалар. Операция 7-14 көннән кан куерыгы сыегайганнан соң күрсәтелә. Канны суырып алалар, pars plana витрэктомиясен һаваны сыекчага алмаштыру белән башкаралар. Күрү буенча тискәре фаразга карамастан, кайбер очракларда калдык күрү саклануы мөмкин.

Операциядән соң кискен эндофтальмит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Операциядән соң өзлегүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Операциядән соң кичектерелгән эндофтальмит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арткы капсула томанлануы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күрүгә йогынты ясаучы арткы капсула томанлануы (АКТ) катлауланусыз катаракта хирургиясеннән соң иң еш өзлегү санала. Күрү начарланудан кала АКТ контрастлы сизгерлекне киметә, шәүлә чыгара һәм монокуляр диплопиягә китерә. АКТ ешлыгы рексис урыны тулысынча ИОЛ'ның алгы өслегенә яндаш булганда кими. ПММА һәм силиконнан ИОЛ белән чагыштырганда кайбер акриллы ИОЛ АКТ сирәгрәк китерә. ИОЛ формасы мәгънәгә ия — оптиканың шакмак кырыенда томанланулар сирәк.

Билгеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Элшиг шарлары (куыклы күзәнәкләр яки Видл күзәнәкләре) алгы һәм арткы капсула калдыклары арасындагы бәйләнеш өлкәсендә арткы капсула буенча калдык эпителиаль күзәнәкләрнең пролиферация һәм миграция нәтиҗәсе. Элшиг шарлары вакуольләр кебек һәм ретроиллюминациядә яхшырак ачыклана. (рәс. 12.19а). Бу авыру яшенә бәйле иң еш томанлану формасы: операция вакытында арткы капсулорексис ясамаган балаларда гадәттә очрый.

2. Эпителиаль күзәнәкләрнең фиброз метаплазиясе белән бәйле капсула фиброзы (рәс. 12.19б) сирәгрәк очрый һәм Элшиг шарларына кадәр барлыкка килә ала.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәвалау Nd:YAG-лазерлы капсулотомия ярдәмендә арткы капсулада тишек ясаудан тора.

1. Дәлилләр

• Күрү үткенлеге кимү.

• Капсула җыерчыклану өчен диплопия яки шәүләләр.

• Төгәл диагностика, күзәтү һәм челтәркатлау патологиясен дәвалау өчен кирәк булганда офтальмоскопия катлаулы.

2. Техника. Ышанычлы һәм уңышлы лазерлы капсулотомиягә төгәл төбәлү һәм минималь энергия куллану керә. Лазерлы импульс энергиясе 1 mJ/pulse тәшкил итә, әмма кирәк булганда арттырыла ала. Хач формасында берничә кирт ясыйлар, беренче кирт күрү күчәре проекциясендә. Гадәттә тишек диаметры 3 мм тәшкил итә (рәс. 12.19в), әмма күз төбен карау яки фотокоагуляция кирәк булса, зуррак була ала.

3. Өзлегүләр

• ИОЛ зарарлану (нокта кебек) (рәс. 12.19г) лазерлы нур начар төбәлсә барлыкка килә ала. ИОЛ'да берничә лазер эзе күрүгә йогынты ясамауга карамастан бу өзлегү кирәк түгел.

• Кисталы макуляр шешү гадәттә капсулотомиядән берничә айдан соң үсеш ала. Катаракта экстракциясеннән соң капсулотомияне 6 айдан соңрак эшләсәләр бик сирәк очрый.

• Челтәркатлауның регматоген кубарылуы — югары дәрәҗәдәге миопиядә капсулотомиядән берничә айдан соң очраган сирәк өзлегү.

• КЭБ арту кискен яки хроник була ала, сирәк очрый.

• ИОЛ сублюксациясе яки дислокациясе сирәк була, тәлинкәсыман гаптика белән силикон һәм гидрогель ИОЛ'ларга хас.

• Хроник эндофтальмит пыяласыман җисемгә бактерияләр эләгү нәтиҗәсендә сирәк үсеш ала. NB Үсүче өзлегүләр белән күпчелек авыруларда куркынычлык шартлары табылмый. Берничә лазерлы импульс һәм кулланылган энергия дәрәҗәсе өзлегүләргә китерә алмый.

