Каһарман ана ордены

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Каһарман ана ордены latin yazuında])
Каһарман ана ордены
Ил ССБР байрагы
Төр орден
Кемгә бирелә аналарга
Кем бирә ССРБ Югары Советы Президиумы
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Беренче бүләкләү 1 ноябрь 1944 ел (А.С. Алексахина, Мәскәү өлкәсе)
Бүләкләүләр саны 431 000
Юкка чыгару датасы гамәлдә
Чиратлылык
Олырак бүләк юк
Кечерәк бүләк I дәрәҗә Ана даны ордены

Каһарман ана орденыССРБ нең дәүләт бүләге.

Советлар Союзының «Каһарман ана» мактаулы исемен алган Ханбикә Аслан гызы Җәфәрова (1930–1997)

1944 елның 8 июль көнендә ССРБ Югары Советы Президиумы Указы белән кабул ителгән.[1]

Ана даны ордены һәм Ана медале белән бергә кабул ителде. Әлеге бүләкләр арасында иң югарысы булып исәпләнә.

«Каһарман ана» шәрәфле исемен алган аналарга тапшырыла.[2]

Тасвирлама.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәссамы –Иосиф Абрам улы Ганф.[3]

Орденның төп өлеше көмеш нурлар фонында урнаштырылган кабарынкы бишпочмаклы алтын йолдыздан гыйбарәт. Боҗра ярдәмендә «Каһарман ана" дигән язулы, кызыл эмаль белән капланган пластинага беркетелә.

Биеклеге – 46 мм. Авырлыгы 17 г.

Статут.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

10 һәм аннан да күбрәк бала тапкан аналарга тапшырыла.

Орден белән бүләкләнүнең шарты – хатын-кызның соңгы баласына 1 яшь тулу һәм алдарак туган балаларының да исән-сау булуы.

Уллыкка (кызлыкка), тәрбиягә алган балалар, Ватанны саклап һәлак булган балалары да исәпкә алына.

«Каһарман ана» исеме бирелгән аналарга «Каһарман ана» ордены һәм СССР Югары Советы Президиумы Грамотасы тапшырыла.

Тарих.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Орденның Бөек Ватан сугышы елларында кабул ителүе кызыклы. Сугышта бик күп яшь һәм урта буын ир-атлар һәлак булды, илдә демографик кытлык туды.
  • Беренче тапкыр "Каһарман ана" шәрәфле исеме 1944 елның 27 октябрендә 14 хатын-кызга бирелде.
  • Исемлектә беренче булып Мәскәү өлкәсе Мамонтовка бистәсеннән Анна Савелий кызы Алексахина язылган.

1944 елның 1 ноябрендә ССРБ Югары Шурасы Президиумы рәисе Михаил Калинин аңа Каһарман ана ордены тапшырды.

  • Анна Савелий кызы 12 бала тәрбияләп үстергән, шуларның сигезен Бөек Ватан сугышына озаткан.
  • 1944 - 1988 елларда ай саен 30-40 хатын-кыз бүләкләнә.
  • 1991 елга кадәр 500 меңгә якын хатын-кыз бүләкләнә.

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

http://mondvor.narod.ru/HMother.html

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Указ Президиума ВС СССР от 08.07.1944 http://ppt.ru/newstext.phtml?id=37915(үле сылтама)
  2. http://www.a-z.ru/women_cd2/15/i8_1462.htm
  3. Н.Черников. Ватан бүләкләре. Казан, 1975,36 бит.