Кондырча елгасы буендагы сугыш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кондырча елгасы буендагы сугыш latin yazuında])
Кондырча елгасы буендагы сугыш
Дата

18 июнь 1391

Урын

Кондырча елгасы, хәзерге Самар өлкәсе

Нәтиҗә

Аксак Тимернең җиңүе

Көндәшләр
Тимериләр дәүләте Алтын Урда
Сәргаскәрләр
Аксак Тимер Туктамыш хан
Яклар көчләре
200 мең кеше 200 мең кеше
Югалтулар
билгесез билгесез

Кондырча елгасы буендагы сугыш (18 июнь 1391 ел), Аксак Тимернең Туктамышка каршы оештырган беренче зур сугышы.

Яклар планнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туктамыш бәрелешне Җаек елгасы буенда уздырырга планлаштыра, ләкин Аксак Тимер гаскәренең яшерен генә Җаек елгасын кичеп чыгуы аны көтелмәгән хәлгә куя. Ул гаскәрен Урта Идел буена алып китәргә мәҗбүр була.

Сугыш барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыш Кондырча елгасы буенда (Сук елгасы кушылдыгы) уза. Каршы яклар тигез көчкә ия булалар (200 меңәр сугышчы), төрле стратегия кулланалар. Туктамыш дошманны фланглардан әйләндереп алырга омтыла. Аксак Тимер, флангларын өстәмә көчләр белән ныгытып, сугышка акрынлап резервтагы көчләрен кертү исәбенә Туктамышның атлы гаскәре һөҗүмен кире кайтара. Аксак Тимер гаскәре алга омтыла һәм башта дошманын чигенергә, ә аннары сугыш кырыннан качарга мәҗбүр итә. Туктамыш зур югалтуга дучар була (100 меңгә якын кеше һәлак була).

Нәтиҗәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарихи чыганаклар әйтүенчә, Туктамышның ярты гаскәре диярлек сугыш кырында ятып кала. Аксак Тимер дә күп кешесен югалта, шуңа күрә, сугыш кырында җиңүгә ирешсә дә, Сарайга барып җитми, көнбатышка яу чапмый, хәтсез трофей кулга төшереп һәм шактый күп дошман сугышчысын әсир итеп, Сәмәркандка кайтып китә.

Югалтулардан көчсезләнгән Аксак Тимер гаскәре дә алга таба һөҗүмен туктата һәм, Идел буен талаганнан соң, үз дәүләте чикләренә әйләнеп кайта.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и её падение. М.–Л., 1950;
  • Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]