Киек Каз Юлы
Киек Каз Юлының санак моделе |
|
| Билгеләре | |
|---|---|
| Диаметр | 100 000 яктылык елы |
| Калынлык | 1 000 яктылык елы |
| Йолдызлар саны | 2–4×1011 |
| Масса | 3,0×1012 |
Киек Каз Юлы галактикасы (шулай ук тик Галактика (баш хәрефтән)) — гаять зур йолдызлар системасы. Аның эченә Кояш системасы, гади күз белән күренүчән йолдызлар һәм күпсанлы башка йолдызлар керәләр.
Киек Каз Юлы Бөтен Галәмнең күпсанлы галактикаларының берсе. Ул Хаббл классификациясе буенча SBbc төре тоташтырмалы бормалы галактикасы дип санала, һәм Андромеда (M31), Өчпочмак (М33) галактикалары һәм берничә кечерәк иярчен-галактикалар белән Җирле төркемне тәшкил итә, бу төркем исә Сөмбелә үтә тупланышына керә.
[үзгәртү] Атамалар
Татар телендә безнең галактика Киек Каз Юлы дип атала. Башка халыкларда ул Сөтчел Юл (лат. Via Lactea, рус. Млечный Путь) дип атала. «Галактика» исеме (шул ук «Сөтчел Юл») грек. γάλα — «сөт» сүзеннән Γαλαξίας ясалма сүзеннән чыга. Борынгы греклар риваяте буенча, Зевс үзенең үләчәк хатыннан туган улыңны үлмәс кылу ниятләнде. Шуның өчен ул Гераклны үзенең хәләл җефет Гераның имчәгенә ятып куйды. Гера, уянып, башка хатын баласы имезүене күрде һәм Гераклны этәреп җибәрде. Аның имчәгеннән чәчрәтеб чыгарган сөт агымы Сөтчел Юлга әверелде.
Советлар астрономия мәктәбендә безнең галактика тик «безнең Галактика» (рус. наша Галактика) яки «Сөтчел Юл системасы» (рус. система Млечный Путь) дип аталды; «Сөтчел юл» (рус. Млечный путь) сүзтезмәсе «Киек каз юлы»ны тәшкил ителгән күренүчән йолдызларны билгеләү өчен кулланды.
[үзгәртү] Сылтамалар