Кече Чирмешән
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Кече Чирмешән | |
|---|---|
| Характеристикасы | |
| Озынлыгы | 213 км |
| Су чыгымы күләме | 702 м³/с |
| Елга башы | Чистай районының Татар Ятланы авылы янында |
| Елга тамагы | Олы Чирмешән елгасы |
| Аккан территорияләр | Татарстан, Ульянов өлкәсе |
Кече Чирмешән елгасы, Олы Чирмешәннең уң кушылдыгы. Чистай районының Татар Ятланы авылы янында башлана, тамагы Ульянов өлкәсендә. Озынлыгы 213 км (Татарстан чикләрендә – 192 км), бассейнының мәйданы 3190 км². Татарстанда төп кушылдыклары: Чабаксар, Савруш, Багана, Адәм, Вәлүл, Баран, Мораса, Ата, Шыя, Юхмач елгалары. Максималь су чыгымы 702 м³/с (1979). Елга тамагында уртача еллык су агымы катламы 80 мм. Су юлы бормалы. Су агышы көйләнгән. Суының иң аз вакытындагы минеральләшүе 500-700 мг/л. Түбән агымдагы сулъяк ярын Көнбатыш Кама артъягының иң зур урман массивы били. Татарстан республикасының табигать истәлеге (1978).