Кизгәнбаш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кизгәнбаш latin yazuında])
Кизгәнбаш
Халык саны 158 (2010) Edit this on Wikidata
География
Ил Россия
Координатлар 55°45'22"тн, 55°50'33"кнч
Почта индексы 452995 Edit this on Wikidata
Карта

Кизгәнбаш (баш. Киҙгәнбаш, рус. Кизганбашево) — Башкортстанның Балтач районында урнашкан авыл. Кизгән елгасының башланган урынында нигез корылгач, Кизгәнбаш дип атаганнар.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[1]
158

Тарихи мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Архивтан тапкан язмалардан күренүенчә, Кизгәнбаш авы­лының ХVII гасыр азакларында ук булганлыгы билгеле. 1876 елның 7 февралендә Кизгәнбаш 24 авылны берләштерүче вулыс үзәгенә әверелгән.

Октябрь революциясеннән соң, 27-29 декабрьдә Бөредә эшче һәм крестьян депутатларының беренче съезды үтә. Анда хакимиятнең бәлшәвикләр кулына күчүе турында игълан ителә. Авылларда вулыс Советының карарларын тормышка ашыру башлана. Ул вакытта Кизгәнбаш волостенда 25 меңгә якын кеше яшәгән һәм җирсез гаиләләр байтак булган. Эре җир биләүчеләрнең биләмәләрен ярлыларга бүлеп бирү башлана. Мондый хәл байларда зур ризасызлык тудыра. Аларның яшерелгән игенен, орлыкларын тартып алу бәрелешләргә китерә. Аларны бастыру өчен вулыста төзелгән кораллы дружина көче кулланыла.

1918 елда патша генераллары, ак чехлар һөҗүме бара. Июнь аенда бу якларда да хәл катлаулана. Күрше Новотроицкий волостенда яңа хакимияттән риза булмаучыларның һәм аларның иярченнәренең фетнәсе башлана. 13 июньдә аның шаукымы Кизгәнбашка да килеп җитә. Таң алдыннан вулыс бинасын баш күтәрүчеләр басып ала. Сакта торган дружиначы берничә тапкыр гына атып өлгерә, аны кистән белән сугып үтерәләр. вулыс бинасында кунып калган Совет рәисе Әгъзам Җамаловны да җәзалап үтерәләр. Дружиначылар күрше бинадан ут ачалар, ләкин алар бик аз санлы була.

14 июнь көнне яңа сайланган Вакытлы хөкүмәтнең карары белән авыллардан унсигез яшьтән өлкән ир-егетләрне Кизгәнбаш авылына чакыралар. Меңнәрчә кеше вулыс идарәсе янындагы мәйданга җыела, һәркемнең кулында нинди дә булса корал. Башта авылларга таралган дружина әгъзаларын тотып китерәләр. Берничә минуттан бу яшь егетләрнең канга баткан гәүдәләре генә кала. Бу көннәрдә фетнәчеләр Совет хакимияте яклы йөздән артык кешене җәзалап үтерәләр.

Бу хәл турында Бөре өяз Советына хәбәр ителгәч, Павел Винокуров җитәкчелегендә 120 кешелек отряд башта Новотроицкида булып, аннан Кизгәнбашка юнәлә. Алар бернинди дә каршылыкка очрамый, чөнки фетнәчеләр качышып беткән була. Икенче көнне вулыска кергән авыллар халкын җыеп, командир трибунадан 96 фетнәчедән торган исемлекне укый. Аларны тезеп Җиләзекүл, Югары Карыш авыллары аша Новотроицкига алып китәләр һәм юлда атып үтерәләр.

Ләкин шушы үтереш, кырылышны оештыручыларның күбесе исән кала.

1918 елда үтерелгән дружиначыларның, активистларның мәетләре авылларга кайтарылмаган һәм аларның кайда җирләнгәнлеге дә билгесез. Олы буын вәкилләре мәетләрне сазга батырганнар дип әйтеп калдырганнар. Ә «кызыл»лар алып киткән 96 фетнәченең мәетен җирләү өчен туганнарына биргәннәр.

2013 елның 6 июлендә Кизгәнбаш авылында шушы фаҗигагә багышлап “Дуслык һәм бердәмлек” чарасы үткәрелде. Кизгәнбаш фетнәсе корбаннарының исемен мәңгеләштерү максатында авыл клубы алдында стела ачылды. Шундый ук тактаташ авыл янындагы туганнар каберлегендә дә куелды.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]