Кечкенә иптәшләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кечкенә иптәшләр latin yazuında])
Кечкенә иптәшләр

Нигезләнде

1924

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1928

Төп офис

Мәскәү

«Кечкенә иптәшләр» журналы — 1924 елның мартыннан Мәскәүдә чыгучы яңа советчыл татар журналы.

«Тәрбиятел-әтфаль», «Ак юл», «Балалар дөньясы» яшь буынны милли һәм динле итеп тәрбияләү, чын татар җанлы кешеләр үстерү максатын куйсалар, «Кечкенә иптәшләр» белән татар балалар матбугатында бөтенләй үзгә, икенче чор башлана, милләт һәм дин төшенчәләре югала, интернационализм сыйнфый тәрбия алгы планга чыга, яшь буынны яңа җәмгыять — соцализмны актив төзүчеләр итеп әзерләү бурычы куела. Журнал комсомол карамагына алына.

Редакцион коллегия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Басманы Г. Мохтар, Х. Садыйков, М. Парсин, Н. Нәбиуллин составындагы редакцион коллегия эшли. Берара мөхәррире булып М. Уразмөхәммәтев, 1926 елдан Х. Курмаев, 1927 елның 11 нче саныннан журналны Муса Җәлил җитәкли.

Революцион энтузиазм белән канатланып журналга яшь ка­ләмнәр килә. Күтәренке интонацияле шигырьләр күбәя. Журналда Ә. Түрәй, М. Крыймов, К. Зәлиев, Й. Госмановлар актив языша.

Эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балаларның көндәлек тормышына кергән яңа сүз — пионер сүзе басманың үзәгенә менә.

Й. Госмановның «Канлы көннәр хатирәсе (Кызыл Армиянең җиде еллыгына багышлана)» Г. Мохтарның «Штабтагы кечкенә Габбас», «Ил баласы Шака», Г. Баембитовның «Бүре баласы кайткан», К. Зәйдуллинның «Көтүче Кәшфи» хикәяләре дә ирек һәм бәхетнең авыр көрәшләрдә яулап алынганлыгы, бу көрәшкә кечкенәләрнең дә катнашуы турында сөйлиләр. Журналда дөнья күргән хикәя һәм шигырьләрнең күбесе әдәби эшләнешләре ягыннан әллә ни югары тормасалар да, татар совет балалар әдәбиятының башлангыч үрнәкләре булу ягыннан игътибарга лаек.

Редакция сан саен диярлек юлбашчыларның рәсемнәрен биреп бара. 1924 елның 23 маенда (XIII съездда) пионер оешмасына В. И. Ленин исеме бирелүне зур бәйрәм итеп билгеләп үтә.

Журнал 1925 елның 5 нче саныннан «Октябрятлар почмагы» ача. Монда нәниләр өчен вак-вак хикәяләр, шигъри тезмәләр басыла.

Тукталуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Кечкенә иптәшләр» 1928 елның 3 нче (март) саны белән туктала. Тукталу сәбәбе ачыкланмаган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]