Алгы капсула җыерчыклану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Озын кәкре капсулорексис куллана башлаудан бирле алгы капсула җыечыклануы операциядән соң иң еш өзлегү булды (капсулофимоз). Операциядән берничә атнадан соң барлыкка килә һәм субкапсулар фиброз белән бергә була. (рәс. 12.20). Җыерчыклану гадәттә 3 ай дәвамында көчәя һәм шактый булган очракта Nd:YAG-лазерлы капсулотомия кирәк булырга мөмкин. Алгы капсула җыерчыклануы үсешенә ИОЛ материалы йогынты ясый. Аның үсеше ешрак тәлинкәсыман гаптика белән силиконлы ИОЛ, сирәк өч өлештән - оптикасы акрилдан, гаптикасы ПММА торган ИОЛ-га бәйле. Зур булмаган капсулорексис шулай ук билгеле мөһимлеккә ия була ала.

Башка өзлегүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөгезкатлау шешү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөгезкатлау шешү гадәттә кире кайта, операция һәм ясмык кисәкчәләре, кораллар һәм ИОЛ белән бәйләнеш өчен эндотелий җәрәхәтләнүе белән ешрак бәйле. Фуксның эндотелиаль дистрофиясе белән авырулар югары куркынычлык тәшкил итә. Башка сәбәпләргә факоэмульсификациядә артык көч куллану, катлауланган яки сузылган операция һәм операциядән соң гипертензия санала.

Куркынычлык шартлары булган күзләрдә (Фуксның эндотелиаль дистрофиясе яки каты төш) шешү үсеш куркынычлыгын киметеп корнеаль эндотелийны яклау өчен килешле вискоэластик куллану мәгънәгә ия.

ИОЛ'ның ялгыш урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оптик һәм төзелеш сәбәпләре өчен ИОЛ'ның ялгыш урнашуы сирәк очрый. Ярсытучы күрү аберрацияләре, шулардан кабыну, балкыш һәм ИОЛ кырые бәбәк проекциясенә күчкәч монокуляр диплопия үсеш ала.

1. Сәбәпләре

• ИОЛ күчү күбесенчә операция барышында була. Бу Цинн бәйләвече диализы, капсула ертылу һәм шулай ук бер гаптика өлеше капсула капчыгында, ә икенчесе керфексыман буразнага яки сирәгрәк алгы камера почмагына урнашу белән бәйле була ала (рәс. 12.21а).

• Операциядән соң сәбәпләргә җәрәхәтләр, күз алмасын ярсыту һәм капсула кыскару була ала.

2. Миотиклар белән дәвалау бераз күчүдә нәтиҗәле. ИОЛ'ның шактый күчүе аның алмаштыруын таләп итәргә мөмкин (рәс. 12.216).

Челтәркатлау кубарылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Челтәркатлауның регматоген кубарылуы, ЭЭК яки факоэмульсификациядән соң сирәклегенә карамастан, түбәндәге куркынычлык шартлары белән бәйле була ала.

1. Операциягә кадәр

• «Рәшәткәле» дегенерация яки челтәркатлау ертылулары катаракта экстракциясе яки лазерлы капсулотомия алдыннан офтальмоскопия мөмкин булса, яки шундук бу мөмкин булгач, дәвалау таләп итә.

• Югары дәрәҗәдәге миопия.

2. Операция барышында

• Арткы капсула ертылу.

• Пыяласыман җисем югалту, аеруча чираттагы тактика ялгыш булса, кубарылу куркынычлыгы якынча 7% тәшкил итә. Якынча 6 дптр миопия булганда куркынычлык 15% кадәр арта.

3. Операциядән соң. Бер ел эчендә операциядән соң лазерлы капсулотомия үткәрү.

Кисталы макуляр шешү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Макуланың кисталы шешүе арткы капсула ертылу, пыяласыман җисем коелу һәм кайвакыт кысылу белән бергә барган катлаулы операциядән соң ешрак үсеш ала, әмма уңышлы үткәрелгән операциядән соң да мөмкин. Гадәттә операциядән 1-6 айдан соң билгеләнә. Клиник күренеше һәм дәвалау ысуллары 17 нче бүлектә бирелгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.