Константин Новоселов
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Константин Новоселов | |
| Тулы исеме | Константин Сергеевич Новосёлов |
|---|---|
| Һөнәре | галим |
| Туу датасы | 23 август 1974 (37 яшь) |
| Туу җире | Түбән Тагил, Свердлов өлкәсе, ССРБ |
| Гражданлыгы | |
| Бүләк һәм премияләре | |
Константин Сергей улы Новоселов (инг. Konstantin Sergeevich Novoselov, рус. Константин Сергеевич Новосёлов) — Русия һәм Бөекбритания физигы. 2010 елгы физика буенча Нобель премиясе лауреаты (Андрей Гейм белән бергә). Андрей Гейм шәкерте, графен ачуы белән танылган.
1974 елда туа. Русия һәм Бөекбритания ватандашы. Манчестер университетында эшли. Фәнни хезмәтләре нигездә графенны экспериментлар ярдәмендә тикшерүгә багышланган.
60тан артык фәнни мәкалә авторы.
[үзгәртү] Сылтамалар
Викиҗыентыкта әлеге темага бәйле медиа бар: