Корбан бәйрәме

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Корбан гаете намазы, Мәскәү, 6 ноябрь, 2010 ел

Корбан бәйрәме (Ид әл-Адха; гарәпчә عيد الأضحى‎‎ ‘Īdu l-’Aḍḥā) — Хаҗ тәмамлануын билгеләгән Ислам бәйрәме. Ураза бәйрәме тәмамлангач 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләнә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала.

Корбан бәйрәме күпчелек мөселман илләрендә дәүләт күләмендә билгеләнә. Татарстан, Башкортстан, Адыгея, Чичәнстан, Ингушетия, Кабарда-Балкария, Карачай-Чиркәсия һәм Дагыстанда рәсми ял көне.

Бәйрәм тарихы[үзгәртү]

Ислам диненә күрә, Аллаһ тәгалә ике пәйгамбәрне зур сынау белән сыный Ибраһим пәйгамбәрдән улы Исмәгыйль пәйгамбәрне корбан китерүне сорый. Моны икесе дә тыныч кабул итә, Ибраһим пәйгамбәр улын корбанлыкка китерергә әзерләнә. Тик Ходай аларны бу эштән азат итә, корбан итәр өчен Исмәгыйль пәйгамбәр урынына бер сарык җибәргән. Шуның белән Ул кешеләрне корбан итүне тыя һәм кешеләргә җанварларны корбан итәргә тәкъдим итә, кеше каны акмасын дия. Шушы вакыйганы истә тотып, мөселманнар Аллаһ тәгаләгә ел саен корбан китерәләр.

Бәйрәм итү[үзгәртү]

Бәйрәм ир кешеләр өчен госел алып, чиста-пакь киемнәрне киеп, мәчеткә гает намазын уку өчен бару белән башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда тәкъбир — «Аллаh әкъбәр, Аллаh әкъбәр, Лә иләhә иллә Лләhү вә-Ллаh әкъбәр, Аллаh әкъбәр вә-ли-Лләhи-ль-хәмд» — сүзләре әйтелә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннан соң туганнарны, танышларны зиярәт кылу, табыннар әзерләү, бүләкләр тарату кабул ителгән.

Милади тәкъвиме буенча билгеләү көне[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Татарстан, Башкортстан, Төркия һәм кайбер башка төбәкләрдә 25 октябрь көнне билгеләнә. Күпчелек гарәп илләрендә, Мәскәү, Кавказ төбәкләрендә 26 октябрь көнне билгеләнә — Курбан-байрам в России отметят дважды (рус.)

Сылтамалар[үзгәртү]