Контекст реклама

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Файл:Kr-google.jpg
Контекст реклама үрнәге

Контекст реклама - (инг. Contextual advertising, рус. Контекстная реклама) - максатланган интернет-рекламаның бер төре. Контекст рекламалар сәхифәнең эчтәлегенә күрә автоматик системалар белән сайланалар. Шулай итеп, контекст реклама максатлы булып эшли, ягъни кулланучыларны җәлеп итүче һәм кызыксындыручы эчтәлеккә ия булган белдерүләр генә күрсәтелә. Эчтәлеге буенча реклама ике төрле була ала: язмалы-рәсемле белдерү яки реклама баннеры.

Контекст реклама, гомумән, башка интернет-рекламаларына күрә үзенә максатлы зиярәтчеләрне күбрәк җәлеп итә, шулай итеп, контекст рекламаның нәтиҗәлелеге күбрәк булып чыга. Контекст реклама шулай ук сайт хуҗалары өчен тагын бер керем чыганагының берсе. Рекламаны сайттан сату өчен, мөгаен, ике нәрсә кирәк - файдалы сайт һәм белдерүләр өчен түлиячәк реклама бирүче. Реклама бирүчеләрне һәм сайт хуҗаларын контекст реклама тәэмин итүчеләр (провайдерлар) берләштерә.

Контекст реклама ничек эшли[үзгәртү]

Контекст реклама системасының коды сәхифәгә урнаштырылгач, система сәхифәне тарый һәм ачкыч сүзләрне табып, кулланучы карый торган сәхифә белән бәйле белдерү чыгара. Рекламалар сәхифә эчендә күрсәтелгән кебек, popup-белдерү рәвешендә дә чагылдырыла ала. Контекст рекламаны шулай ук эзләгечләр үзенең эзләү нәтиҗәләре сәхифәсендә чагылдыра. Һәр эзләгечнең үзенә күрә сайланган реклама системасы бар.

Контекст рекламаның тәэмин итүчеләре[үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]