Корчаңгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Корчаңгы latin yazuında])
Корчаңгы
үзб. Manqa
Сурәт
Зыян китерә кеше
Саклык белгечлеге инфектология[d]
Симптомнар тимгел, зуд[d] һәм бизгәк[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Перметрин[d][1], (E)-crotamiton[d][1], lindane[d][1], ивермектин[d][1], Пиперонилбутоксид[d][1], (E)-crotamiton[d][2] һәм Перметрин[d][3]
Схематик иллюстрациясе
ICD-9-CM 133.0[4][5]
ICPC 2 идентификаторы S72
NCI Thesaurus идентификаторы C34998[4]
 Корчаңгы Викиҗыентыкта

Корчаңгы (лат. scabies) кешедә генә булучы, корчаңгы талпаны китереп чыгаручы (лат. Sarcoptes scabiei var. hominis) йогышлы авыру. Әлеге талпан бик кечкенә, күз белән күрерлек түгел.

Чир авырган кеше белән аралашканда турыдан-туры һәм шулай ук урын-җир аркылы да күчәргә мөмкин. Күп очракларда мәктәпләрдә, тулай торакларда, ятимнәр йортларында, балалар бакчаларда очрый.

Шулай ук йогыш кием, шәхси әйберләр, кул бирешкәндә һәм җенси якынлык вакытында булырга мөкин.

Авыруның төп билгеләре: тән кычыта, кычыту аеруча кич һәм төнлә көчәя, тиредә талпан хәрәкәт иткәч юллар, кавык, кашылган, ертылган урыннар, кабарып чыккан бетчәләр күренә.

Корчаңгы талпаны бармак араларын, табан астын, җенес әгъзаларын үз итә. Балаларда биттә һәм чәч арасында да булырга мөмкин.

Дәвалау алымнары бүген нәтиҗәле. Тире авырулары табибы (дерматологлар) дөрес алымны сайлап тәкъдим итәр.

Әмма иң яхшысы - авыруны кисәтү. Авыру кешенең кием-салымы, урын-җир әйберләре 5-6 минут сабын, яки кер юу порошогы белән кайнатылырга тиеш. Үтүкләргә һәм бу мөмкин булмаса, алыштырырга кирәк. Аяк киемнәрен, йомшак уенчыкларны өч көн ачык һавага элеп куярга. Фатирда идәннәрне юып чистартырга кирәк. Иң төп профилактик чара -чисталык.

Корчаңгы зәхмәте моннан 4 мең еллар элек үк булган. Статистика мәгълүматларына караганда, дөньяда ел саен 300 миллионнан Ё артык кеше корчаңгы йоктыра. Русиядә корчаңгы эпидемия характерын алды дип чаң суга соңгы елларда медицина белгечләре. Корчаңгы чиренә 0,4 мм зурлыгындагы талпан сәбәпче. Ул бер кешедән икенчесенә бик тиз күчә. Гаиләдә берәү корчаңгы ияртсә, ул бөтен гаилә әгъзаларын «әйләнеп» чыга. Мунчада, транспортта да ияреп кайтырга мөмкин. Бу талпан — бик әрсез җан иясе. Талпан эләктеме — аннан җиңел генә котылырмын, димә. 1 Талпан тирегә алгы «тәпи»ләре белән чытырдап ябышкач, очлы тешләрен батыра да, вертикаль сызык рәвешендә «чокыр» тишә, аннан тире асты буйлап 1 см га кадәр озынлыктагы борма-борма юллар ясап бара. Ана талпанга тирене тишеп кереп күкәй салыр өчен 15-30 минут вакыт җитә. 3-7 күкәйдән личинкалар чыга һәм берничә көннән алар үзләре үрчи башлый.

Талпан эпидермис, ягъни корыган тире белән туклана.

Тиредә корчаңгы юлы аксыл-соры буразна булып беленеп тора, җентекләп караганда кара нокталарны күрергә мөмкин, болары—күкәйләр. Корчаңгы юлының бер башы гел ачык һәм кутырлап тора, ә икенче башы күпереп чыга. Анда — талпан үзе.

Талпан, гадәттә, йомшак урыннарны сайлый, ул да булса — бармак аралары, култык асты, бил, корсак, артсан һәм җенес әгъзалары.

Вакытында дәваланмасаң, бөтен тән чабырып чыга. Корчаңгы, гадәттә, үзен төнлә сиздерә: кеше йокларга ятканны көтеп кенә торган кебек тире эчендә хәрәкәт итә башлый. Шуңа күрә кеше төнлә күбрәк кашына.

Бар гаилә әгъзаларының берьюлы дәвалануы шарт. Урын-җирне кайнатырга, кием-салымны юып, кайнар үтүк белән үтүкләргә, паласларны , бик җентекләп суыртырга, бала уенчыкларын пакетка тутырып бәйләп куярга кирәк. Әйберләрне 7-8 көн кулланмый тору шарт, шул вакыт эчендә талпаннар үлә. Алар кеше тәнендә генә яшәргә һәм тукланырга сәләтле.

Корчаңгы эләктергән кешенең матди хәленә карап, табиб берничә төрле препарат билгели. Иң арзаны һәм еш кулланылып килгәне — бензил-бензоат. Әлеге мазь сөрткәч, авыру ике көн юынмаска тиеш. Ике ; көннән соң, тәнне яхшылап юарга, аннан тагын шул майны сыларга. Бу процедураны өч мәртәбә кабатларга туры килә. Соңгы вакытта сатуга «Сперегаль» препараты чыкты. Аны тәнгә сиптергәч, 12 сәгатьтән юып төшерәсең дә — шуның белән талпаннардан котылдың дигән сүз. Бәясе генә шактый кыйммәт. Шуңа күрә, авыруларның күбесе бик арзан бензил- бензоат мазен сайлый. Элек-электән кулланылып килгән халык ысуллары да бар. Менә аларның кайберләре.

*Чиста каен дегетен тәннең бөтен җиренә сыларга. *Дәфнә (лавр) яфрагын ваклап, шул ук күләмдәге атланмай белән кушарга һәм тәнгә сыларга. *Бер бал кашыгы скипидар белән ике аш кашыгы атланмайны болгаткач, тәнне әйбәтләп ышкырга. *Лаванда эссенциясен сылап, ике көннән юынырга. *Ат кузгалагы төнәтмәсе корчаңгыдан дәвалау белән бергә, тире ялкынсынуын да бетерә. Ә иң яхшысы — гигиена таләпләрен төгәл үтәргә, урамнан керүгә кулларны юарга, гомумән, ешрак юынырга кирәк.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]