Кома

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кома latin yazuında])
Кома
Саклык белгечлеге неврология һәм реанимация[d]
ICD-9-CM 780.01
ICPC 2 идентификаторы A07
NCI Thesaurus идентификаторы C34497
 Кома Викиҗыентыкта

Кома — яшәүгә хәвеф тудыручы халәт; үзәк нерв системасы фәгыйлиятенең югалтуы, бөтенләй һуштан язу, тышкы тәэсирәтләргә җавап бирмәслек һәм организмның яшәү өчен мөһим функцияләрне башкаруының бозылуы белән чыгылдырыла.

Гадәттә, кома алдында кома алды халәте күзәтелә, монда тын алу һәм тамырлар тонусы үзгәрә, пульс акрыная, эсселекне идарә итү (терморегуляция) бозыла. Үзәк нерв системасы авырулары (инсульт, ми шеше, баш мигә кан йөгерү, ми җилсенүе һ.б. җәрәхәтләр), кайбер йогышлы авырулар (инфекцион менингит, энцефалит), шулай ук, бөер һәм бавыр авыруларында төрле зәһәрләнүләр (наркотик матдәләрдән, алкогольдан) комага сәбәп булалар Команың әсасында баш мие кабыгы фәгыйлиятенең бозылуы, баш миендә кан һәмдә арка мие сыеклыгы әйләнешенең бозылуы, минең эчке басымының күтәрелүе, минераллар һәм әчелек-селте тигезләнешнең бозылуы һ.б. патологик җәрәяннәр (процесслар) ята. Кома халәте төрле авыруларның үзенә хас галәмәтләре белән үтә. Команың ми комасы, уремик комасы, бөер комасы кебек төрләре бар. Ләкин кома термины күбесенчә шикәр диабеты гакыйбәтендә килеп чыгар торган авыр халәтне белдерү өчен кулланыла. Авыр кома терминал халят булып санала. Дәва: комага сәбәп булган гамилне (факторны) юк итүдән гыйбарәт. Кома халәтендәге авыручы кичектермичә хастаханәгә яткызыла һәм ашыгыч рәвештә тиешле дәва чаралары күрелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]