Колорадо коңгызы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Колорадо бәрәңге коңгызы
Колорадо коңгызы
Фәнни классификация
Өспатшалык: Эукариотлар (лат. Eucaryota)
Патшалык: Хайваннар
Бүлекчә: Буынтыкаяклылар (лат. Arthropoda)
Сыйныф: Бөҗәкләр (лат. Insecta)
Отряд: Катыканатлылар (лат. Coleoptera)
Асотряд: (лат. Polyphaga, рус. Разноядные жуки)
Гаиләлек: Яфрак ашаучылары (лат. Chrysomelidae, рус. Листоеды)
Ыруг: (лат. Leptinotarsa)
Төр: L. decemlineata
Латин атамасы
Leptinotarsa decemlineata
АКШ байрагы АКШ Сэй (en, 1824)
Таралышы
рәсем
     Коңгызның чыгыш районы

     Бәрәңге чыгышы районы

     Коңгызның бүгенге ареалы

Wikispecies-logo.svg

Викитөрләрдәге систематика

Commons-logo.svg
Рәсемнәр
Викиҗыентыкта

ITIS 720110
NCBI 7539

Колорадо коңгызы (лат. Leptinotarsa decemlineata) — яфрак коңгызлары гаиләсенә караган бөҗәк. Төньяк һәм Үзәк Америкада, Европада (Британия утраулары һәм Скандинавия ярымутравыннан башка) һәм Азиянең көнбатыш өлешендә таралган. Гәүдәсе кабарынкы, ата бөҗәк озынлыгы 7-10 мм, ана – 9-12. Төсе кызгылт сары, сирәгрәк сары көрән. Башы һәм аркасының алгы өлеше кара таплы. Канаты юка, алсу, өске канаты ачык төстә, һәрберсендә 5әр буй сызыгы бар (латинча атамасы — decemlineata, ун сызыклы, дигәннән килә). Мыегы 12 буынтыклы. Йомыркалары ачык яки кызгылт сары, озынча овал формасында, озынлыгы 0,8-1,4 мм, бәрәңге яфрагының аскы ягына сала. Яшь кортлары соры, өлкәннәре – кызгылт сары. Гәүдәсе ябешкәк, тыгыз, өч яктан кабарынкы, сирәк төкле, корт (личинканың) озынлыгы 16 мм кадәр. Уңай шартларда 3-4 көн эчендә үсә. Туфракта курчаклана, курчак фазасы 8-14 көн дәвам итә. Елына 1-2 буын үсә. Өлкән бөҗәк туфракка тирәнгә күмелеп кышлый. Көндез актив. Бәрәңгенең һәм башка эт карагаты сыманнар гаиләсенә караган үсемлекләрнең яфрагы һәм сабагы белән туклана, культуралы үсемлекләр корткычы.

Үз исемен 1859 елда, Колорадо штатындагы бәрәңге басуларын кырып чыккач, ала. Чын «ватаны» — Мексиканың Сонора дигән өлкәсе. Анда Leptinotarsa галәсенең башка вәкилләре дә яши, алар кыргый пасленнар (бәрәңге, томат һәм тәмәке «туганнары») белән туклана. Колорадо коңгызы Аурупага берничә тапкыр аяк баса, ләкин чынлап торып 1918 елда Франциядәге Бордо тирәләрендә тамыр җәя.

Чыганаклар[үзгәртү]