Киров (Киров өлкәсе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
шәһәр
Колын
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил Русия
Төбәк Киров өлкәсе
Шәһәр бүлгесе Киров
Координаталар 58°33′″ т. к. 50°1'" кч. о. (G)
Нигезләнде 1178
Мәйдан 169 км²
Мәркәз биеклеге 150 м
Халык саны 473 668 кеше (2010)
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды +7 8332
Почта индексы 610000-610050
Автомобиль коды 43
Рәсми сайт http://www.mo-kirov.ru/
Бүләкләр Хезмәт Кызыл Байрак ордены
Киров (Киров өлкәсе) (Россия)
Red pog.png
Киров (Киров өлкәсе) (Киров өлкәсе)
Red pog.png


Киров (искергән тат. Колын, рус. Киров) — Русия шәһәре, Киров өлкәсенең административ үзәге.

Халык саны — 473 668 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 498 340 кеше.[1]

География[үзгәртү]

Шәһәр Нократ елгасы өстендә, Мәскәүдән 940 километрга төньяк-көнчыгышрак урнаша. Горький тимер юлының Киров һәм Киров-Котласский станцияләре.

Шәһәр аша Р159 (Киров — Түбән Новгород), Р166 (Киров — СлободскойБелая Холуница), Р167 (Киров — Цапели — Стрижи), Р168 (Киров — Советск), Р169 (Киров — МалмыжНократ Аланы), Р176 «Нократ» (ЧабаксарЙошкар-Ола — Киров — Сыктывкар) автоюллар баралар.

Победилово аэропорты.

Кировтан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)[2]
Петрозаводск ~ 1420 км
Архангельск ~ 1212 км
Сыктывкар ~ 424 км
Березники ~ 846 км
Глазов ~ 396 км
Вологда ~ 802 км
Ярославль ~ 690 км
Роза ветров
Кирово-Чепецк~ 36 км
Пермь ~ 471 км
Түбән Новгород ~ 563 км Советск ~ 129 км
Казан ~ 409 км
Ижау ~ 393 км

Сәгать поясы[үзгәртү]

Киров халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.

Климат[үзгәртү]

Климат — уртача континенталь, елда айларның иң салкыны — гыйнвар (уртача −15,0 °C), иң җылысы — июль (уртача 18,9 °C). Елның урта җил тизлеге — 2,5 м/с, һава дымлылыгы — 76%.

Бөтен метеокүзәтчелек тарихы буенча иң югары температура 1892 елда тәшкил ителгән — 36,9 °C, иң түбән 1921 елда — −41,9 °C.

Киров климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 3,8 4,4 13,9 27,3 34,2 36,9 36,6 35,9 30,1 22,6 11,0 7,0 36,9
Уртача максимум, °C −8,7 −7,4 0,4 8,8 16,9 22,0 24,2 20,6 14,0 5,9 −2,6 −7,1 7,2
Уртача температура, °C −11,9 −10,9 −4 4,0 11,2 16,5 18,9 15,6 9,7 3,0 −4,9 −9,9 3,1
Уртача минимум, °C −15 −14 −7,6 −0,1 6,3 11,8 14,1 11,6 6,4 0,6 −7,2 −12,8 −0,5
Абсолют минимум, °C −41,9 −40,5 −33,8 −21,2 −10,5 −2,4 2,7 0,0 −8,3 −23,2 −39,8 −45,2 −45,2
Явым-төшем нормасы, мм 49 33 37 34 54 78 77 77 61 64 57 55 676
Чыганак: Погода и климат 1981-2010 гг.

Исем чыганагы[үзгәртү]

Шәһәр совет сәяси һәм дәүләт эшлеклесе Сергей Киров хөрмәнә аталган.

Тарих[үзгәртү]

Vyatka Lobovikov 11.jpg

«Повесть о стране Вятской» елъязмасы буенча, Вятка шәһәре 1181 елда нигезләнә.[3]

XIV—XV гасырларда — Вятка җире үзәге. 1489 елда Мәскәү дәүләте составына кертелә.

1457 елда Вяткада кремль төзелә, шул вакыттан ул Хлынов исемен йөртә, әмма «Вятка» исеме юкка чыкмый — ул шәһәрнең рәсми булмаган исеме буларак кала.

Русия империясе составында[үзгәртү]

1710 елда Себер губернасы составында кертелә, 1727—1780 елларда — Казан губернасы составында.

1780 елда шәһәргә Вятка исеме кире кайтарыла, Вятка Вятка наместниклыгы үзәге була.

Вятка сәяси сөрген урыны буларак таныш, монда сөргендә А. Герцен, М. Салтыков-Щедрин, Ф. Дзержинский, Н. Бауман булганнар.

1856 елда Вяткада 21 чиркәү, 1036 йорт һәм 219 лавка (кибет) булган.

1898 елда Вяткага беренче поезд килә.

Совет чоры[үзгәртү]

Сергей Киров

1929 елда Вятка губернасы юкка чыгарыла, Вятка шәһәре Түбән Новгород крае составына кертелә.

1934 елда шәһәрдә иҗтимагый транспорт хәрәкәте ачыла.

1934 елның 5 декабрьдә БҮБК карары нигезендә Вятка шәһәренә Киров исемен бирелү турында карарын кабул итә.

1934 елдан Киров крае, 1936 елданКиров өлкәсе үзәге.

1940 елда Киров шәһәренең башкарма комитеты трамвай юллар челтәре төзү турында карарын кабул итте. Беренче линиянең ачылышы 1941 елның 1 ноябредә планлаштырылган, ләкин Бөек Ватан сугышы башлану аркасында төзелеш туктатыла.

1943 елда шәһәрдә троллейбус хәрәкәте ачыла.

1959 елда шәһәр составына Коминтерновский шәһәр тибындагы бистәсе кертелә.

1966 елда Киров Хезмәт Кызыл байрагы белән бүләкләнә.

1989 елда Нововятск шәһәре Киров составына Кировның Нововятск районы буларак кертелә.

Халык[үзгәртү]

1811[4] 1840[5] 1856[4] 1897[6] 1913[4] 1926[4] 1931[4] 1939[4] 1959[7] 1970[8] 1979[9] 1989[10] 2002[11] 2010[1]
~4 200 10 951 ~15 500 25 008 ~46 400 ~61 200 ~73 500 ~142 000 252 416 332 503 389 533 440 240 457 578 473 668

Милли состав (2010): руслар — 96,7%, татарлар — 0,8%, украиннар — 0,6%.[12]

Административ бүленеше[үзгәртү]

Kirov areas maps basic.svg Киров 4 районына бүленә:

  •      Октябрь районы
  •      Ленин районы
  •      Беренче Май район
  •      Нововятск районы


Икътисад[үзгәртү]

Эре ширкәтләр: «ЛЕПСЕ» электро—машиналар төзү заводы, Авитек заводы, «Сельмаш» заводы, «Маяк» заводы, шиналар заводы, иткомбинаты, сөт комбинаты, һ. б.

Югары уку йортлары[үзгәртү]

  • Вятка дәүләт университеты
  • Вятка дәүләт һуманитар университеты
  • Вятка дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе
  • Киров дәүләт медицина академиясе

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
  2. Яндекс.Карты. Яндекс.Карты. 22 сентябрь 2011 көнне тикшерелгән.
  3. http://www.kirovreg.ru/news/detail.php?ID=13358
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 http://www.mojgorod.ru/kirovsk_obl/kirov/index.html
  5. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  6. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=311
  7. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  12. http://kirovstat.kirov.ru/perepis10/documents/raion_nac.htm
  13. Городские подробности — В Киров приехал президент польского города Седльце

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]