Катык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Катык

Каты́к (кырг. катык, үзб. qatiq, каз. қатық, азәрб. qatıq, баш. ҡатыҡ, болг. катък) — сөттән ясалучы эчемлек, төрки халыкларда һәм Болгариядә таралган.

Кайнатылган сөтне әчетеп эшләнә. Кайнатылганда сөт парга әйләнгәнгә күрә катыкның майлылыгы югары була (мәсәлән, кефир белән чагыштырганда).

Еш кына төс кертер өчен чөгендер яки чия суы кушыла. Катыкны сөзү нәтиҗәсендә сөзмә дип аталучы продукт килеп чыга.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]