Кече Ачасыр
Кече Ачасыр | |
---|---|
Ил | Россия |
Республика | Татарстан |
Муниципаль район | Яшел Үзән районы |
Координатлар | 55°38'тн, 48°18'кнч |
Климат | dfb — дымлы континенталь |
Халык саны | 70 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Почта индексы | 422505 |
Автомобиль коды | 16, 116 |
Русча топонимы | Малые Ачасыры |
Кече Ачасыр (рус. Малые Ачасыры) — Татарстан Республикасының Яшел Үзән районындагы авыл.
Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Топоним татарча кече һәм Ачасыр ойконимы (чуашчадан атасыз) сүзләреннән барлыкка килгән.[1]
Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-10.5 °C | -10.6 °C | -5.5 °C | 4.9 °C | 13.5 °C | 18.4 °C | 20.4 °C | 17.9 °C | 12.2 °C | 4.5 °C | -4.4 °C | -9.7 °C | 4.3 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[3]
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авыл Казан ханлыгы чорыннан билгеле.
ХVІІІ — XIX гасырның беренче яртысында халык дәүләт крестьяннары категориясенә караган, анганчы йомышлы татарлар авылы булып исәпләнгәннәр. якынча Бу чорда халыкның төп шөгыльләре игенчелек һәм терлекчелек була, 3 җил тегермәне, 2 вак кибет эшли.[4]
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Косякау волосте составына керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантоны составында. 1927 елның 14 февраленнән Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августында Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районнарында.
Хәзерге вакытта Түбән Урысбага авыл җирлеге составында.
Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2010 елда авылда 70 кеше, 2018 ел 58 кеше яшәгән (татарлар), нигездә пенсионерлар.
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылда мөселман мәхәлләсе ХVIII гасырда ук инде булган. XIX гасыр ахырында 50 % чукындырылган дип саналган, әмма мөселман динен тота биргәннәр һәм инде 1897 елда рәсми рәвештә мөселманнар булып исәпләнгәннәр.[5]
1859 елда мәчет булуы билгеле.[6]
1887 елда авылда яңа мәчет төзелә, 1912 елда яңартыла.[4]
ХХ гасыр башында шулай ук мәдрәсә (1909 елда 25 малай һәм 15 кыз белем аган) эшләп килгән.[4]
2017 елның 21 августында яңа Мөршидә мәчете ачыла.[7][8][9]
Хуҗалык итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1930 елда авылда «Татарстан» колхозы оештырыла. 1958 елдан Түбән Урысбага, Югары Урысбага авыллары колхозлары белән берләштерелә. 2003 елдан «Кызыл Шәрык Агро» акционерлык җәмгыяте эченә кертелә.[4]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Каталог топонимов Республики Татарстан.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 Онлайн — энциклопедия Tatarica. Татарская энциклопедия: В 6 т. / Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2008. — Т. 4: М-П. — 768 с.
- ↑ Населённые места Российской империи в 500 и более жителей : с указанием всего наличного в них населения и числа жителей преобладающих вероисповеданий по данным первой всеобщей переписи населения 1897 г. / под ред. Н. А. Тройницкого. — СПб., 1905. — С. 65.
- ↑ Списки населённых мест Российской империи. — Вып. 14. Казанская губерния. — СПб., 1866. — С. 82.
- ↑ Кече Ачасырда «Мөршидә» мәчете ачылды.
- ↑ Яшел Үзән районында «Мөршидә» мәчете ачылды. 2023 елның 18 апрель көнендә архивланган.
- ↑ Яшел Үзән районының Кече Ачасыр авылында «Мөршидә» мәчете ачылды.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. II том (М — Я). — Казан: Мәгариф — Вакыт, 2015. — 567 б.
- Саттаров Г. Ф. Татар топонимиясе. — Казан: Казан ун-ты нәшр., 1998. — 438 б.
- Татарская энциклопедия: В 6 т. / Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2008. — Т. 4: М-П. — 768 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге / төз. Ф. С. Баязитова, Д. Б. Рамазанова, З. Р. Садыйкова, Т. Х. Хәйретдинова. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 б.