Кашан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кашан latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Кашан - Идел буе Болгарының иң эре калалары рәтенә керүче шәһәр.

Ул хәзерге Лаеш районының Шуран һәм Балык Бистәсе районының Саескан Тавы авыллары арасында, Чулман суының уңъяк ярында ур­нашкан. Мәйданы 100 гектардан артып китә.

Элекке шәһәр уры­нында сугыш кораллары, алтын-көмештән һәм асылташлардан ясалган бизәнү әйберләре, үлчәү герләре һәм акчалар, савыт-саба ватыклары һәм башка әйберләр та­была. Кашан шул төбәктәге болгарлар­ның сәүдә һәм һөнәрчелек үзәге булган.

« Шәһри Кашан җиһанның бер гүзәл почмагыдыр... ...Аның олысы-кечесе — һөнәр остасы, берсе — корыччы, икенчесе — алтын-көмешче.
Татар халык җырыннан.
»

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]