Кол Гали

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Кол Гали
Кол Гали
Кол Гали
Тулы исеме Кол Гали
Һөнәре шагыйрь, мулла
Туу датасы якынча 1183 ел
Туу җире Идел буе Болгары
Ватандашлыгы Bolgar tamgase.jpg Идел буе Болгары
Милләте болгар(татар)
Үлем датасы 1236 ел һәм 1241 еллар арасында
Үлем җире Биләр

Кол Гали́ (Qol Ğəli, якынча 1183 ел1236 ел һәм 1241 еллар арасында) – күренекле татар-болгар шагыйре, урта гасырлар татар әдәбиятына нигез салучы. Аның иң мәшһүр әсәре – «Кыйссаи Йосыф» поэмасы.

Биография[үзгәртү]

Якынча 1183 елда Идел буе Болгар илендә туды. Бер юрама буенча ул Зәй елгасы буенда урнашкан кечкенә шәһәрдә туа.

Болгар Мәдрәсәсендә белем ала, соңрак мәгариф үзәге (элек Әбү Рәйхан әл-Бируни яшәгән һәм укыткан) Хәрәзм шәһәренең мәдрәсәсендә белем алуын дәвам итә. Озак еллар дәвамында мөселман мәданият мәркәзләре буенча сәяхәт итә. Гомеренең күп елларын Биләрдә, Болгарда, Алабугада, Нур-Суварда һәм Кашанәдә уздыра.

Сембернең Татар мәдәни үзәге каршындагы мәйданда Кол Галигә һәйкәл

Якынча 1212 елда яза башлап 1233 елда үзенең мәңгелек Кыйссаи Йосыф поэмасын язып бетерә.

Кол Гали 1236 елда Биләрдә монголлар штурмында вафат була. Әмма шагыйрь үлемнән котылган һәм 1241 елда үз үлеме белән үлгән дигән фикер дә бар.

Мирас[үзгәртү]

«Кыйссаи Йосыф» поэмасында Йосыф пәйгамбәр тормышы турында язылган. Поэма Утыз Имәни тарафыннан 1839 елда бастырылган.

Кызыклы фактлар[үзгәртү]

Безнең көннәргә кадәр Кол Гали биографияе бик каты бозылган һәм буталган рәвештә килгән. Мәсәлән:

  • Бер чыганак буенча Кол Гали XIV гасырның икенче яртысында яшәгән.
  • Кол Гали башкорт халкынык Айлә кабиләсеннән килеп чыгуы турында фикер бар.

Моны да карагыз[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]