Клара Хәйретдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Клара Хәйретдинова latin yazuında])
Клара Хәйретдинова
Туган телдә исем Клара Әкрам кызы Хәйретдинова
Туган 27 июль 1948(1948-07-27) (75 яшь)
Биектау районы Өнсә авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре опера җырчысы, педагог
Балалар кызы Айгөл, оныгы Сабина
Бүләк һәм премияләре Татарстанның халык артисты — 1995РФ атказанган артисты — 2011

Клара Хәйретдинова, Клара Әкрам кызы Хәйретдинова (1948 елның 27 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Биектау районы, Өнсә) – опера җырчысы (сопрано). Татарстанның халык (1995), РФ атказанган (2011) артисты. Казан дәүләт консерваториясенең ялгыз җырлау кафедрасын доценты (1997 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1948 елның 27 июлендә Биектау районы Өнсә авылында[1] (башка версия буенча Яшел Үзән районы Зур Ключи авылында[2]) туган. Урта белемне, интернатта яшәп, район үзәге булган Биектауда ала. Белеме буенча укытучы, озак еллар фирка комитеты сәркатибе булып эшләгән әнисенең теләге буенча, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Казан вертолёт заводы клубында үзешчән сәнгатьтә катнаша. Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештырган конкурсны үтеп, Мәскәүгә Бөтенсоюз эстрада сәнгате иҗат остаханәсенә (Г.П. Виноградовның вокал сыйныфы) укырга китә. Остаханәне тәмамлап, Казанга Татар дәүләт филармониясенә эшкә кайта.

Ф. Шаляпин фестивальләрендә, Мәскәүдә, Башкортстанда һ.б. узган Татарстан мәдәнияте көннәрендә даими катнаша.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ярославна — «Кенәз Игорь»

К. Хәйретдинова искиткеч матур бәрхет тавышка, һөнәри осталыкка ия, татар һәм рус телләрендә бердәй осталык белән җырлый ала, классиканы да, татар халык җырларын да югары техникада башкара. Чит илләрдә: Әнкарада Бөтендөнья фестивалендә (1992) Аида («Аида») партиясендә, Венециянең «Ла Фениче» театрында (1994) Шинкарка («Борис Годунов») партиясендә, «Төрксой» халыкара опера фестивалендә (Төркия); М. Михайлов исемендәге опера фестивалендә (Чабаксар) Ярославна («Кенәз Игорь») партиясендә зур уңыш белән чыгыш ясый. Россия Зур театры солистлары Веденеев, Таращенко, Мария театрыннан Ванеев, Вена операсыннан А. Кочерга белән җырлый.[6]

Репертуары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М. Җәлил театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Ярославна — «Кенәз Игорь» Бородин (дебют)
  • Алтынчәч — «Алтынчәч» Нәҗип Җиһанов
  • Наташа — «Су кызы» (Русалка) А. Даргомыжский
  • Лиза — «Пики дамасы» (Пиковая дама) П. Чайковский
  • Эмма — «Хованщина» М. Мусоргский
  • Мария — «Мазепа» П. Чайковский
  • Маша — «Дубровский» Э. Направник
  • Кума — «Чародейка» П. Чайковский
  • Аида — «Аида» Дж. Верди
  • Марцелина — «Фигаро туе» (Свадьба Фигаро) Моцарт
  • Купава — «Кар кызы» (Снегурочка) Римский-Корсаков
  • Дездемона — «Отелло» Дж. Верди
  • Сента — «Очучы һолландияле» (Летучий голландец) Р. Вагнер
  • Тоска — «Тоска» Дж. Пуччини
  • Шинкарка — «Борис Годунов» М. Мусоргский[7]

Концерт программасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Күзләрем тик сине эзлиләр», «Киек казлар» Р. Яхин
  • «Ак дулкыннар» Р. Еникиев
  • «Бөдрә тал» татар халык җыры
  • «Не пробуждай воспоминаний» Булахов
  • «Ave Maria» Каччини

Шәкертләре арасында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дискография (аудиоязма)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар халык җырлары. М. Останкино, 1990;
  • Татар композиторлары җырлары. Казан, 1995 (ДТРК ТЯГ);
  • Опера сәхнәсе осталары. Казан, 1992 (ДТРК ТЯГ);
  • Рус романслары. Казан, 2002, 2003 (ДТРК ТЯГ).

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызы Айгөл – Казан дәүләт консерваториясенең дирижёр-хор факультетын тәмамлаган, ТВ дикторы.
Оныгы Сабина музыка мәктәбенең фортепьяно сыйныфын тәмамлаган.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1994 елдан бирле атаклы Венеция «Ля Фениче» театрында җырлаган беренче һәм бердәнбер Татарстан җырчысы булып кала.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ТАССР атказанган артисты (1989)
  • Татарстанның халык артисты (1995)
  • РФ атказанган артисты (2011)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Татарский энциклопедический словарь». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.
  2. «Татарская энциклопедия». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]