Колшәриф

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Колшәриф, Qolşärif.
Һөнәре шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, дин әһеле
Ватандашлыгы Казан Ханлыгы
Милләте Казан Ханлыгы
Үлем датасы 1552 ел(1552)
Үлем җире Казан

Колшәриф — мәшһүр татар каһарманы, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, рухани, сәид.

Тарихи чыганакларда Колшәрифнең тәрбияле, укымышлы, затлы нәселдән булуы искәртелә. 1546 елда, әтисе Мансур үлгәч, Казан руханиларының җитәкчесе итеп сайлана. Бу — Казан мәмләкәтенең катлаулы, каршылыклы, һәлакәт алды еллары. Колшәриф илдә иминлекне торгызырга, Казан белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләрне тыныч, сәяси юл белән хәл итәргә омтыла.

Кошәрифнең укучыларә белән Казанны алучыларга каршы тору, Фиринат Халиков рәсеме.

Әмма Явыз Иван хөкүмәте аның тәкъдимнәрен кире кага һәм Казанга каршы канкойгыч сугыш башлый. Башка чара калмагач, Колшәриф тә, бүтән ватандашлары белән берлектә, үз иленең, халкының бәйсезлеген саклап көрәшкә күтәрелә. Колшәриф һәм аның янындагы башка татар укымышлыларының батырларча һәлак булуын бу күренешләрнең шаһиты кенәз А. Курбский да билгеләп китәргә мәҗбүр була. Шулай итеп, 1552 елның 2 октябрендә, ил белән бергә, аның рухи остазы — Колшәрифнең дә гомере киселә.

Кызганычка Колшәрифнең бик аз әсәрләре генә сакланып калган.

Татарлар арасында гаять киң таралган, Октябрь инкыйлабына кадәр Казанда күп мәртәбәләр нәшер ителгән «Бакырган китабы» үзенең төзелеше белән хрестоматияне хәтерләтә. Анда Сөләйман Бакырганый (Кол Сөләйман), Әхмәд Ясәви (Кол Әхмәд), Нәсими, Фәкыйри, Мискини, Икани һәм кайбер башка төрки шагыйрьләрнең әсәрләре белән беррәттән, Колшәрифнең дә дүрт шигыре бар (барлыгы 35 бәет). Аларның барысы да төзелешләре, тышкы формалары белән газәл жанрында. Әмма шигырьләрнең берсен автор үзе «мөнәҗәт» дип атаган. Колшәриф әсәрләре дини-суфичыл характерда. Аларда лирик каһарманның Алланы мактавы, аңа тартылуы сурәтләнә. Автор үз укучыларын «гафләт» (ваемсызлык) йокысыннан уянырга, күңелләрен пакьләргә, нәфескә бирелмәскә, Алланы һәрчак күңелдә тотарга чакыра.

Колшәрифнең янә бер әсәре мәгълүм. Ул 1899 елда Казанда аерым китап итеп тә нәшер ителә. «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» дип исемләнгән бу дастанның төп каһарманнары тарихта билгеле затлар: Хәким ата Сөләйман, аның хатыны Ганбәр һәм уллары Хөбби Хуҗа. Әүвәл дастанда Сөләйман һәм Ганбәр тасвирлана, аларның изге эшләре сурәтләнә. Алга таба Хөбби Хуҗаның игелекле эш-гамәлләре, могҗизалары гәүдәләнә.

Моны да карагыз[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты мультимедиа басмасы. Х. Миңнегулов, Р. Бикташев, И. Мөхәммәтов.